Рәсми ачылыш.
Өйлә намазын уку
3 ноябрь көнне «Яңа буын» спорт комплексында Сембер өлкәсе мөселманнары арасында мини-футбол буенча кубок уйнатылды.
Чараны Ульяновскның Вырыпай мәчете мәхәлләсе оештырды(җитәкчесе Җәмил Хәйруллов).
Спорт сөючеләр Сембер шәһәре мәчетләре, УлДУда укучы чит ил студентлары, Чынлы һәм Барыш районыннан муселман командалары, гомумән 12команда катнашты.
Көн дәвамында үткән кискен ярышта беренче урынны Сембернең 1че санлы мәхәлләсе яулады.
икенче — Вырыпай мәчете командасы, ә өченче урында Сембернең Яңа шәһәрдә урнашкан мәчет командасы.
Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.