Google бәйгесендә татар рәсеме катнаша — Азатлык радиосы

18 ноября, 2012

Казаннан Аделина Чернова ясаган рәсем


 
18.11.2012 
Google ширкәтенең Русиядәге вәкиллеге мәктәп укучылары өчен «Google өчен дудл» дип аталган бәйге оештыра. Бәйгенең икенче турына 30 рәсем чыкты. Алар арасында татар милли бизәкле «дудл» да бар.

Нәрсә соң ул — дудл? Google ширкәтенең һәркемгә таныш логотибы бар. Ширкәтнең дизайнерлары вакыт-вакыт нинди дә булса вакыйга уңаеннан шул логотип нигезендә тематик рәсем әзерли һәм аны ширкәтенең баш битенә куя. Менә шул рәсем дудл дип атала. Гадәттә, дөнья күләмендәге вакыйгалар, бәйрәмнәр, шәхесләр сайлап алына.

Быел Google-ның Русиядәге вәкиллеге “Минем шәһәрем. Минем илем” дигән дудллар бәйгесе оештыра. Анда 6 яшьтән алып 17 яшькә кадәр мәктәп балалары катнаша. Алар өч төркемгә бүленгән: 6-9 яшьтәгеләр; 10-13 яшьтәгеләр һәм 14-17 яшьтәгеләр.

31 октябрьдә бәйгегә гаризалар кабул итү тәмамланды. 1-8 ноябрьдә Google хезмәткәрләре иң яхшы 300 рәсемне сайлап алды. 8-15 ноябрьдә икенче тур узды, анда махсус хөкемдарлар иң яхшы 30 рәсемне билгеләде, һәр төркемдә ун рәсем.

Өченче турга чыккан 30 рәсем арасында татарларны кызыксындыра алганнары да бар. Алар арасында чын татар дудлы – Казаннан Аделина Чернова тәкъдим иткән рәсем. Бу рәсемдә татар милли бизәкләрен чагылдырган келәм сурәтендә милли ризыклар табыны. Әлеге рәсем Facebook-тагы татар яшьләре тарафыннан да уңай бәяләнде.

15-22 ноябрь көннәрендә интернетта шушы 30 рәсем арасында сайлап алу туры үткәрелә. Тавышны монда бу биттә биреп була.

Бәйгедә милли төсмерле башка рәсемнәр дә катнаша. Мисал өчен, Башкортстанның Мәләүез шәһәреннән Альберт Кәримов ясаган рәсемдә логотипның беренче хәрефе өстендә Мәләүез гербындагы лачын утыра, калган өч хәрефкә урыс, татар һәм башкорт милли баш киемнәре кидерелгән, тагын бер хәреф курай рәвешендә ясалган, арткы планда Русия байрагы.

Башкортстанның Мәләүез шәһәреннән Альберт Кәримов ясаган рәсем

​​
Рәсемнәрнең күбесендә урыс бизәкләре һәм символлары төшерелгән, шулай да, араларында чуаш иҗатын да күреп була.

Чуашстанның Урмары авылыннан Аннета Прохорова ясаган рәсем

Тавыш бирү 22 ноябрьдә тәмамлана. Шуннан соң һәр категориядә бер җиңүче билгеләнә. Һәр җиңүчегә ноутбук бүләк ителәчәк. Соңгы турда жюри шушы өч рәсем арасыннан бер абсолют җиңүчене игълан итәчәк. Аңа әти-әнисе белән Google-ның АКШтагы баш-фатирына сәфәр бүләк ителәчәк. Ә җиңүче укыган мәктәпкә заманча җиһазландырылган компьютер бүлмәсе куелачак.

Ниһаять, 10 декабрь көнне җиңүченең рәсеме google.ru сайтының баш битендә урнаштырылачак. Миллионнарча кеше кергән бу сәхифәдә татар рәсеме урын алырмы? 



Мәгълүмат чараларында Дагыстан җитәкчелеге республика атамаларын алыштыру тәкъдиме белән чыгарга җыена дигән хәбәр таралды. Дагыстанның мәгълүмат министры Нәриман Гаджиев бу хәбәрне әлегә кире какты. Разил Вәлиев, исем алыштыру башланса, Русиягә куркыныч янаячак, дип кисәтә.


наил алан
 
16.11.2012 

Русиядәге милли республикаларга һөҗүм яңа төсмер ала башлады. Декабрь башына кабул итүгә әзерләнгән Русиянең милли сәясәте стратегиясе өлгесендә сәнәгати эре районнар булдыру турында язылса, октябрь уртасында "Ватандашлар платформасы" җитәкчесе, эшмәкәр Михаил Прохоров республикаларны бетерү тәкъдиме белән чыккан иде.

16 ноябрьдә Дагыстаннан тагын бер тәкъдим авазы яңгырады. Дагыстан икътисад һәм сәясәт институты ректоры Абдул-Насир Дибиров, республикаларның милли атамаларын географик атамаларга, аерым алганда, Татарстанны Казан республикасы, Башкортстанны Уфа республикасы итеп үзгәртергә кирәк дип белдерде. Дибиров Русиядәге бүген милли республикалар алдында торган катлаулы сәяси вазгыятьтә Удмуртия, Чуашстанны йә булмаса башкаларны түгел, үзләренең миллилеген саклап калырга тырышкан Татарстан белән Башкортстанны иң беренче чиратта телгә алды.

"Бүген бөтен республикалар, шул исәптән Төньяк Кавказдагылар да күп милләтле. Бер генә этнос, милләтне аерып алып республика исемендә аны гына күрсәтү дөрес түгел. Титул булмаган халыклар түбәнсетелгән хәлдә кала, милләтара тигезсезлек килеп чыга. Мисал өчен, Татарстанда 53% казан татарлары яши, шул ук вакытта 47% татар түгел. Бу 47% икенче сортлы кешеләр булып чыга", ди Дибиров.

Абдул-Насир Дибирдов
​​Аның бу сүзләрен интернеттагы күп кенә сәхифәләр күчереп басты. Дибиров Азатлык радиосына Русиянең федератив төзелеше турында ел-ел ярым элек фәнни хезмәт язуын әйтте. Бу республикалар исемен үзгәртү турындагы фикерен ул башта "Регнум" агентлыгына җиткерүен белдерде. Билгеле булганча, "Регнум" үзенең татарофобиясе белән танылды.

"Бу - дәүләт фикере түгел, политолог тикшерүче буларак минем үземнең фикер. Прохоров, республикаларны бетерергә кирәк, дип үз фикерен белдергәннән соң күптән түгел генә "Регнум" агентлыгы бу сүзләргә комментар сорады. Прохоров һәм башкалар федерациянең камил булмавын белдерсә, минем карашымча, аның асылы атамаларда этник төсмер булуда", диде Дибиров.

Аның сүзләренчә, Русиядәге төрле республикалар арасыннан бары тик Дагыстан гына географик атама булып тора. "Бездә 30лап милләт яши һәм Дагыстан – таулар иле дигәнне аңлата, калганнары теге йә бу милләтнең өстенлеген күрсәтә", диде Дибиров.

Русия шулай ук күпмилләтле дәүләт. "Русия" сүзенең нигезендә рус милләте чагылыш таба. Димәк, Дибиров күзлегегеннән караганда, ил исемендә бер генә милләтнең өстенлеге күрсәтелә булып чыга.

Азатлык радиосы Дибировка "Русиянең дә исемен алыштырырга кирәк булачак түгелме соң?” дигән сорауны юллады.

"Империя төзелгән вакытта Мәскәү Русе булган, рус дәүләте булган. Аңа башка күп халыклар, шул исәптән казан татарлары, башкортлар, мордва, мари һәм Әстерхан кнәзлеге-ханлыгы кергәч, Петр I вакытында ул Русия империясенә әйләнә. Монда "Российская" дигәне аның күп этник берәмлекле икәнен күрсәтә", диде Дибиров.

“Бизнес-Online” яңалыкка үзенчә бәя бирде. “Русиянең хәзерге төзелешенә һөҗүмгә иң күп милләтле төбәк – Дагыстан кушылды. “Известия” газеты хәбәр итүенчә, Кремльгә якын эшмәкәр Юрий Ковальчук контролендә булган “Национальная медиагруппа” аша республика хакимияте Русиядәге республикаларның исемнәрен үзгәртү тәкъдиме белән чыгарга җыена”, дип язды “Бизнес-Online”.

Дагыстанның мәгълүмат сәясәте һәм гаммәви коммуникацияләр министры Нәриман Гаджиев Азатлык радиосына интернетта таралган, аерым алганда, “республика хакимияте Русиядәге республикаларның исемнәрен үзгәртү тәкъдиме белән чыгарга җыена” дигән хәбәрне тузга язмаган сүзләр дип бәяләде. Гаджиев сүзләренчә, Дибиров интернетта кеше буларак теләсә нинди фикер белдерә ала, әмма ул җитәкләгән институтның республикада да, Русиядә дә бернинди абруе юк. “Икътисад һәм сәясәт институты дип аталса да, бу оешма базар янындагы бер бинада өч бүлмәгә урнашкан. Анда компьютерга өйрәтү һәм бухгалтерлар курслары гына үтә”, диде Гаджиев.

Бу белдерүне ул Дагыстан думасы депутатлар өчен дә һәм шулай ук республика җитәкчелеге өчен дә көтмәгәндә күктән төшкән бер яңалык булды дип әйтте.

“Мин бу кеше, ректор дип аталучы фикерен һәм республика җитәкчелеге фикерен бергә бәйләүләренә аптырыйм. Аның республика җитәкчелегенә бернинди катнашы да юк. Бу аның шәхси фикере. Бу белдерүнең шундый мәгълүмат дулкыны тудыруы, бер яктан кызык кебек, күрәсең, башка сәбәпләр булмаган, әмма без Дагыстан республикасы хөкүмәтенең моңа бернинди катнашы юк дип аңлата-аңлата туйдык инде. Мин Дагыстан думасындагы бер генә депутаттан да бу фикерне ишетмәдем. Без алар белән һәрвакыт бәйләнештә. Алар республикада булган вакыйгаларга һәрвакыт комментарлар бирә. Мин аларның берсеннән дә мондый теләкне ишеткәнем булмады”, диде Гаджиев.

Разил Вәлиев
​​Татарстан дәүләт шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев сүзләренчә, Дибировның бу белдерүе Русиядә милләтләргә каршы алып барыла торган сәясәтнең бер дәвамы булып тора һәм бу хәл тормышка аша башласа, Русиягә куркыныч янарга мөмкин.

"Бу фикергә мин гаҗәпләнмәдем, чөнки Русиядә соңгы елларда барган милли сәясәт шушы якка таба юнәлеш алды. Күреп торабыз, соңгы вакытта Русия милли сәясәт стратегиясе өлгесендә милли республикаларны бетерүгә юнәлеш күзәтелә. Русия думасында беренче укылышта мәгариф кануны кабул ителде. Анда милли телләргә урын аз бирелә. Русиядәге милли сәясәт милләтләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртуны күздә тотмый.

Инде бу мәсьәләне милли республикалардагы кайбер вәкилләрнең күтәреп чыгуы ниндидер бер мантыйк ала башлады. Субъектлардагы президент атамасын алып ташлау турындагы тәкъдим белән Чечнядан чыккан иделәр. Милли республикаларның исемнәрен географик атамаларга үзгәртү тәкъдиме дә Дагыстаннан яңгыравы - бу мәсьәләнең бер эзгә салынуын күрсәтә.

Без бу мәсьәлә Русия күләмендә кабул ителергә тиеш дип санамыйбыз. Әгәр Татарстан республикасы халык фикерен өйрәнеп, референдум юлы белән йә булмаса Татарстан парламентында ниндидер бер карарга килә икән, ансы башка нәрсә. Дагыстанда да, Чечняда да бу үзендә хәл ителә ала. Ә моның үзәктән, Мәскәүдән, федераль хакимият тарафыннан хәл ителүе бернинди дә кысага сыя алмый. Бу Русия конституциясенә каршы килә. Без үзебезнең республиканың корылышын Русия конституциясе нигезендә үзебез билгели алабыз. Республика эчендәге тәртипләрне республика үзе урнаштырырга тиеш. Атамасын да, хөкүмәтен оештыру да, парламентны оештыруны да без үзебез хәл итәбез.

Безгә Чечнядагы, Дагыстандагы аерым кешеләрнең тәкъдимнәре үрнәк була алмый. Аларны үрнәк итсәк, Чечнядагы кебек сугышырга, Дагыстандагы кебек ыгы-зыгы китереп чыгарырга туры килер иде. Дагыстанда, белүебезчә, милләтләр арасындагы вәзгыять шактый катлаулы. Без Русиядә яшәгәч, мондый катлаулы вазгыять үзәк хакимият тарафыннан тәртипкә салынырга тиеш.

Русия Конституциясендә күпмилләтле халык дип язылган икән, димәк ул күпмилләтле халыкның мәнфәгатьләре кайгыртылырга тиеш. Әгәр без башка юлдан китәбез икән, ул чакта илнең конституцион нигезен таркатабыз һәм бу һич кенә дә яхшы юлга китереп чыгармаячак.

Мондый тәкъдимне күптән түгел Прохоров белдерде, ә Жириновский аны күптәннән әйтеп килә. Димәк, бу каяндыр килеп чыккан фикер генә түгел, рәсми оешмаларда да мондый фикер булуы бик мөмкин. Бу бик тә куркыныч һәм Русиянең киләчәгенә куркыныч яный торган фикер. Моны милли республикалар үзләре дә, Русия җитәкчелеге дә истә тотарга һәм мондый адымнарга һич кенә дә юл куярга тиеш түгел", ди Разил Вәлиев.
Республика атамаларына кизәнү башланды — Азатлык радиосы





Сембер шәһәренең болгар милли-мәдәни мохтарияте Татарстан ярдәменә өметләнә. Сембер өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте вәкилләре болгарчылардан куркып калган. Бу хакта болгар автономиясе рәисе Хәмзә Ямбаев белдерде. "Алтын Урда" хәрәкәте координаторы Илфак Шиһапов бу автономия төзелүне татарны бүлгәләүдә яңа адым буларак бәяләде.


наил алан
12.11.2012
Русия юстиция министрлыгының Сембер (Ульяновски) өлкәсендәге бүлеге моннан 10 көн элек шәһәрнең "Болгар милли-мәдәни мохтарияте"н теркәде. "Бернинди кыенлыклар да булмады, ничек документларны тапшырдык, шулай теркәлдек тә", дип белдерде әлеге автономия рәисе Хәмзә Ямбаев. Теркәлгәнгә кадәр мохтариятне оештыру җыелышына, аның сүзләренчә, йөзләп кеше килгән. Халык 12 кешедән торган идарә һәм бу яңа оешманың рәисе итеп Ямбаевны сайлап куйган.

Ямбаев автономияне Сембер шәһәрендә моннан 15 еллап элек үк барлыкка килгән "Болгар яңарышы" ("Булгарское возрождение") оешмасының яңа, югарырак баскычы буларак бәяли. Азатлык радиосына аңлату эшләрен даими алып барганга, сафларының елдан-ел арта баруын да белдерде ул. "Хәзер безгә Сембер өлкәсендә яшәүче чуашлар да кушыла, алар да "татар" шикелле үк "чуаш" сүзенең дә кушамат кына булуын аңлый башлады", ди Ямбаев. Аның сүзләренчә, мохтарият алга таба да болгарчылык хәрәкәтен киңрәк җәелдерергә тели, әмма моның өчен оешманың нинди дә булса мәгълүмат чарасын әлегә булдырырга җыенмыйлар.
Чуашлар да "чуаш" сүзенең кушамат кына булуын аңлый башлады
Ямбаев автономия төзелгәч тә башка татар оешмаларының үзләреннән көнләшеп, хәтта шөлләп карауларын да белдерде. "Безнең Сембердә билгеле, күп эшләр башкаручы татар милли-мәдәни мохтарияте бар. Ул тарих, мәдәният, туган телне яклый. Бездә хәзер ике автономия булды – татарларныкы һәм болгарларныкы. Татар автономиясендәге җитәкчеләрнең кайберләре безгә шөлләп карый, үзләренең дәрәҗәләренә, эшләренә куркыныч килер дип көтәләр. Көнләшү дә бар. Без бик озын – тулысынча кабул итмәү, аңларга теләмәү һәм хәзер инде исә тануга кадәр юл үттек", ди Ямбаев.

Нинди генә милли-мәдәни мохтарият булмасын, ул билгеле бер милләтнең мәнфәгатьләрен кайгырта. Телне саклап калу, мәдәниятне үстерү, тарихны һәм гореф-гадәтләрне яшь буынга иңдерү эшләре алып бара. Русиянең кайсы төбәгендә генә теркәлмәсен һәр мохтариятнең таянган халкы, һәрвакыт ярдәм кулы сузып торган республикасы йә дәүләте бар. Мисал өчен, Татарстандагы әрмән милли-мәдәни мохтарияте Әрмәнстан белән тыгыз хезмәттәшлектә, уртак тел табып эшли.

Сембердәге болгар милли-мәдәни мохтариятенең терәге һәм таянычы кем булыр? Азатлык радиосы бу сорауны Ямбаевка юллады.

"Әгәр сезнең бу фикерегезне дәвам итсәк, без Болгарстанга, Софиягә таянырга тиешбез. Әмма без – татарлар бер нәсел бит. Безнең милли таяныч бар, ул – Казан, Татарстан. Безнең эшебез мәгърифәт һәм үз тарихыбыз турында белем тарату. Татарстанда дәүләт дәрәҗәсендә дә, җәмәгатьчелектә дә "Болгар яңарышын"да, автономияне дә һәм болгар темасын да кире какмыйлар, безгә булышып торалар, чараларыбызда да катнашалар. Мисал өчен, моннан берничә ел элек Сембердә Кол Галигә һәйкәл куйдык. Бу һәйкәлне куйганда безгә Татарстаннан хөкүмәт ягыннан да, зыялылар да төрле яклап бик зур ярдәм иттеләр", ди Ямбаев.

"Болгарчылар – татарга каршы эшләүчеләр"

Җәмәгать эшлеклесе, "Алтын Урда" хәрәкәте координаторы Илфак Шиһапов Сембердә болгар автономиясенең тиз генә теркәлүен Мәскәүнең татарны таркату адымы буларак бәяләде.

Илфак Шиһапов
​​"Татарлар Русиядә руслардан кала сан ягыннан икенче урында тора һәм төрле яклап, шул исәптән сәяси яктан да, көчле халык. Үзәктәге кайбер даирәләрнең татар халкын көчсезләндерергә тырышуы бу. Әле тагын башка адымнар да булачак.

Җанисәп алдыннан да татарларны мишәрләргә, типтәрләргә һәм башкаларга бүлгәләделәр. Үзебезнең милләт кешеләренең татарга шулай каршы эшләве аяныч хәл. Татар арасында сатлыклар һәрвакыт булган, бар һәм булачак", диде Шиһапов.

Шиһапов үзенең Сембер болгарчылары һәм шулай ук Оренбурда болгарчылык идеясе белән янып-көючы алты-җиде кеше белән аралашкалап торуын белдерде. Ул яклардагы татар халкының 99 процентының үзләренең татар икәнлекләрен аңлауларын, бу ялгыш юлга кереп китмәячәкләрен дә әйтте. Аның фикеренчә, болгар автономиясен булдыру бөтен яктан килеп караганда да зур ахмаклык булып тора.

"Бу – зур ахмаклык. Тарихи яктан да, сәяси яктан да, миллилек ягыннан да бу кешеләр турыдан-туры татар халкына каршы эшләүчеләр. Бу милләтне таркатуның бер юлы булып тора. Мин моны трагедия дип санамыйм. Һәрбер җәмгыятьтә, һәрбер халыкта кечкенә генә бер өлеш акылларыннан язганнар һәрвакыт була. Тарихи яктан карасак та бу әйбернең бернинди нигезе юк. Тарих белән җитдирәк кызыксынган һәр кешегә билгеле, бүген татарларның XIV гасырдан ук үзләрен татар дип һәм телләренең татар теле булуын белдергән меңнәрчә документ бар. Бу әйберләрне эзлекле итеп киң күләмдә халыкка җиткермәвебез – ул тарихчыларның һәм журналистларның гаебе. Бу хәл заманында бер тапкыр булды инде. 1944 елгы карар нигезендә куштырнаклар эчендә әйткәндә "олы тарихчылар"ыбыз гомерләре буе шушы болгарчылык теориясенә эшләде. Бүген исә буш һәм дөрес булмаган теория өстендә утыруларын үзләре дә аңлый”, диде Илфак Шиһапов.
Сембердә болгар милли-мәдәни мохтарияте эшли башлады — Азатлык радиосы