Яндекс.Метрика

Айдар һәм Гөлназ дуэтына бер ел тула(видео)

5 ноября, 2012

Айдар һәм Гөлназ дуэтына бер ел тула

Татар эстрадасында гаиләләре белән сәхнә тотучы җырчылар белән бергә егет-кыз башкаручылар да бар. Мисал өчен, Айдар Рәкыйпов һәм Гөлназ Шакирова дуэты “Мәхәббәтем” клибы белән тамашачы игътибарын алды. Бүген алар яңа җырлар язып үз тыңлаучыларын арттыра.

Айдар һәм Гөлназ дуэты

 

рөстәм исхакый
 
04.11.2012 

Айдар Рәкыйпов Башкортстанның Уфа шәһәрендә туа. Бүген әти-әнисе Илеш районының Югары Яркәй авылында гомер итә. Айдар Казан мәдәният һәм сәнгать университетының икенче курсында, Венера Ганиева бүлегендә укый. Әтисе дә җырчы булырга теләгән, хәзер дә баянда уйнап җырлый икән. Ата белән улның теләкләре туры килгән. Айдар алты яшьтән үк җырлый башлый, музыкаль мәктәпкә йөри, җыр бәйгеләрендә катнаша.

Яшь җырчы Гөлназ Шакирова белән мәдәният һәм сәнгать университетында танышалар. Бергә “Мәхәббәтем” дигән җыр яздырып Гөлназның гаиләсе ярдәмендә яңа клип туа. Ул җырны аларга Башкортстаннан Тимур Рамазанов язып бирә. Клипның сценариен Гөлназның әнисе белән бергә уйлап, әтисенең туган ягында — Балтач районында төшерәләр.

“Мәхәббәтем»дә уйдырма тарих күрсәтелә. Быелның февраль аенда ике атнага якын төшерү эшләре бара. Айдарның 22 яшь тулган көнен дә шунда уздыралар, ул 15 февральдә дөньяга килгән.

​​
“Кайсы республика күңелеңә якын?” дигән сорауга Айдар: “Башкортстанның табигатенә гашыйкмын. Татарстанда мәдәният, сәнгать белән ныклап шөгыльләнеп була дип уйлыйм. Һәр як үзенчә кадерле, берсен генә аерып куя алмыйм”, диде ул.

Айдар Рәкыйпов әле уку, җырлар яздырудан тыш, йөзү белән шөгыльләнә, илкүләм ярышларда катнаша икән.

Гөлназ Шакирова белән без сезне элегрәк таныштырган идек. Айдар белән ул иҗат итүне, җырлар яздыруны арттыра. Үзе белдергәнчә, Айдарны күргәнче аның җырларын тыңлаган була. Танышуга дуслашып китәләр, мәхәббәт хисләре туа һәм Айдар һәм Гөлназ дуэты барлыкка килә. Хәзер алар егет белән кыз буларак та, дуэт буларак та гел бергә. Казан һәм Татарстан районнарында аларны күрсәгез, «кемнәр икән бу” дип гаҗәпләнмәгез, Айдар һәм Гөлназ дуэтына әле бер ел гына була.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.







Күптән түгел генә - 22 август кичендә Иске Кулаткы эшчеләр бистәсенең үзәк мәйданы шау-гөр килде. Шат күнелле балалар үзләренен әти-әниләре һәм мөгаллимәләре белән бергә каядыр барырга әзерләнәләр кебек. Әнә, зур, комфортабельле автобус килеп туктаган. Аңлашылды, бу балалар ата-бабаларыбыз ислам динен рәсми рәвештә кабул иткән изге җиргә - борынгы, чал тарихлы Болгар шәһәренә барырга җыенганнар икән. Укытучы апалары аларны кертеп урнаштырганнан соң, шыгрым тулы автобус ерак юлга кузгалып та китте. Иске Кулаткы район үзәгенең 1 һәм 2 нче санлы урта мәктәпләре укучылары - барлыгы 41 бала һәм биш укытучы борынгы бабаларыбыз мен ел элек көн күргән, хак вә пакь динебез исламны ирекле рәвештә кабул иткән Болгар каласына юл тоттылар. 

 ...Дүрт йөз чакрымнан артык юлны җиңел генә, исән-имин үтеп, менә, ниһаять, без Болгар җиренә аяк басу бәхетенә дә ирештек. Ап-ак таштан корылган биналарның хәрабәләре һәм болгар цивилизациясенә караган тарихи ядкарьләр - археология һәйкәлләре ерактан ук күзгә ташлана.

Шәһри Болгар Татарстан Республикасының көньяк-көнбатыш өлешендә, Идел елгасының сул як ярында урнашкан. Әлеге кала - Бөек Идел Болгарстаны дәүләтенең беренче башкаласы, ә Болгар җире - барча мөселман кардәшләребез өчен дә иң кадерле, изге урын-нарның берсе. 922 елда Алмыш хан тарафыннан ислам динен дәүләт дине сыйфатында рәсми рәвештә кабул итү Болгар дәүләте тормышында гаҗәеп дәрәҗәдә мөһим роль уйный. Әйтик, борынгы төрки язуы гарәп язуына алмашына. Исегезгә төшереп үтәбез: рус халкы христиан диненә бары тик 76 елдан соң гына күчә.

Тарихи мәгълүматларга караганда, Болгар шәһәре 10 нчы гасырда төзелгән. Алтын Урда ханы Булак-Тимер 1326 елда аны җимерә, тар-мар итә. Ләкин шәһәрнең алтын куллы осталары яңадан торгызуга ирешәләр. Озак та үтми, 1431 елда Мәскәү кенәзе Федор Пестрый гаскәрләре борынгы каланы янә хәрабә хәленә китерә. Шуннан соң шәһәр халкы бу җирләрне бөтенләй ташлап китәргә мәҗбүр була һәм кала беркайчан да торгызылмый инде. Борынгы шәһәр урыны хәзерге вакытта мәдәни-архитектура һәйкәле, ягъни дәүләт тарафыннан сакланучы тарихи тыюлык булып санала.

Борынгы ата-бабаларыбыз шәһәр салу өчен бик тә уңайлы урынны - Идел елгасының биек, текә ярын сайлаганнар. Табигатьнең әлеге гүзәл почмагы бер яктан рәхәтләнеп, җәелеп китеп балык тоту һәм кыргый хайваннарга ауга йөрү мөмкинлеге биргән, икенче яктан Болгар халкын зур, биек корылма саклаган, ә өченче ягында киң су юлы башланып киткән. Әгәр елга агымы буенча аның югары өлешенә барсаң, Балтыйк диңгезенә, ерак Төньякка килеп чыгасың, ә аскы өлеше җылы көньякка - Каспий диңгезенә барып тоташа. Мәгърур Идел ул чорда ук инде тирә-юньдә сәүдә елгасы булып исәцләнгән. Заманында сәүдәгәрләр аны «Бөек Идел юлы» («Великий Волжский путъ») дип йөрткәннәр. Мәгълүм ки, Болгарстан дәүләте халкы Урта Азия, Кытай, Византия илләре һәм күрше Русь белән тыгыз элемтәдә торган, сәүдә эшләрен киң күләмдә алып барган. Мисал өчен, сәйләннән һәм көмештән чигелгән өс һәм аяк киемнәре, агачтан, алтыннан, көмештән, бакырдан һәм бронзадан ясалган кыйммәтле, бик тә затлы әйберләр, шулай ук сары балчыктан гаҗәеп оста итеп эшләнгән бизәкле савыт-сабалар, сугыш кораллары белән сәүдә иткәннәр. Әнә, юка күн ясау серләре бары тик болгар осталарына гына билгеле булган икән. Болгарлар тулаем Европада беренчеләрдән булып чуен һәм корыч кою белән шөгыльләнә башлаганнар.

Шулай итеп, Бөек Идел Болгарстаны елдан-ел ныгый барган. 10-14 гасырларда биредә бик күп яңа биналар, йөзләгән мәчетләр һәм мәдрәсәләр сафка бастырылган. Сокланмый һәм горурланмый мөмкин түгел: биредә торак йортларны таштан, ягъни кирпечтән салганнар. Әйе, КИРПЕЧне беренчеләрдән булып безнең болгар бабаларыбыз уйлап тапканнар. Әнә, таштан корылган Кара пулат, Кече манара, Төньяк Мавзолей, Хан төрбәсе, чиркәү биналары безнең көннәргә кадәр әйбәт сакланганнар. Соңгы елларда Шәһри Болгар күзгә күренерлек дәрәҗәдә үзгәргән, искиткеч яңарган. Тарихи- мәдәни мирасны саклап калу ниятендә фәнни тикшеренүләр һәм реставрация эшләрен киң масштабта җәелдереп җибәргәннәр, шулай ук шактый гына туристлык һәм сәяхәт маршрутлары ачылган.

Татарстан Республикасы җитәкчелеге федераль дәрәҗәгә ия объектны - Болгар дәүләт тарихи- архитектура тыюлыгын саклап калу һәм төзекләндерү мәсьәләсенә зур игътибар бирә. Шатлыгыбыз чиксез: Болгар тыюлыгы берничә ел элек ЮНЕСКО халыкара оешмасының Бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә кертелгән.

Болгар... Нинди бөек һәм гүзәл сүз! Биредә дистәләгән буыннарның чал, шанлы тарихы бөртекләп саклана.   Соңгы егерме биш ел эчендә ул Идел буе төбәгендә көн күрүче Россия мөселманнарының - традицион ислам тарафдар, ларының милләтебез һәм динебез тарихына баш ию урынына әверелде. Шуңа да ел саен уздырылган «Изге Болгар җыены»нда илебезнең төрле почмакларыннан, ерак чит илләрдән килгән меңләгән милләттәшебез катнаша.

Шунысы да игътибарга лаек: хәзер әлеге тарихи шәһәрне саклау, үстерү мәсьәләләре белән «Яңарыш» хәйрия фонды шөгыльләнә. Бу фондка мөхтәрәм шәхес - Татарстанның беренче президенты, ТРның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев җитәкчелек итә.

Безгә Болгар тарихи тыюлыгы территориясендә урнашкан Икмәк музеенда булырга да насыйп итте. Биредә Икмәк музее ачып җибәрү проектын Татарстан Премьер- министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тәкъдим иткән. Аның сүзләренчә, музей ачуның төп максаты агроэтнографик мирасны саклаудан һәм күбәйтүдән гыйбарәт. Иске Кулаткы балалары ашлыкны үстерү, эшкәртү һәм икмәк пешерү технологиясен зур кызыксыну белән карадылар, шунда ук пешкән икмәктән бик теләп авыз иттеләр.

Борынгы Болгар җиренә сәяхәтебез искиткеч файдалы һәм мавыктыргыч булды, күңелләрдә фәкать уңай тәэсирләр генә калдырды. Экскурсоводлар укучыларга Болгар җире турында бик күп яңалыклар җиткерделәр.

Җәйге каникуллар тәмамланыр алдыннан күренекле якташыбыз - атаклы меценат Эдуард Әнвәр улы Ганеев укучыларга шундый зур бүләк ясады, аңа рәхмәтебез әйтеп бетергесез. Ул борынгы Болгар җиренә бару өчен автобус белән тәэмин итеп, юл чыгымнарын тулысынча каплады, өстәвенә, һәрбер укучы балага 1әр мен сум күләмендә юл сәдакасы да бирде әле. Шуңа күрә укучылар барлык экскурсияләрдә дә теләп катнаштылар, туйганчы ашадылар һәм әти-әниләренә, туганнарына матур догалыклар, истәлекле бүләкләр дә алып кайттылар.

Әлеге истәлекле сәяхәтне оеш-тыру максатында бик күп көч һәм тырышлык куйган мәчет мөгалли-мәсе Зәйтүнә апа Абдюшевага да олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Әлфия ЗАИТОВА, Иске Кулаткы бистәсе 2 нче санлы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Шәһри Болгарга СӘЯХӘТ — Өмет» газетасы, №38, 21.09.12