Илдус Гомәров — Россиянең иң яхшы врачы. «Өмет» газетасы, №40, 5 октябрь, 2012

5 октября, 2012

Россиянен сәламәтлек саклау министрлыгы «Россинын ин яхшы врачы» дип аталган профессиональ конкурска нәтиҗә ясаган. Бәйгедә җиңүчеләрне 33 номинация буенча билгеләгәннәр. «Хирург» номинациясендә беренче урынга данлыклы милләттәшебез — Ульяновск өлкә клиник больницасының хирургия бүлеге мөдире, Россия Федерациясенең атказанган табибы Илдус Изах улы Гумеров лаек табылган. Конкурста җиңүчеләрне сәламәтлек тәңресе Гигеяның бәллүрдән эшләнгән статуэткасы һәм акчалата премияләр көтә. Мисал өчен, беренче урын алучыны 500 мен сум күләмендәге премия белән бүләкләргә җыеналар. Йөзләгән якташыбызга җир йөзендәге иң кыйммәтле нәрсәне, ягъни сәламәтлек бүләк иткән оста куллы врач — Илдус Изах улы Гумеров бүген, 5 октябрьдә, Мәскәүнед Дәүләт Кремль сараенда узачак тантанага чакырулы. Аңа «Россиянең иң яхшы табибы» премиясен врачларның Илкүләм съезды кысаларында тапшырачаклар.

Илдус Гумеров — медицина фәннәре кандидаты, югары категорияле табиб, Ульяновск өлкә клиник хастаханәсенең хирургия торакаль бүлеге мөдире, «РФнең атказанган врачы» исеменә лаек булган фидакарь хезмәткәр. Илдус Изах улы шушы көннәрдә генә врачларның Бөтенроссия конкурсыңда «Россиянең иң яхшы хирургы» номинациясе буенча беренче урын алу бәхетенә иреште.
Хөрмәтле Илдус Изахович! Ихлас күңелдән Сезне шушы зур җиңүегез белән тәбрик итәм һәм намуслы, күпьеллык хезмәтегез, сайлаган профессиягезгә тугрылык саклавыгыз, эчкерсез мәхәббәтегез өчен олы рәхмәтемне беддерәм. Сез коллегаларыгыз арасында зур хөрмәт һәм ихтирам казандыгыз, профессиональ сыйфатларыгыз һәм бәһасез практик тәҗрибәгез өчен Сезне барысы да югары бәялиләр. Сез яшь белгечләр өчен бар яктан да үрнәк һәм өлге булып торасыз дип саныйм. Ихлас йөрәктән Сезгә нык сәламәтлек һәм бетмәс-төкәнмәс энергия, яшәү дәрте теләп калам.
В.Г.Караулова, Ульяновск өлкәсенең сәламәтлек саклау министры

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.