Яндекс.Метрика

Татар җыры-2012. Нәтиҗәләр+ФОТОлар

23 декабря, 2012

Исеме генә нәрсәгә тора бит. Җәмәгать, аерым бер ширкатьнең концертка мондый исем кушу хокукы бар микән?!
Хәер, фестивальнең тарихына күз салсак, “Алтын барс”ка лаек булучылар арасында Австралиядән Зөлфия Камалова (2003 ел), Мәскәүдән Ренат Ибраһимов, Башкортстаннан Идрис Газиев, Финляндиядән Җәмилә (2004), Русия һәм чит ил күләмендә танылган милләттәшебез Алсу (2011 ел) да бар.
“Халыкара” дигәнне “Барс-медиа” оешмасы җырчылары” сүзенә алыштыру дөресрәк булыр, җәмәгать. Кыскасы, барысы да рәттән:

 DSC_1390

Бу елны “Алтын барс” сынына 24 җырчы лаек дип табылды. Алар берничә категория – хит-парадлар, телевизион компанияләрнең музыкаль рейтинглары нәтиҗәләре, радиода иң еш яңгыраулары, интернетта җырлары, клиплары таралулары буенча билгеләнә икән.
Номинацияләргә бергә күз салыйк:
1.     Иң яхшы видеоклип” (ир-атлар җырчылар) —  Ранил Нуриев “Син минем янымда”
Ранилнең конкурентлары арасында 2012 елда видеоклип төшерүче ир-ат җырчылар  арасында Ленар Сәйфиев “Көтәм”, Айрат Сафин “Яшә җирдә эз калдырып”, Ришат Фазлыйәхмәтов “Ак шомырт, ак сирень”, Ришат Төхвәтуллин “Сәлам юллый сиңа”, Габделфәт Сафин “Уфалла арбасы”, Айдар Галимов “Бер мизгел” кебек клиплар булырга тиешлердер.  Ранилнең клибы алар арасыннан иң яхшырагы вә сыйфатлырагы димим…
Тик шулай да,  бу номинация җиңүчесе белән килешәм. Ранилнең бу җыры да, клибы да шактый популяр. Фитнес-клуб, кыйммәтле иномарка, төрле хәрәкәтләр, биюләр, Казан күренешләре… Клипны кызыклы дип саныйм.

DSC_1405

2.     “Иң яхшы танцеваль проект” (хатын-кыз җырчылар) —  Инвида “Мизгелләр”
Тамашаны алып баручы Гөлназ Сәфәрованең “Тамаша 100 % тере тавышка бара, җырчылар барысы да 100 % тере тавышка җырлый” дигәннәрен истә тотып, фанерага җырлаганнарын санап утырам… Индивадан башлыйм… Гөлназ, 100 санында бер ноль артык булган ахрысы…

DSC_1424

3.     “Иң яхшы дуэт” — Динә һәм Рафаэль Латыповлар “Җаным”
Бу номинация янына сорау билгесе генә куям. Ник һәм ни өчен? Динә ханым белән Рафаэль әфәнде бу елны Русия буенча, Татарстан буенча зур гастрольләр оештырдылармы әллә? Аларны шулай еш телевизордан күрсәттеләрме? Яңа җыр яздырып, шуның белән барлык радиоэфирларны да яуламадылар. “Җаным” җыры һич кенә дә яңа җырлар рәтендә түгел.
Бу елның апрель аенда Дилә белән Булат Нигъмәтуллинар «Уе ел бергә-ун ел янәшә» дигән концертларын куйдылар. Аларның иҗатларына 10 ел! «Парлы яшәсеннән гашыйк җаннар» җырына клиплары да популярланып кына бара…
Ә ни өчен “яхшы дуэт” Латыповлар?!

DSC_1448

4.     “Иң яхшы альбом” —  Ринат Рахматуллин “Тормыш китабы”
Алинә Сәфиуллина, Вәсилә Фәттәхова, Гүзәл Әхмәтова, Илсөя Бәдретдинова, Мурат Гайсин, Илсаф, Раяз Фасыйхов, Илназ Бах, Әлфинә Әзһәмова, Иркә, Ленар Сәйфиев, Наил Табанаков һәм башка җырчылар бу елны альбомнарын чыгардылар. Рахматуллинның популярлыгына шигем юк. Тик шулай да Ринат әфәндегә “Иң яхшы концерт” номинациясендә “Алтын барс” бирер идем. Ни өчен икәнен аңлатам: 27 ноябрьдә филармониядә Ринат Рахматуллиның концерты узарга тиеш иде. Кемнәрнеңдер афишаларын күргәне, кемнәрнеңдер концертка барганы да булгандыр. Билет бәясе 500-1000 сумга кадәр иде. Шуңа карамастан концертка барган  танышларым Ринатның сольный концертында җырчының үзен күрү бәхетенә ирешә алмаганнарын аптырап сөйләделәр. Сәхнәдә төрле җырчылар бер җырны Рахматуллин репертуарыннан, икенчесен үз репертуарыннан башкарганнар икән, ләбаса.

DSC_1456ф

5.     “Тамашачы мәхәббәте” (ир-ат җырчылар) — Ильназ Бах “Яныңа барам әле”
Тамашачы мәхәббәте нинди критерий буенча бәяләнәдер, ләкин шул “тамашачы мәхәббәте” номинациясенә ник Ринат Рахматуллин түгел, мәсәлән? Ник Айдар Галимов  түгел? Бах “Аңла йөрәгемне” җыры белән популярлык яулады. Ул вакытта тамашачы мәхәббәте дә бар иде. Әлегә тамашачы мәхәббәте Айдар Галимовка күбрәктер…

DSC_1463а

6.     “Иң яхшы видеоклип” (хатын-кыз җырчылар) — Гөлназ Солтанова “Сагыну”
Клипны сыйфатлы дип табучылар бардыр, әлбәттә. Мәсәлән, клипларны чагыштырып карасаң, Алия Шәрәфетдинованың “Вакытлыча аерылышу” җырына клип (сүз клип турында гына бара!) күпкә кызыграк һәм заманча декорацияләр, алымнар кулланып төшерелгән.

DSC_1474а

7.     “Иң яхшы танцеваль проект” (ир-ат җырчылар) —  Мөнир Рахмаев “Мин бит сөям сине генә”
“Бирегез миңа энергия!”, “Тагын-тагын-тагын!” дип кычкырып, сикереп йөрүче Мөниргә комментарлар артыктык. Мөнир шул ук Мөнир инде. Егет сәхнәдән “Мин бит тырыштым” дигән сүзләр белән чыгып китте. Алкышлар Мөниргә!
Әйе! Р.s. Пародия куючылар игьтибарына: Мөнир берничә яңа хәрәкәт өйрәнгән, хәзер ул “Алкышлар вә алкашлар” дип кычкырып йөрми, ул хәзер “Бирегез миңа энергия, тагын-тагын-тагын” дигән сүзләр өйрәнгән.

DSC_1481а

8.     “2012 елның иң популяр җыры” (хатын кыз җырчылар) — Эльмира Сөләймәнова “Күңел кошым”
Елның иң популяр җыры булгач аны бик күп кеше белергә тиештер! Татар концертларына йөрүче, татар шоу-бизнесы белән кызыксынучы дусларыма шалтыратып, җырның кереш өлешен тыңлатып, “Бу елның иң популяр җыры” дисәң, ничә кеше Эльмира Сөләймәнованың җырын танып алыр икән?!… Хәер, бу сын Эльмираның беренче «Алтын барсы».

DSC_1495

9.     “TMTV каналының махсус бүләге”  — Ленар Сәйфиев “Көтәм”
Соңгы Яңа ел солянкасында да, “Татар җыры”нда да Ленар тере тавышка җырлады. Сәйфиев чыгышы вакытында “Музыкаль каймак” хит-парады алып баручы егетләр тамашачы хатын-кызларга Ленардан ак розалар тараттылар.
Ни өчен фестиваль “Халыкара” булгач анда аерым бер телевизион каналның гына махсус бүләге бирелә?

DSC_1517

10.   “Кабатланмас тавыш” —  Вәсилә Фәттәхова “Мин барыбер сине яратам”
Вәсилә Фәттәхованың тавышы чыннанда кабатланмас. Бер мәлне интернетта “радиога алып баручылар эзлибез” дигән игълан астына тамашачылар “Вәсилә Фәттәхова кебек тавышлы алып баручылар кирәк. Аның тавышын тыңлавы күңелгә май булып ята” дигән язуларны хәтерлим. Җырчы үзенә тиң номинациядә.

DSC_1521ф

11.      “2012 елның иң яхшы хиты” — Иркә “Карлыгачтан хәбәрем юк”
Декабрь башында Иркә тәүге концертын куйды. Интервьюдагы сүзләренә, концертлардагы чыгышларына карасаң, бу инде бөтенләй башка Иркә. Кияүгә чыгуы килеште аңа. Хәзер ул элекке “стервозный” Иркә түгел. Хәзер ул “женственный”. Һәм ачык күңелле.
“Карлыгачтан хәбәрем юк” җыры шулай ук “Иң яхшы клип” номинациясенә дәгъва кыла ала иде.

DSC_1532ф

12.      “Үзенчәлекле моң” — Нәфкать Нигъматуллин  “Күзләрең сирень төсле”
Әле 1 ай элек кенә Нәфкать Нигъматуллинга “Татарстан республикасының халык артисты” исеме бирелде.
Үзенчәлекле җырчы, үзенчәлекле җырлау стиле, үзенчәлекле моң… Әйе, бу Нәфкать Нигъмәтуллин! Афәрин!

DSC_1551

13.      “2012 елның иң популяр җыры” (ир-атлар җырчылар) —  Фирдүс Тямаев “Дусларга”
Тямаевның “Дусларга” җыры бик динамик, зажигательный. Тик елның иң популяр җыры бер дә “Дусларга” түгел. Вакытында Ринат Рахматуллинның “Тукта яңгыр”ы, Илназ Бахның “Аңла йөрәгемне”се ничек туйдырып беткән иде… Менә елның иң популяр җыры да шулай ачыклана. Ә Тямаевның бу җыры даими ишетелә башлауга иң күбе 4-5 ай.

DSC_1572

14.        “2012 елның музыкаль ташкыны” —  Ильмира Нәгыймова “Гомер үтеп бара”
“Барс-медиа” оешмасы җитәкчеләре матбугат очрашуында, алып баручылар “Татар җыры” сәхнәсендә кат-кат Ильмира Нәгыймованың “Ташлама” җырына клип YouTube каналында 500 000 карау җыйган дип кабатладылар. Моңа һич ышанмый бу 500 000 “каралган” видеоны интернетта ничек кенә юлламадым. Юк, җәмәгать, тапмадым!
Гомүмән, Ильмираның “Ташлама” җырына клип юк дип беләм! Аның “Ташлама” җыры ремиксы белән 2011 (!) ел “Изге Вәли дискотекасындагы чыгышы видеосы YouTubeта 163 190 карау җыйган. Моны күп дип санаучыларга чагыштыру: Иркәнең “Карлыгачтан хәбәрем юк” 3 айда 130 849 тапкыр каралган.
Ильмираның җырының исемен һич дөрес истә калдырмаганмындыр дип әйтеп булмый. Әле алып баручылар “Бәлки аны тамашачылар “Ташлама” – ул “скидка” дип уйлаганнардыр?” дип шаярдылар.
YouTube ка тагын бер керәм, эзләүдә “Нагимова” дип язам. Ильмираның 500 000 тамашачы караган видеосы юк икәненә тагын бер кат ышанам. Әгәр дә андый видео бар икән, скриншот ясап, яки сылтама белән җибәрүегезне сорыйм (tatartime@gmail.com).
Әллә инде мондый “искиткеч” клип күз тидермәссеннәр дип сайттан сөртеп тә куйганнармы?

 DSC_1592

15.      “90 еллар хиты” — Зөфәр Билалов “Үтмә яшьлек”
90ны елны мин әле яңа туган гына идем. Тик “Үтмә яшьлек” җыры 90 еллар хиты түгел икәнен төгәл беләм!…
Минемчә, бу номинациядә җиңүче буларак Фирзәр Мортазинның “Бер генә минутка” дигән җыры лаек!
Зөфәр Хәйретдиновның “Югалтасым килми” җыры бар әле…

DSC_1594

16.     “Телевизион тамашачы мәхәббәте” — Алинә Сәфиуллина “Яра”
Кайсы телевидение икән ул? “Татарстан-Яңа гасыр” һәм TMTV? Беренчесенең тамашачылар мәхәббәте Алинә икәне шикле. Ә инде икенчесе өчен бар җырчы да “мәхәббәт” вә “махсус бүләк”кә лаек.

DSC_1605

17.      “Хит-парадлар лидеры” — Ришат Фазлыйәхмәтов “Ак шомырт, ак сирень”
Ришатның “Барс-медиа” белән контракт төзегәне турында белсәм дә , аңа беренче чиратта Салават Зәкиевич укучысы буларак карыйм. Егеттә талант бар, осталыгы бар. Җыр гына хит-парадлар лидеры түгел. “Музыкаль каймак”та җыр озак вакыт лидерлык позициясендә тормады. Хәер, җырчылар бит күп. Ә Ришатка нинди дә булса номинациядә сын бирергә кирәк иде, яхшы җырлый бит…

DSC_1613

18.     “Татар радиосының махсус бүләге” — Гүзәл Уразова “Авыр сүзләр әйтеп үпкәләтмә”
Белмим сезгә ничектер, ләкин минем өчен “махсус бүләк” номинацияләре  “утешительный приз” кебек яңгырый.
Һәм тагын бер кат әйтәм: “Халыкара” фестиваль булгач ник бер радио белән бер каналның гына махсус бүләкләре тапшырыла соң?!

DSC_1624

19.      “Иң яхшы эстрада-җыр театры” —  Айдар Галимов “Бер мизгел”
Бу номинациядә “утешительный приз”дан ерак китмәгән лә. “Халык мәхәббәте”,  “Иң популяр җырчы”, “Иң иң иңе” кебек номинацияләр булганда Айдарга ниндидер пүчтәк кенә “җыр театры” номинациясе бирелә. Айдар бит ул айпад, айфон кебек популяр! Алайса “Иң яхшы “подтанцевка” номинациясе булдырырга кирәк. Һәм анда җиңүче итеп Нәфкатьнең гитаристын таныйк. Нәфкатьнең сагышлы җырларына шул кадәр сикереп һәм хәрәкәтләнеп кара әле син!

DSC_1641

20.      “2012 елның иң популяр җырчысы” Раяз Фасыйхов “Тукта вакыт бер минутка”
5нче “Алтын барсы”н алган Раяз ник 2012 елда иң популяр икән дип уйлап утырам. Раязга бу җыры белән “2012 елның иң популяр җыры” дигән номинация биреп булыр иде. 2012 елда минем өчен, һәм күпчелек тамашачылар өчендәдер иң популярлар рәтендә шул ул ук Айдар вә Салават. Бу елны Раяз Казанда, Мәскәүдә концерт куйды, әмма “Елның иң популяр җырчысы” булыр өчен тагын кимендә 5 эре шәһәр кирәк.

DSC_1650

21.   “90 еллар хиты”-  Хәния Фәрхи “Онытылыр димә”
Хәния Фәрхинең “Әлдермешкә кайтам әле”, “Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә” җырларын күбрәк 90нчы еллар хитлары дип санап буладыр. Ой… мин 90 елда туган гына идем бит әле, ник бәйләнәм соң?! “Онытылыр димә” җыры да 90 елларның бердигән хиты! Котлыйм, Хәния апа! Сез – татар эстрадасының Примадоннасы!
Туктагыз… Ә Хәмдүнә Тимергалиеваның “Галигә барам әле” җыры кайсы еллар хиты?… Ә Әлфия Әвзалованың “Картаямени соң йөрәк?” җыры?..

DSC_1660

22.      “Халык мәхәббәте” (ир-ат җырчылар) —  Салават Фәтхетдинов “Бер гомер аз сине яратырга”
Монда комментарийлар кирәкмидер. Халык мәхәббәте – Салават! Бар да аңлашыла!
Салават артык күп аралашмый гына:  »Миңа кадәр чыгыш ясаган халык җырчысы Хәния Фәрхи һәм халык депутаты Айдар сүзләренә кушылам. Сезгә исәнлек-саулык телим”, дип, башка җырчылардан аермалы буларак сәхнәнең башка ягыннан чыгып китте.

DSC_1678

23.      “Халык мәхәббәте” (хатын-кыз җырчылар) — Зәйнәп Фәрхетдинова “Назлы сүз”
Яза-яза арый башладыммы?! Әллә бу урында язар сүзем юкмы?! Зәйнәп ханым  — ул элегант татар хатын-кызы.

DSC_1698

24.      “Ел ачышы” — Айрат Сафин “Яшә җирдә эз калдырып”
Монда инде сүзләремне язмый калдыра алмыйм. Мәсәлән, шәхсән минем өчен, ел ачышы – ул Ришат Төхвәтуллин. Айрат Сафинның “Яшә җирдә эз калдырып” җырына клибы бар.  Ришатның “Сәлам юллыйм сиңа” җырына. Айрат дискын чыгарды. Ришат та. Ришатның Уфада һәм Казанда тулы заллы концертлары узды. Айратка концерт куярга күпкә иртәрәк әле. Нишләтәсең, “Барс”ныкы түгел шул Ришат…
Иң гаҗәбе, җәмәгать, башка нәрсәдә!… Айратның чыгышы барышында артындагы экраннардагы  видео гаҗәпләндерде. Анда Президентыбыз төрле ширкать директорлары белән аралашып йөри, нефтяникларның кулларын кысып йөри, Рөстәм абый кабинетында, Миңнеханов самолетта, Рөстәм Нургалиевич төзү объектларын  карап йөри һәм башкасы…
Үз-үзен карап шатланып утыручы Рөстәм Миңнехановка ни җитә…

 DSC_1703

Һәр номинациядә кем җиңүче икәнен күреп торасыз. Монда Ландыш Нигъмәтҗәнова, Алинә Шәрипҗәнова, Әлфинә Әзһәмова, Ләйсән Гыймаева, Илдар Әхмәтов, Гүзәл Әхмәтова, Гөлназ Сираева, Салават Миңнеханов һәм башкалар юк. Ә бит алар да кайбер номинацияләр җиңүчеләре белән ярышып, җиңеп чыгулары ихтимал иде. Илсөя Бәдретдинова юк… Неформаттыр шул…
“Алтын барс”ларны бер ширкать эчендә бүлешеп бетүе авыр, ә бит алардан тыш нинди генә җырчылар юк. Алар да җырлар иҗат итә, кноцертлар куеп йөри. “Казан егетләре”, Чәчкә, Наил Табанаков, Гөлназ Батталова, Мубай һәм башкалар.
“Беренче канал”да “Голос” тапшыруы аша бөтен Русиягә танылган ике татар кызы Эльмира Кәлимуллина белән Динә Гарипова дә бар.
Ә шулай да безнең татар халкының искиткеч җырчылары бихисап: Филүс Кәһиров, Илһам Шакиров, Әлфия Әбзәлова, Альберт Асадуллин, Рафаэль Ильясов… Кемдер N-лап «Барс» алганда , кемгәдер бернинди ихтирам да юк… Кайсыдыр җырчыларга ялган номинацияләр уйлап, ялган исемнәр биреп, аларның “иң-иң”гә тиңгәләнче, тере легендаларыбызның кадерен белеп, аларга күбрәк ихтирам күрсәтсәк иде.
Ә инде 8 миллион сумлык фестиваль оештырырга керешкәч, аңа зур исемнәр биргәч, гадельлек беренче чиратта булырга тиеш. Кемнәрнедер үз территориягә кертергә теләмәсәң, “бу бары тик безнекеләр арасында гына” ди игълан итү кирәк, ә “халыкара” дип үзеңне алдарга кирәкми. Ә тамашачы алданмый. Ул үзенең иң-иңнәрен белә.

 DSC_1715

Әлфия Бәдретдинова
“Татар заманы”
P.S.

DSC_1382
DSC_1675
DSC_1384
DSC_1447
DSC_1543
DSC_1549
DSC_1547
DSC_1548
DSC_1561
DSC_1562DSC_1557
DSC_1555

http://www.tatartime.com/?p=12058

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.






Рафаэль Дәвәтаев.

Октябрь ае ахырыннан "МиссУлГУ-2012" бәйгесе кастинг үткәрелде. Чара УлДУ һәм мобиль операторы тарафыннан үткәрелә. Үткән чәршәмбе көнне тамашасылар симпатиясе