Яндекс.Метрика

новости

UlTat afisha

Иске Кулаткы районы хәбәрләре

14 января, 2013
Район хакимияте башлыгы билгеләнде 

Иске Кулаткы муниципаль район Советының чираттагы утырышында көн тәртибенә район хакимияте башлыгын билгеләү мәсьәләсе дә куелган иде. Конкурс комиссиясе Совет карамагына ике кандидатураны күрсәтте. Алар «Бердәм Россия» партиясенең Иске Кулаткы районы бүлекчәсе җитәкчесе Сәерхан Ахмеров һәм Терешка муниципаль поселениесе башлыгы Рево Тәминов. Конкурс нәтиҗәләре буенча район хакимияте башлыгы Вазыйфасына депутатлар бертавыштан Сәерхан Абдулла улы Ахмеровны расладылар.

Район Советы рәисе Эдуард Ганеев район администрациясе җитәкчесе Сәерхан Ахмеров белән контрактка кул куйды. Утырышта Ульяновск өлкә Хөкүмәте вәкиле Родион Тагиров та катнашты. Ул яңа җитәкчене тәбрикләп, аның бай эш тәҗрибәсе, проблемаларны җентекләп белүе районны алга җибәрүдә, көн тәртибендәге мәсьәләләрне оператив рәвештә чишүдә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде. Әлбәттә, бу — зур вазыйфа да, зур җаваплылык та,- диде Родион Әнвәр улы. Район властенда хәзергәчә булган аңлашылмаучанлык юкка чыгар дип өметләнәбез һәм сезгә дә, район депутатларына да, барлык җитәкчеләргә дә бердәм команда булып, ялгышларны төзәтеп, депутатларның фикеренә колак салып, җиң сызганып халыкка хезмәт итәргә язсын. Ә Ульяновск өлкә Хөкүмәте Иске Кулаткы районы җитәкчелегенә һәрьяклап ярдәм итәргә әзер. Бердәм булып, бергә атласак кына максатларга ирешербез.  

Яңа Кулаткы сабыйларына Яңа ел бүләге

Иске Кулаткы районының Яңа Кулаткы авылы халкы 2011 елның көзендә җирле мәктәпнең буш бүлмәләренә капиталь ремонт ясап, анда балалар бакчасы булдыруны сорап район җитәкчелегенә мөрәҗәгать юллаган. «Транстехсервис» муниципаль учреждениесе (җитәкчесе — Рәхимҗан Хәбибуллин) 2012 елның башында ремонт эшләренә керешкән дә инде. Район хакимияте, мәгариф бүлеге, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе ярдәме белән ел дәвамында бинаны капиталь төзекләндерү һәм заман таләплфенә яраклаштыру максатында гаять колачлы эш башкарылган. Мисал өчен, идәннәре, түбәсе, тәрәзәләре, ишекләре алыштырылган, түшәме һәм стеналар да яңартылганнар. Шулай ук балалар өчен төрле җиһазлар, кухня һәм юыну бүлмәләренә әйберләр сатып алганнар, башка кирәк-яракларны кайтартканнар.

— Балалар бакчасын яңартуда матди ярдәм күрсәткән өчен район башлыгы Эдуард Ганеевка, предприниматель, район Советы депутаты Марат Якуповка, авылыбыз фермеры Расим Гафуровка олы рәхмәтләребез яусын,- ди Яңа Кулаткы авылы администраторы Фәридә Амирова. — Эдуард Әнвәр улы Яңа ел бәйрәменә кадәр ремонт эшләрен тәмамлау бурычы куйган иде. Бүген бездә зур тантана!

Яңа ел бәйрәме алдыннан — 30 декабрь көнне мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлар өчен унбиш урынга исәпләнгән «Ромашка» балалар бакчасы рәсми, рәвештә үз ишекләрен ачты. Иске Кулаткы муниципаль районы башлыгы Эдуард Ганеев һәм районның башка җитәкчеләре ата-аналарның, тәрбиячеләрнең, шушы балалар бакчасы бусагасын беренче мәртәбә атлап керүче сабыйларның шатлыгын уртаклашырга кил¬гән иделәр. Кызыл тасманы тантаналы рәвештә кискәннән соң, район башлыгы балалар бакчасы мөдире Фәридә Агаевага символик ачкычны тапшырды.

 — Бүген Яңа Кулаткы авылында шатлыклы вакыйга. Әлеге балалар бакчасы оста куллы төзүчеләр һәм мәгариф бүлеге, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе, урындагы оешмаларның уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә ачыла. Иң мөһиме — биредә куркынычсызлык кагыйдәләре төгәл үтәлсен иде. Балалар туган телебезне өй-рәнсеннәр. Мәдәният һәм спорт дөньясына аяк басу да балалар бакчасында башлана бит. Безнең төп максатыбыз авыллар үсешенә зур игътибар бирүгә, киләчәктә районыбызның башка авылларында да мәктәпләрне, балалар бакчаларын торгызуга, эш урыннары булдыруга юнәлдерелгән,- диде район башлыгы.

Кунаклар яңа гына ачылган мәктәпкәчә тәрбия учреждениесе коллективын кыйммәтле бүләкләре белән шатландырдылар. Район башлыгы Эдуард Ганеев соңгы модельле яңа телевизор белән сөендерде. Ә район хакимиятеннән — компьютер, Иске Кулаткы шәһәр поселениесеннән — музыкаль үзәк, «Бердәм Россия» партиясеннән — зур суыткыч, авылдашлары, кресть- ян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Расим Гафуровтан — кер юу машинасы, якташыбыз, эшкуар Марат Якуповтан духовкалы электр плитәсе тапшырдылар.

Җирле телевидение җитәкчесе Венера Деникаева нәниләрне татлы күчтәнәчләре белән сөендерде.

— Без дә сезнең белән бергә чиксез шатланабыз. Балалар бакча¬сының исеме дә искиткеч күркәм. Сабыйлар матур, сау-сәламәт, сәләтле булып үссеннәр иде,- диде ул.

Бакчаның нәни хуҗалары кунакларга үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтергә ашыктылар. Нәниләрнең җыр-биюеннэн бина көне буе гөрләп торды.

Римма АЛЬКАЕВА, «Өмет» газетасы, №3(1201)



Зиатдинова Ильнара Тәльгат кызы, лат. Ziatdinova İlnara Täl'ğat qızı, ар. ﺯﻳﺎﺗﺩﻳﻧِوُۋﺎ ﺋﻳﻟﻧﺎﺭﺎ ﺗﻪﻟﻌﺎﺖ ﻗﺌِﺯئِ , (р. 3.08.92 г.)

В1999-2009 гг. училась в МОУ СОШ № 47 г. Ульяновска, с 2009 года учится на факультете Гуманитарных наук и социальных технологий УлГУ по специальности «Социальная работа».

C мая 2010 года активистка УОТМОО " Яна дулкын", c 31 марта 2012 г. - вице-президент организации УОТМОО "Яна дулкын", делегат IV и V Всемирного форумов татарской молодежи, III и IV областного форума татарской молодежи.
Зиатдинова Ильнара Тальгатовна




Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие Казанда җурналистлар белән очрашып, Мәскәү мөфтияте алып барган эшләр турында сөйләште. Мәскәүдә тулы татар-мөселман комплексы булырмы?
Без хәзер Мәскәүдә мәчет төзергә җирләр алу өчен эш алып барабыз. Бу мәсьәлә башкалада җиңел түгел. Хакимият мөчет өчен җир бирергә теләсә дә, Мәскәү халкында мигрантларга карата каршылык зур. Мәскәүлеләрнең мөселманнарга, безгә карашы тискәре. Анда халык арасында сораштыру үткәргәннәр: мигрантлар Мәскәүдәге халыкның 40 процентын тәшкил итә дип әйтәләр. Безгә башта халык белән эшләргә кирәк. Хөкүмәткә җир бирү җәл түгел, аларда җир күп. Бу хакта бүген Казандагы очрашуда Чувашия Республикасы, Мәскәү һәм Үзәк төбәк мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов хәбәр итте, дип яза татар-информ.
«Безгә Мәскәүдә бер комплекс төзергә кирәк. Аның нигезе татарлардагы ислам булырга тиеш. Бу мәчет кенә түгел, аның янында башка биналар да, татар мәктәбе, татар балалар бакчасы, татар хатын-кызлары күрешеп сөйләшә торган урын булырга тиеш. Татарлар Россиядә икенче милләт, шуңа күрә безгә караш матур. Хәзер Мәскәү янындагы шәһәрләрдә, Подольскидагы мәчетләр безгә карый. Мәскәү мөфтиятендә 12 мәхәллә бар. Без аларның эшен матур гына алып барабыз, яшьләр белән эшләүне алга куябыз. Тагын шундый берничә проект бар. Гомумән, эш бара”, — дип белдерде мөфти хәзрәтләре.
«Үзәк дини идарәдәге эчке эшләргә килгәндә, ул үз эшен матур гына дәвам итә. Безнең беренче урынбасарлыктан бушатылу беркемне дә аптыратмасын. Бу гадәти әйбер. Кешеләр алмашырга тиеш. Ул урында башка кешеләрнең дә эшләп каравы зарур. Без эшебезне матур гына алып барабыз. Мәскәү шәһәренә килгәндә, анда бинабызны рәтләп бетердек. Анда хәзер 140 квадрат метр мәйданлык мәчетебез бар”, — дип сөйләп үтте мөфти.
Чувашиядә бара торган вакыйгаларны яктырткан өчен журналистларга рәхмәт белдереп, мөфти хәзрәтләре болай диде. «Бу мөфтияттәге җитәкчене генә зурлап әйткән әйберләр түгел, анда эшләп килгән мәдрәсәләр, Диния нәзарәте, хәзрәтләр, балалар — аларның барысына да бу бик мөһим. Үз эшләрен сезнең каләмегез, камерагыз аша күрүләре безнең җәмгыятькә кирәк икәнлегебезне күрсәтә. Алар аннан соң тагын да тырышып эшли. Бу кешеләр 7-8 мең сум акчага интузиазм белән эшләп йөри. Мин Мәскәүдән торып күрәм: чыннан да, эшләребез күп икән. Бездә бер елда кырыклап чара уза. Аларны оештыру өчен акча да, хезмәт тә кирәк. Шул конгресс та безнең мөфтият белән килешеп, Болгарда ничәнче ел инде меңәрләгән кешене ашатуны оештырабыз. Бу ышаныч безгә куәт бирә, безне сөендерә, куәтли. Шуңа күрә дә сезнең эшегездә уңышлар телим. Эшегезнең авыр икәнлеген без беләбез”, — диде Әлбир хәзрәт.
 http://www.tatartime.com/?p=12227
Мөфти Крганов 2012 елга йомгак ясады — Татар заманы