18:49 Мэр: в старейшей гимназии Ульяновска №33 начали капремонт
18:24 Прокуратура добилась установки сигнализации в ульяновском детсаду №112
17:44 Бокс, гребля и парус: спортивная программа Дня России в Ульяновске
17:22 Погода на 10 и 11 июня: дожди с грозами, затем потепление
14:35 Мэрия: в Ульяновске увековечат память директора школы №52 Рамзи Шаркаева
14:08 Одной из улиц Ульяновска присвоят имя Героя СССР Фёдора Баталова
12:47 25 поливомоек и второй цикл покоса: как Ульяновск справляется с жарой
09:02 В Барышском районе мотоциклист врезался в самодельный грузовик
08:04 На склад Ульяновской Госаптеки поступило 28 тысяч упаковок льготных лекарств
07:02 «Авиастар» получит новое оборудование: соглашение подписано на ПМЭФ
Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие Казанда җурналистлар белән очрашып, Мәскәү мөфтияте алып барган эшләр турында сөйләште. Мәскәүдә тулы татар-мөселман комплексы булырмы? Без хәзер Мәскәүдә мәчет төзергә җирләр алу өчен эш алып барабыз. Бу мәсьәлә башкалада җиңел түгел. Хакимият мөчет өчен җир бирергә теләсә дә, Мәскәү халкында мигрантларга карата каршылык зур. Мәскәүлеләрнең мөселманнарга, безгә карашы тискәре. Анда халык арасында сораштыру үткәргәннәр: мигрантлар Мәскәүдәге халыкның 40 процентын тәшкил итә дип әйтәләр. Безгә башта халык белән эшләргә кирәк. Хөкүмәткә җир бирү җәл түгел, аларда җир күп. Бу хакта бүген Казандагы очрашуда Чувашия Республикасы, Мәскәү һәм Үзәк төбәк мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов хәбәр итте, дип яза татар-информ. «Безгә Мәскәүдә бер комплекс төзергә кирәк. Аның нигезе татарлардагы ислам булырга тиеш. Бу мәчет кенә түгел, аның янында башка биналар да, татар мәктәбе, татар балалар бакчасы, татар хатын-кызлары күрешеп сөйләшә торган урын булырга тиеш. Татарлар Россиядә икенче милләт, шуңа күрә безгә караш матур. Хәзер Мәскәү янындагы шәһәрләрдә, Подольскидагы мәчетләр безгә карый. Мәскәү мөфтиятендә 12 мәхәллә бар. Без аларның эшен матур гына алып барабыз, яшьләр белән эшләүне алга куябыз. Тагын шундый берничә проект бар. Гомумән, эш бара”, — дип белдерде мөфти хәзрәтләре.«Үзәк дини идарәдәге эчке эшләргә килгәндә, ул үз эшен матур гына дәвам итә. Безнең беренче урынбасарлыктан бушатылу беркемне дә аптыратмасын. Бу гадәти әйбер. Кешеләр алмашырга тиеш. Ул урында башка кешеләрнең дә эшләп каравы зарур. Без эшебезне матур гына алып барабыз. Мәскәү шәһәренә килгәндә, анда бинабызны рәтләп бетердек. Анда хәзер 140 квадрат метр мәйданлык мәчетебез бар”, — дип сөйләп үтте мөфти. Чувашиядә бара торган вакыйгаларны яктырткан өчен журналистларга рәхмәт белдереп, мөфти хәзрәтләре болай диде. «Бу мөфтияттәге җитәкчене генә зурлап әйткән әйберләр түгел, анда эшләп килгән мәдрәсәләр, Диния нәзарәте, хәзрәтләр, балалар — аларның барысына да бу бик мөһим. Үз эшләрен сезнең каләмегез, камерагыз аша күрүләре безнең җәмгыятькә кирәк икәнлегебезне күрсәтә. Алар аннан соң тагын да тырышып эшли. Бу кешеләр 7-8 мең сум акчага интузиазм белән эшләп йөри. Мин Мәскәүдән торып күрәм: чыннан да, эшләребез күп икән. Бездә бер елда кырыклап чара уза. Аларны оештыру өчен акча да, хезмәт тә кирәк. Шул конгресс та безнең мөфтият белән килешеп, Болгарда ничәнче ел инде меңәрләгән кешене ашатуны оештырабыз. Бу ышаныч безгә куәт бирә, безне сөендерә, куәтли. Шуңа күрә дә сезнең эшегездә уңышлар телим. Эшегезнең авыр икәнлеген без беләбез”, — диде Әлбир хәзрәт. http://www.tatartime.com/?p=12227
Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.