«Сембер баласы»на әзерләнү(фото)

14 января, 2013
Рафаэль Дәвәтаев

13че гыйнварда Ульян Татар мәдәни үзәгендә «Сембер баласы» бәйгесенең сайлап алу туры узды. Чарада сигез бала катнашты. Һәрберсен чакырып, жюри әгъзалары җыр башкару һәм шыйгырь сөйләүне тыңладылар.

Яраткан катнашучы өчен Интернет челтәрендә тавыш бирү игълан ителер дип көтелә.

Киңәшләшкәч жюри әгъзалары балаларны һәм әти-әниләрен чакыгач, барыныңда үтү турында иглан иттеләр. Ульян Татар мәдәни үзәге мөдире Рамилә Сафина сүзләренчә конкурста каташучыларның чыгышлары  татар телендә булырга тиеш. Өлкә татар мохтарияты рәисе Рәмис Сафин — татар, рус һәм инглиз телендә Гадулла Тукай әкиятләре китаплары,  ә «Яңа дулкын» татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Тимур Галиев катнашучыларга грамоталар тапшырды.

16 гыйнварда бәйгенең оешма комитеты утырылышы булып узган, конкурсның эмблемасы булырга тиеш дигәнгә карарга килделәр, дип хәбәр итте оешма активисты Эльвира Сәйфуллина.