Яндекс.Метрика

Радик Гафуров: Үз футболыбызны, үз «Рубин»ыбызны кайтарыгыз!

9 октября, 2012

«Рубин» җитәкчелегенең җанатарлар белән бик начар эшләвеннән мин инде тәмам гарык. Уеннар югары түрәләр өчен түгел, ә халык өчен булсын.

текст зурлыгы
08.10.2012
Казан стадионының көнбатыш ягында бишенче секторга 15 мең сум түләп абонемент алган идем. Һәрвакыт шунда бушлай керүчеләрне күрәм. Җитмәсә үзләрен маймыл кебек тоталар, исерекләр, бер-бер артлы тәмәке тарталар, сүгенүләрен ишетсәң, колагың шәлперәеп төшәрлек. Үзләреннән бар тирә-юньгә сасы ис тарала.

Элек бу бүлгедә тамашачыларның һичьюгы чәй сатып алу мөмкинлеге бар иде. Ә хәзер ул да юк. Шул да булдымы VIP? Алдау бу. Мин «Рубин»ның һәрбер уенына Ульяннан инде биш ел буе йөрим һәм нормаль мөнәсәбәткә өмет итәм, әмма безнең өчен бары Самаренкин чорында гына ни дә булса эшләнә иде.

Ульянда без фанклуб оештырдык, уеннарга 500-әр кеше алып килгән чаклар да була иде. Хәзер исә ун гына кеше килә. Тупны бертөрле генә типкәләү туйдырды инде.

Нәрсә, креатив җитмиме? Нигә милли көйләр уйнатылмый? Бу сорауны Самаренкинга биргән идек, булдырырбыз диде, тик өлгерә алмады. Грозныйда футбол матчында булганнар анда һәммә нәрсәнең ватанпәрвәрлек һәм милли горурлык хисләре тәрбияләү өчен эшләвен күргәндер. Ә безнең стадионда намаз укырлык урын да юк. Безгә карата мондый мөнәсәбәтне үзгәртегез, юкса без демонстрациягә чыгачакбыз. Безнең акчага яшәвегезне һәм безнең өчен уйнавыгызны онытмагыз!

Корбан (Бердыев) Хаҗины хөрмәт итәм һәм гадәттә өлкәннәр турында комментарлар язмыйм. Әмма «Рубин» бит аның гына баласы түгел – ул бар Татарстан республикасының һәм Русиянең барлык халкының такымы. Һәм, әгәр дә без аны яллаганбыз икән, үзебезнең салымнардан җыелган хезмәт хакын түлибез икән, зинһар, безгә дежур сүзләрдән кызыклырак берәр нәрсә сөйләгез инде. Безгә бу такымга бәйле һәммә нәрсә кызыклы бит, нигә «Рубин»ның матбугат хезмәте юньләп эшләми, нигә безгә имем-мимешләр белән генә чикләнергә туры килә?

Корбан Хаҗи, Сезгә киңәшебез шул – догаларыгызда Алладан башка мөселманнарга карата ихласлык һәм мәхәббәт бирүен сорагыз, без Сезнең белән горурланырга телибез. Футбол сөюче мөселманнар Сездән зур интервью көтә.

Безнең сәясәтчеләр футболның яхшы пиар чарасы булуын бик тиз аңлап алды. Элек дөньяда Казанның ни икәнен дә белми иделәр. Хәзер инде: «Әйе, әйе, Казан «Рубин»ы Барселонаны җиңгән иде бит!», дип шунда ук Казанны искә төшерәләр.

Менә хәзер барысы да җитәкчеләр өчен генә тырыша. Халык турында онытмагыз. «Рубин» уеннарына йөрүчеләр саны шул ук җитәкчеләргә хөрмәтнең ни дәрәҗәдә булуын күрсәтә бит. 2003 елда без чемпион түгел идек, әмма халык «Рубин»ны бар күңелен биреп яратты. Тик хәзер, без, җанатарлар клуб җитәкчелегеннән дә, тренердан да, уенчылардан да, (Гөкдениз генә чыгарма) җавап буларак яхшы мөнәсәбәт күрмибез икән – бездән нәрсә көтәсез? Бу уеннар безнең өчен булырга тиеш, юкса, бу мәхәббәт түгел, фәхеш бу!

Элек мин күп кенә сәхифәләргә «Рубин»ны яклап яза идем һәм дәрманның кими баруын, рубинчылык рухы белән сугарылган җанатарларның сайтлардан китә баруын күрдем. Үз фикерләренең, тәкъдимнәренең беркемгә дә кирәк булмавын, клуб җитәкчеләренең халыкка түрәләр кебек “мәңге зарланучы гыйбад” дип, “без монда үзебезне аямыйча тырышабыз, тырмашабыз, ә алар моны бәяли белми” дип каравын күрде кешеләр. Бәялибез. Әле ничек кенә бәялибез.

Сезнең хезмәт хакларыгызга йөзләрчә миллион сум китә. Җитәкчеләр арасында да Д’Артаньяннар бик аз бит, беркем дә ризык өчен генә эшләми, үзләренә дә, оныкларына да яхшы тормыш инде тәэмин ителгән. Әмма без — «Рубин» җанатарлары да — гыйбад түгел!

Җитте! Безгә үз футболыбызны, үз «Рубин»ыбызны кайтарыгыз!

Радик Гафуров
«Рубин» өчен 15 ел җан атучы,
Русия мөселман эшмәкәрләр берләшмәсе президенты




Күптән түгел генә - 22 август кичендә Иске Кулаткы эшчеләр бистәсенең үзәк мәйданы шау-гөр килде. Шат күнелле балалар үзләренен әти-әниләре һәм мөгаллимәләре белән бергә каядыр барырга әзерләнәләр кебек. Әнә, зур, комфортабельле автобус килеп туктаган. Аңлашылды, бу балалар ата-бабаларыбыз ислам динен рәсми рәвештә кабул иткән изге җиргә - борынгы, чал тарихлы Болгар шәһәренә барырга җыенганнар икән. Укытучы апалары аларны кертеп урнаштырганнан соң, шыгрым тулы автобус ерак юлга кузгалып та китте. Иске Кулаткы район үзәгенең 1 һәм 2 нче санлы урта мәктәпләре укучылары - барлыгы 41 бала һәм биш укытучы борынгы бабаларыбыз мен ел элек көн күргән, хак вә пакь динебез исламны ирекле рәвештә кабул иткән Болгар каласына юл тоттылар. 

 ...Дүрт йөз чакрымнан артык юлны җиңел генә, исән-имин үтеп, менә, ниһаять, без Болгар җиренә аяк басу бәхетенә дә ирештек. Ап-ак таштан корылган биналарның хәрабәләре һәм болгар цивилизациясенә караган тарихи ядкарьләр - археология һәйкәлләре ерактан ук күзгә ташлана.

Шәһри Болгар Татарстан Республикасының көньяк-көнбатыш өлешендә, Идел елгасының сул як ярында урнашкан. Әлеге кала - Бөек Идел Болгарстаны дәүләтенең беренче башкаласы, ә Болгар җире - барча мөселман кардәшләребез өчен дә иң кадерле, изге урын-нарның берсе. 922 елда Алмыш хан тарафыннан ислам динен дәүләт дине сыйфатында рәсми рәвештә кабул итү Болгар дәүләте тормышында гаҗәеп дәрәҗәдә мөһим роль уйный. Әйтик, борынгы төрки язуы гарәп язуына алмашына. Исегезгә төшереп үтәбез: рус халкы христиан диненә бары тик 76 елдан соң гына күчә.

Тарихи мәгълүматларга караганда, Болгар шәһәре 10 нчы гасырда төзелгән. Алтын Урда ханы Булак-Тимер 1326 елда аны җимерә, тар-мар итә. Ләкин шәһәрнең алтын куллы осталары яңадан торгызуга ирешәләр. Озак та үтми, 1431 елда Мәскәү кенәзе Федор Пестрый гаскәрләре борынгы каланы янә хәрабә хәленә китерә. Шуннан соң шәһәр халкы бу җирләрне бөтенләй ташлап китәргә мәҗбүр була һәм кала беркайчан да торгызылмый инде. Борынгы шәһәр урыны хәзерге вакытта мәдәни-архитектура һәйкәле, ягъни дәүләт тарафыннан сакланучы тарихи тыюлык булып санала.

Борынгы ата-бабаларыбыз шәһәр салу өчен бик тә уңайлы урынны - Идел елгасының биек, текә ярын сайлаганнар. Табигатьнең әлеге гүзәл почмагы бер яктан рәхәтләнеп, җәелеп китеп балык тоту һәм кыргый хайваннарга ауга йөрү мөмкинлеге биргән, икенче яктан Болгар халкын зур, биек корылма саклаган, ә өченче ягында киң су юлы башланып киткән. Әгәр елга агымы буенча аның югары өлешенә барсаң, Балтыйк диңгезенә, ерак Төньякка килеп чыгасың, ә аскы өлеше җылы көньякка - Каспий диңгезенә барып тоташа. Мәгърур Идел ул чорда ук инде тирә-юньдә сәүдә елгасы булып исәцләнгән. Заманында сәүдәгәрләр аны «Бөек Идел юлы» («Великий Волжский путъ») дип йөрткәннәр. Мәгълүм ки, Болгарстан дәүләте халкы Урта Азия, Кытай, Византия илләре һәм күрше Русь белән тыгыз элемтәдә торган, сәүдә эшләрен киң күләмдә алып барган. Мисал өчен, сәйләннән һәм көмештән чигелгән өс һәм аяк киемнәре, агачтан, алтыннан, көмештән, бакырдан һәм бронзадан ясалган кыйммәтле, бик тә затлы әйберләр, шулай ук сары балчыктан гаҗәеп оста итеп эшләнгән бизәкле савыт-сабалар, сугыш кораллары белән сәүдә иткәннәр. Әнә, юка күн ясау серләре бары тик болгар осталарына гына билгеле булган икән. Болгарлар тулаем Европада беренчеләрдән булып чуен һәм корыч кою белән шөгыльләнә башлаганнар.

Шулай итеп, Бөек Идел Болгарстаны елдан-ел ныгый барган. 10-14 гасырларда биредә бик күп яңа биналар, йөзләгән мәчетләр һәм мәдрәсәләр сафка бастырылган. Сокланмый һәм горурланмый мөмкин түгел: биредә торак йортларны таштан, ягъни кирпечтән салганнар. Әйе, КИРПЕЧне беренчеләрдән булып безнең болгар бабаларыбыз уйлап тапканнар. Әнә, таштан корылган Кара пулат, Кече манара, Төньяк Мавзолей, Хан төрбәсе, чиркәү биналары безнең көннәргә кадәр әйбәт сакланганнар. Соңгы елларда Шәһри Болгар күзгә күренерлек дәрәҗәдә үзгәргән, искиткеч яңарган. Тарихи- мәдәни мирасны саклап калу ниятендә фәнни тикшеренүләр һәм реставрация эшләрен киң масштабта җәелдереп җибәргәннәр, шулай ук шактый гына туристлык һәм сәяхәт маршрутлары ачылган.

Татарстан Республикасы җитәкчелеге федераль дәрәҗәгә ия объектны - Болгар дәүләт тарихи- архитектура тыюлыгын саклап калу һәм төзекләндерү мәсьәләсенә зур игътибар бирә. Шатлыгыбыз чиксез: Болгар тыюлыгы берничә ел элек ЮНЕСКО халыкара оешмасының Бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә кертелгән.

Болгар... Нинди бөек һәм гүзәл сүз! Биредә дистәләгән буыннарның чал, шанлы тарихы бөртекләп саклана.   Соңгы егерме биш ел эчендә ул Идел буе төбәгендә көн күрүче Россия мөселманнарының - традицион ислам тарафдар, ларының милләтебез һәм динебез тарихына баш ию урынына әверелде. Шуңа да ел саен уздырылган «Изге Болгар җыены»нда илебезнең төрле почмакларыннан, ерак чит илләрдән килгән меңләгән милләттәшебез катнаша.

Шунысы да игътибарга лаек: хәзер әлеге тарихи шәһәрне саклау, үстерү мәсьәләләре белән «Яңарыш» хәйрия фонды шөгыльләнә. Бу фондка мөхтәрәм шәхес - Татарстанның беренче президенты, ТРның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев җитәкчелек итә.

Безгә Болгар тарихи тыюлыгы территориясендә урнашкан Икмәк музеенда булырга да насыйп итте. Биредә Икмәк музее ачып җибәрү проектын Татарстан Премьер- министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тәкъдим иткән. Аның сүзләренчә, музей ачуның төп максаты агроэтнографик мирасны саклаудан һәм күбәйтүдән гыйбарәт. Иске Кулаткы балалары ашлыкны үстерү, эшкәртү һәм икмәк пешерү технологиясен зур кызыксыну белән карадылар, шунда ук пешкән икмәктән бик теләп авыз иттеләр.

Борынгы Болгар җиренә сәяхәтебез искиткеч файдалы һәм мавыктыргыч булды, күңелләрдә фәкать уңай тәэсирләр генә калдырды. Экскурсоводлар укучыларга Болгар җире турында бик күп яңалыклар җиткерделәр.

Җәйге каникуллар тәмамланыр алдыннан күренекле якташыбыз - атаклы меценат Эдуард Әнвәр улы Ганеев укучыларга шундый зур бүләк ясады, аңа рәхмәтебез әйтеп бетергесез. Ул борынгы Болгар җиренә бару өчен автобус белән тәэмин итеп, юл чыгымнарын тулысынча каплады, өстәвенә, һәрбер укучы балага 1әр мен сум күләмендә юл сәдакасы да бирде әле. Шуңа күрә укучылар барлык экскурсияләрдә дә теләп катнаштылар, туйганчы ашадылар һәм әти-әниләренә, туганнарына матур догалыклар, истәлекле бүләкләр дә алып кайттылар.

Әлеге истәлекле сәяхәтне оеш-тыру максатында бик күп көч һәм тырышлык куйган мәчет мөгалли-мәсе Зәйтүнә апа Абдюшевага да олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Әлфия ЗАИТОВА, Иске Кулаткы бистәсе 2 нче санлы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Шәһри Болгарга СӘЯХӘТ — Өмет» газетасы, №38, 21.09.12