Җые башлану алдыннан мөслимәләр кием күрсәтүне «Госпожа» магазины оештырды.
Форум катнашучылары Кол Гали һәйкәле каршына чәчәкләр куялар.
Җыен катнашучылар өлкә татар автономиясе рәисе Рәмис Сафин сәламләде.
Утырылыш Русия гимны яңгагач эшен башлады.
Тормышның төрле тармаклырында уңышларга ирешкән хатын-кызларга Ульяновск өлкәсе эчке сәясәт министры вазыйфаларын башккаручы Игорь Самойлов рәхмәт хатларын тапшырды.
«Ак калфак» хатын-кызлар оещмасы рәисе Асия Мөлекова, 2005 елдан эшләп килүче оешманың
эшләре белән таныштырды.
Мәләкәс шәһәрендә урнашкан 22че санлы һимназия директоры урынбасары уку йорты эшчәнлегебелән таныштырды.
Катнашучылар татар, инглиз һәм рус телендәге нәреш ителгән китабы белән танышалар.
Татарстан Мәдәният министрлыгы каршында традицион мәдәниятләре үсеше үзәге мөдире Фәнзилә Җәүһәрова.
Новоульяновск татар автономиясе җитәкчесе Кәримә Алиуллина һәм Татарстан атказан укытучысы, Сембер 64че санлы мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөһрә Хәбибуллина.
«Русия мөслимәләр берлеге» оешмасы рәисе Найлә Җиһаншина.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршында «Татар гайләсе» фонды җитәкчесе Миләүшә Гайфуллина.
«Татар гайлә» фондының өлкә бүлеге җитәкчесе Әлфия Санатуллина.
Иске Кулаткы районы «Күмәк көч» газетасы баш редакторы Сабира Абитова җыены резолюция проектын укый.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлназ Шәйхи рәхмәт хат тапшыра.
Рәмис Сафин «Ак калфак» оешмасының Иске Кулаткы бәлеге җитәкчесе, Иске Кулаткы Җәмигъ мәчете мөгаллимәсен Зәйтүнә-ханым Абдюшеваны бәләкли.
Җыен татар халкы гимны «Туган тел» белән тәмамланды.
Узган шимбә көнне Татар мәдәнияте үзәгендә Ульяновск өлкәсе татар-мөселман хатын- кызларының I нче форумы гөрләп үтте. Татар автономиясе һәм «Ак калфак» җәмгыяте тырышлыгы белән оештырылган әлеге чарада өлкәбез районнарыннан һәм күрше төбәкләрдән килгән ике йөзгә якын гүзәл затыбыз катнашты.
Тамаша залын шыгрым тутырып килгән гүзәл затларыбыз иң әүвәл фойеда Ульяновекинын «Госпожа» кибете тарафыннан әзерләнгән мөселман хатын- кызлары өчен киемнәр үрнәкләре белән таныштылар һәм болгар-татар халкының мәшһүр шагыйре, мәгърифәтче Кол Гали һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.
Ә өлкәбез тарихында беренче тапкыр уздырылган мәртәбәле форумны татар автономиясе рәисе Рамис Сафин ачып җибәрде.
Ульяновск өлкәсендә фидакарь хезмәтләре белән халык ихтирамын казанып яшәүче татар хатын-кызлары бик күп. Медицина фәннәре докторы Халидә Морозова, медицина фәннәре кандидатлары Гөлсирә Физюкова, Эльмира Рәхмәтуллина һәм Эльмира Кәримова, педагогия фәннәре кандидаты Фәвия Алимбекова, Ульяновск өлкәсенең Мактаулы гражданины Фәһимә Сәйфуллина, Татарстанның атказанган укытучылары Әлфия Алимова һәм Зөһрә Хәбибуллина, Татарстанның атказанган артисты Әлфия Рамазанова, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамилә Сафина, күптән түгел Бөтенроссия конкурсында призлы урын яулаган талантлы мөгаллимә — Димитровград шәһәренең 22 нче санлы татар мәктәбенең ана теле укытучысы Гүзәл Сәмигуллина энә шундыйлардан. Аларның тормыш һәм хезмәт юлы күпләр өчен үрнәк булырлык,- диде мохтарият җитәкчесе.
Ә Ульяновск өлкәсенең эчке сәясәт министры Вазыйфаларын башкаручы Игорь Самойлов форумда катнашучыларны сәламләп, милли хәрәкәттә активлык күрсәтүче гүзәл затларга министрлыкның Мактау грамоталарын тапшырды. Татар автономиясенең Новоульяновск шәһәр советы рәисе Кәримә Алиуллина, шәһәребезнең танылган рәссамы Гүзәлия Ахмадуллина, Иске Кулаткының «Яңа дулкын» телекомпаниясе җитәкчесе Венера Деникаева, филология фәннәре кандидаты, «Халкыбыз җәүһәрләре» дип исемләнгән китап авторы Резеда Садыйкова һәм Заволжье районыннан Мәйсәрә Хәйруллина өлкә Хөкүмәте вәкиле кулыннан шундый дәрәҗәле бүләк алу бәхетенә ирештеләр.
Ерак юлны якын итеп мәркәзебез Казаннан кадәр килгән кунак — Бөтендөнья татар кон¬грессы башкарма комитетының матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи исә конгресс рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Закировның форум делегатларына котлау адресы белән таныштырып үтте. Ульяновск өлкәсендә милли тормыш гөрләп бара, татар халкы барлык юнәлешләрдә дә активлык күрсәтә, без моңа бик тә сөенәбез, диде ул.
Ульяновск шәһәр администрациясе башлыгы урынбасары Сергей Паховский шәһәребез мэры Марина Беспалованын җылы тәбрик сүзләрен җиткереп, татар хатын- кызларының тырышлыгына соклануын да белдерде.
— Шәһәр хакимиятеңдә төзелеш мәсьәләләре белән шактый вакыт иңде Алсу Мөбәракша кызы Садретдинова шөгыльләнә. Ульяновск өлкәсенең Иҗтимагый палатасы әгъзасы Алсу Фәрит кызы Айзә- туллина да күпләргә яхшы таныш. Актив тормыш позициясенә ия булган татар хатын-кызлары исем-леген озак дәвам итәргә мөмкин,- диде С. Паховский.
Ульяновск өлкә Законнар чыгару Җыелышы рәисе Борис Зотовның һәм депутатлар корпусының эчкерсез тәбрик сүзләрен танылган милләттәшебез Марсель Габитов ирештерде.
— Россия аналары, хатын- кызлары алдында түбәнчелек белән башыбызны ияргә бурычлыбыз. Әнә, Бөек Ватан сугышы елларында 600 меңнән артык гүзәл затыбыз кулларына корал тотып, туган илне фашистлардан азат итүдә кат на ш кан, шул арның 90ы Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. Мисал өчен, милләттәшебез Мәгубә Сыртланова үзенең хәрби самолетыннан дошманнар өстенә 190 тонна чамасы бомба ташлаган. Ә тылда тир түккән хатын-кыз¬ларыбыз турында әйтеп торасы да юк. Алар ат урынына җигелеп эшләгәннәр. Яшь буынны менә шундый фидакарь кешеләр үрнәгендә тәрбияләргә кирәк,- диде Марсель Хәлиулла улы. Ульяновск шәһәр Думасы депутаты Игорь Любченковның («Гулливер» супермаркетлары хуҗасы да әле) ярдәмчесе Елена Сорокина да форумга буш кул белән килмәгән. Ул «Ак калфак» оешмасы рәисе Асия Мөлекованы һәм Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Рамилә Сафинаны истәлекле бүләкләре һәм хуш исле чәчәк бәйләмнәре белән сөендерде. Асия хаҗия Мөлекова исә «Ак калфак» оешмасынын эшчәнлеге белән таныштырып үткәннән сон, татар-мөселман хатын-кызларын аеруча борчыган проблемаларга тукталды. Ана телебез, әхлакый кыйм¬мәтләр юкка чыгып бара. Әхла¬гыбызның югалуы татар хатын- кызларының киемеңдә үк күренә. Хәзер яшь кызмр урам буенда кендекләрен күрсәтеп йөрүне бернигә дә санамыйлар бит. Ни гаҗәп, чегән, үзбәк сылулары андый юлга басмыйлар. Татар телемен үлем түшәгендә булуына, катнаш никахлар санының артуына да әрни йөрәгебез, кан сап. Менә ун елдам артык ел инде радиосында татарча тапшырулар булдыру кирәклеге хакында сөйлибез. Төрле дәрәҗәле депутатлар сайлау алды компаниясе вакытында безгә таулар вәгъдә итәләр дә, аннары оныталар, хәтта кесә телефоннарының номерын да алыштырып куялар,- диде А Мөлекова, тирән борчылып. Димитровград шәһәрендә уңышлы гына эшләп килүче 22 нче санлы мәктәп турындагы презентацияне дә форумда катнашучылар зур игътибар белән карадылар. Шушы мәгариф учагының татар теле укытучысы Гүзәл Сәмигуллина әйтүенчә, бүген бу мәктәптә 262 бала төпле белем һәм милли тәрбия ала. Казан федераль университеты доценты, традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрованың тирән эчтәлекле чыгышы да күпләрнең күңел кылларын тибрәндерде. — Бүгенге форумда, әлеге залда яшь кызларны күрергә насыйп итмәде. Югыйсә, аларның колагына пышылдыйсы сүзләрем шактый иде. Ана телен, татарның рухын, татар-мөселман гаиләсен саклау мәсьәләсе күбрәк әбиләрне, урта яшьтәге апаларны борчый булып чыга. Балаларга, яшьләргә рухи — әхлакый тәрбия иңдерү ниятендә классик язучыларыбыз Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан әсәрләренә таянырга киңәш итәр идем. Мисал өчен, Ф. Әмирханның «Хәятиендә катнаш никахлар мәсьәләсе яктыртылган. Автор иманны сатып бәхетле тормыш корып булмавын аңлатырга тырыша. Китек дөнья — бәхетме ул, дигән сорау туа. Татар хатын- кызының бәхете нидән гыйбарәт соң, дип миңа еш кына сорау бирәләр. Игелекле, иманлы, Тәүфикълы балалар үстерергә кирәк, бәхет өчен шул да җитә,- диде Ф. Жәүһәрова. Татарстанмын Элмәт районыннан килгән тарихчы Роза Абзалоаа- Сәлмәнованың чыгышына да тукталып үтми мөмкин түгел. Күптән түгел генә Торкиядә гомер кичергән якташыбыз — ваклыклы галим Әхмаг Тимер (9 талда нәшер ителгән 250 китап авторы) турында җыентык бастырып чыгару бәхетенә ирештем. Әхмәт әфәнде — Чардаклы районы Абдулла авылында туып үскән тарихчы һәм җәмәгать эшлеклесе Закир Кадыйриның кияве, ягъни яраткан кызы Азатның хәләл җефете. Тагын бер искиткеч кызыклы мәгълүматны сезгә җиткерәсем килә. Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, Сембер-Ульяновск каласына Богдан Хитрово түгел, ә мөселман кардәшебез Җанегет Абыз нигез салган, һәрхәлдә, шушы шәһәрнең нигезен кору максатында ул бөтен мал- мөлкәтен сарыф иткән Күпләргә билгеле «Асар» китабының 55 нче битендә әнә шундый хәбәргә юлыктым. Җанегет Абызнын күренекле дин әһеле, язучы Ризаэддин Фәхретдиннең унынчы буын туганы икәнлеге дә төгәл мәгълүм,- дип белдерде Роза ханым. Тарих фәннәре кандидаты, ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәржани исемендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Тәэминә Биктимерованың чыгышы горур вә сабыр, түземле татар хатым-кызлары иын гыйбрәтле язмышын тасвирлауга багышланды.
— Иң әүвәл татар-мөселман хатын-кызларын гыйлемле, мәгърифәтле түгә бәһасез өлеш керткән олуг шәхесләребезне телгә алып үтәсем килә. Әйтик, Кәшафетдин Тәржемани — Казанда гүзәл затларыбыз өчен беренче мәдрәсә ачкан, заманында Бөтендөнья мөселманнары конгрессында катнашкан кеше. Кәшафетдин хәзрәт сәяси репрессияләр корбаны, ГУЛАГта нахакка атыл үтерелгән. Галимхан Баруди исә Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе ректоры сыйфатымда билгеле. Продразверстканы оештыруда син гаепле, дип Сталинга хат язган өчен аны сәяси тоткыннар лагеремда череткәннәр. Гомумән аяганда, узган елмын утызынчы елларында Россия буема 609 мулламы кулга аяып атыл үтергәннәр. Җэмгыятебс »мен динсезлек, этиксызлык юлыма басуының чишмә башын әнә шуннан эзләргә кирәк Горурланмый мөмкин түгел: Октябрь революциясенә кадәр 9 татар кызы Петербург дәүләт университетында белем алган. Ә 5 гүзәл затыбыз, шул исәптән Сара Шакулова белән Гайшә Богданова да Сорбонна университетында гыйлем серләрен үзләштерү бәхетенә ирешкәннәр. Белегез пәм ишетегез: Әминә Мөхетдинова — беренче татар юристы. Аның язмыш сукмагы бик тә фаҗигале тәмамлана — 44 яшендә үз-үзенә кул салырга мәҗбүр булган,- диде Тәэминә Әхмәт кызы.
«Ак калфак» оешмасының Иске Кулаткы бүлекчәсе җитәкчесе Зәйтүнә хаҗия Абдюшева һәм татар автономиясенең Новоульяновск шәһәр советы рәисе Кәримә Алиуллина халкыбызга рухи- әхлакый тәрбия бирү буенча эш тәҗрибәләре белән уртаклашканнан соң, Казаннан килгән тагын бер мөхтәрәм кунак Наилә Җиһаншина «Россия мөслимәләре союзы» иҗтимагый оешмасы эшчәнлеге хакында тәфсилләп сөйләде.
— Татар хатын-кызларының заманага яраклаштырылган киемнәрен популярлаштыру ниятендә дизайнерлар конкурсы уздыруны җайга салдык. Күптән түгел генә «Татар-мөселман гаиләсе кору үзәге»н ачып җибәрдек. Хәзер хәтта Америкада яшәүче егетләр белән дә элемтәбез бар. Әлбәттә инде, аларга тәмәке тартмый һәм сыра эчми торган гыйффәт туташлар кирәк. Якын киләчәктә Россия күләмендә содцат аналары хезмәтен, кәләшләр һәм кияүләр мәктәбен буддыру максаты куябыз,- дип хәбәр итте «Россия мөслимәләре берлеге»нең лидеры Н. Җиһаншина. Бөтенроссия «Татар гаиләсе фонды» җитәкчесе Миләүшә Гайфуллина һәм әлеге фондның Ульяновскидагы бүлекчәсе рәисе Әлфия Санатуллина исә татар гаиләләре белән эшләү тәҗрибәсе хакында сөйләделәр.
— Татар автономиясенең Иске Майна район советы рәисе, Иске Кызылсу урта мәктәбенең тарих укытучысы Хаҗия Насыйбуллина чыгышы да гыйбрәтле яңгырады.
— Бүгенге көндә мәктәбебездә нибары 34 бала исәпләнсә дә, тулыканлы тормыш белән яшәргә тырышабыз. Менә 1 сентябрьдән “Ислам мәдәнияте нигезләре” фән буларак керә башлады. Баллалар бик теләп йөриләр. Авылдашларым «тәлинкә» буенча «Яна гасыр»ны карыйлар, һәр җомга көн саен «Өмет»не зарыгып көтеп алалар. Газета һәммәбезнең дә күңеленә хуш килә. Өлкә автономиясенә дә рәхмәт ерак татар авылларын онытмыйлар”- диде ул.
Чыгышлар тәмамланганнан соң. Иске Кулаткынын «Күмәк көч» газетасы баш редакторы Сабира Абитова форуммын резолюция проекты беләм таныштырды. Әлеге документ бертавыштан кабул ителде. Аннары милдәт жанлы гүзәл затлармы Рәхмәт хатлары белән бүләкләү тантанасы көтә иде. Автономиянең мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфия Абутдинова рәислегендә барган истәлекле очрашу Г. Тукайның «Тугай тел”ен күмәкләшеп җырлау белән тәмамланды.
Исхак Хәлимов
«Өмет» газетасы, №46(1186)