Хуш исле нарат урманына сыенып урнашкан «Циолковский» санаториесы үзенең корпусларын кунаклар карамагына бирде һәм урман эчендәге стадион аллы-гөлле татар киемнәреннән гөлбакчага әверелде.
— «Түгәрәк уен» киң күләмле бер зур хәрәкәткә әйләнде, дип бүген курыкмыйча, икеләнмичә әйтә алабыз,- ди фестивальне оештыручыларның берсе — Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова.
— Соңгы елларда төрле төбәкләрдә яна төркемнәр барлыкка килде һәм, шуның уңай нәтиҗәсе буларак, быел бәйгедә катнашучылар саны сизелерлек дәрәҗәдә артты. Иллегә акын үзешчәнне — жыр- бию остасын берләштергән Иске Кулаткы районы сәнгать төркеме ин зур делегацияләрнең берсе иде. Безиен һәвәскәрләр жиде номинациядә дә катнашып, жюри һәм тамашачы игътибарына барлыгы унбиш номер тәкъдим иттеләр. «Чишмә» дип исемләнгән ветераннар хоры (сәнгать җитәкчесе — Рәсим Гафуров) хәзерге заман һәм борынгы әби-бабаларыбыз йолаларын бергә үрелдереп, Кулаткы мишәрләре диалектында «Кыз урлау» фольклор-этнографик композициясен күрсәтсәләр, адрнын ир-егетләр вокаль төркеме «Егетләргә ел тиз уза» җырын баш- һәм «Вокаль ансамбль» номинациясендә җиңүче исемен яуладылар. Ветераннар коллек¬тивының хореография төркеме исә борынгы «Алтылы биюе»н баш-карып, кабат өченче урынга ия булды. — Бу бәйгедә мин менә инде дүртенче тапкыр катнашам,- ди хорның оста җырчысы һәм гармунчысы Роберт Ягодин. — һәм һәрвакыт башка төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезнең матур, кабатланмас чыгышларына хәйран калам, сокланып туялмыйм. Биредә халкыбызның нинди генә милли йолалары күрсәтелми: яна туган балага исем кушу, Сабантуй бәйрәме күренешләре, никах үткәрү йоласы… Самарадан илһам һәм рухи көч туплап кайттым. — Шушы хозур бәйрәмне бер тапкыр күргән кеше анда кабат килергә, катнашырга омтыла,- ди хорның солисткасы Акилә Шахут- динова. Мәрьям Нарбикова җитәкче-легендәге «Кирюшкино авылы моңнары» сәнгать коллективы әлеге фольклор бәйгесендә беренче тапкыр гына катнашуына да карамастан, зур уңышка иреште — икенче урынга лаек табылды. Горурлыгыбыз чиксез: бу иҗат төркеменең җырчысы Нурия Кушаева башкарган мөнәҗәт һәм Роберт Ягодинның саратов гармунында уйнаган «Иске Кулаткы мишәрләре такмаклары» 5 нче фестивальнең иң асыл җырлары, көйләре һәм бәет-мөнәҗәтләре тупланган музыкаль дискта урын алачак. Халык авыз иҗаты фестивалендә яшь үзешчәннәрнең дә күпләп катнашуы татар рухының киләсе буыннарга күчә баруы турында ачык сөйли. Иске Кулаткы район үзәге сәнгать мәктәбенең «Шаян нот- калар» уен кораллары, «Карлы¬гачлар» вокаль һәм «Изюминка» бию төркемнәре (сәнгать җитәк¬челәре — Рәсим Гафуров, Венера Деникаева һәм Галина Михеева) бу юлы аерым-аерым да, бергә кушылып та «Балалар фольклор- этнографик коллективлары» номинациясендә чыгыш ясадылар. — «Түгәрәк уен «да быел без тәүге тапкыр катнаштык,- ди «Изюминка» бию төркеменең сәнгать җитәкчесе Галина Михеева. — Мастер-класслар алдык, башкаларны карап, үзебезне күрсәтеп, бик күп файдалы алым¬нар, матур хисләр туплап кайттык. «Карлыгачлар» вокаль төркеме «Шәһри Болгар» бәетен һәм «Шэрлэрэмә авылы кыйссасы»н башкарып өченче урынга чыкты. Яшь үзешчән Эльвира Деникаева «Васыять» мөнәҗәтен аһәңле яңгы¬ратып, «Фестивальнең киләчәге» дипломын алу бәхетенә иреште. — Беренче «Түгәрәк уен»ны без әби-бабайлар белән генә уздырган идек. Э быел биредә яшьләрнең күплеге, аларның фольклор коллективларда кызыксынып шөгыльләнүләре, җыр-биюләребезне отып калып, үзләренең оныкларына да тапшырырга әзер булулары чиксез куандыра,- дип чын ихластан шатлануын белдерде Фәнзилә Җәүһәрова. Шунысы да игътибарга лаек: Кулаткы районы һәвәскәрләре быелгы юбилейлы фестивальгә яңа сәхнә киемнәреннән бардылар, һәр коллективка һәм һәр катнашучыга тулы комплект (шул исәптән аяк киемнәре дә) өр-яңа костюмнар — барлыгы илле милли сәхнә киеме тектергәннәр. — Шушы игелекле гамәле өчен милләт жанлы, иманлы якташыбыз Эдуард Әнвәр улы Ганеевка олы рәхмәтебезне юллыйбыз,- ди делегациянең җитәкчесе Венера Деникаева. — Үзешчәннәребез өчен милли костюмнар булдыру макса¬тында ул 500 мең сумлык матди ярдәм күрсәтте. Өстәвенә, фести¬вальгә баруга бәйле чыгымнарны да тулысыңча каплады әле. Россия күләмендә танылып өлгергән меценат юбилей фестиваленә бүләкләр дә әзерләгән иде. Танылган шагыйрь Сәгыйть Сүңчәләй һәм күренекле дин әһеле Хәбибулла хәзрәт Хансөяров исемендәге призлар белән беррәггән, әлеге халык авыз иҗаты бәйгесенә биш ел дәвамында тугры булып калган һәм аны әзерләүгә зур өлеш керткән фидакарь милләт-тәшләребезгә Фәнзилә Җәүһәрова җитәкчелегендәге оештыручылар төркеменә махсус бүләк тапшырды. «Түгәрәк уенының төп һәм даими иганәчесе буларак чыгыш ясап, ул бәйрәмнең гаҗәеп дәрәҗәдә уңышлы узуын билгеләп үтте. — Татар халкы гомер-гомергә җырлап яши. Татар урман кискәндә дә җырлаган, урак урганда;да көйләгән, шахтада күмер чапканда да моңланган. Бүгенге сәнгать бәйрәме халкыбызның гасырларга сузылган тарихын, рухи һәм мәдәни мирасын ачык итеп күз алдына китерү мөмкинлеге тудырды. Димәк, без — татарлар, исән-сау, халкыбызда аддагы мең елда да яшәү өмете бар әле,- диде ул. Венера ДЕНИКАЕВА, Иске Кулаткы районы делегациясе җитәкчесе:
— Милләт җанлы, иманлы якташыбыз Эдуард Әнвәр улы Ганеёвка олы рәхмәтебезне юллыйбыз. Үзешчәннәребез өчен милли костюмнар булдыру максатында ул 500 мең сумлык матди ярдәм күрсәтте. Өстәвенә, фестивальгә баруга бәйле чыгымнарны да тулысыңча каплады әле. «Түгәрәк уен» фестиваленең төп бүләге — гран-при Самара өлкәсенең Камышлы районы Иске Ярмәк авылында уңышлы гына эшләп килүче «Ак каен» халык фольклор ансамбленә бирелде. Э «Тулпар ат» сыны мәркәзебез Казанга юл алды. Киләсе елда узачак Универсиаданың бер мәйданын тулысыңча фольклор ансамбльләре карамагына тапшыра¬чаклар икән.
Римма АЛЬКАЕВА.