Татар яшьләре 2013 елны Бату хан елы дип игълан итте — Татар заманы

14 января, 2013

«Азатлык» татар яшьләре берлеге 2013 елны Бату хан елы дип игълан итте.  2013 — Бату хан елы! Яңа елда эшебезне 10 гыйнвардан Караоке клубында кичә белән башлап җибәрәчәкбез, дип белдерде татар яшьләре лидеры Наил Нәбиуллин.


Бату хан елында «Азатлык» оешмасы төрле чаралар уздырырга җыена.
Һәр сишәмбе(вторник) — 18.00-21.30сәгатьләрендә»Фикер» милли дискуссион клубы кичәләре. Татар халкының төрле танылган шәхесләре белән очрашулар: милләт, дин, сәясәт, мәдәният, театр, тарих, фән һ.б.
Һәр пәнҗешәмбе(четверг)18.00-21.30сәгатьләрендә : ТАТАР КАРАОКЕ КЛУБЫ кичәләре. Яраткан җырларны, зур экранда, чәйләр эчеп, танышып, бергә җырларбыз!
Һәр җомга(пятница): 18.00-21.30сәгатьләрендә ТАТАР КИНОКЛУБЫ. Татар кинолары, нәфис һәм документаль, мультфильмнар карарга чакырабыз!
«Моннан тыш: яңа дини проект ачырга җыенабыз, атна саен Камал театрына йөрибез, боулингка, шугалакка һ.б.
Безнең хәбәрләребез артыннан карап торыгыз! Без яңа көч һәм дәрт белән башлыйбыз ИншАллах!», диде Нәбиуллин.
Сораулар һәм белешмәләр өчен телефоннар:
89047609301 — Наил.
89046778189 — Рафыйк.
89872071139 — Фәнил.




Файзуллин Рамиль Рафикович, тат. Фәйзуллин
 Рамил Рәфыйк улы, 
лат. Fäyzullin Ramil Räfıyq ulı, ар. ﻓﻪﻴﺯِوﻟﻟﻳن ﺭﺎﻣﻳل ﺭﻪﻔﺌِﻴق ِﺋوﻟئِ (р.26.06.  1989 г. ). В 1996-2002 гг. учился в СОШ № 54 г. Ульяновска, В 2002-2004 гг. учился в гимназии № 44 им. Деева г. Ульяновска, В 2004-2007 гг. в Ульяновском Финансово-правовом колледже по специальности «Финансы и кредит по отрослям», В 2007-2010 гг. УГСХА. высшее образование по специальности "Экономика и управление", с ноября 2012 активист татарской молодежной организации «Яңа дулкын».
Файзуллин Рамиль Рафикович




2012 йомгаклары: Наил Нәбиуллин

"Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин һәм аның якыннарына 2012 елны күп янаулар булган. Шулай ук Нәбиуллинга шактый гына штрафлар түләргә туры килгән.
Наил Нәбиуллин



текст зурлыгы
ландыш харрасова
02.01.2013
затлык"  татар яшьләре берлеге 2012 елны Батырша елы дип игълан иткән идеБерлекнең рәисе Наил Нәбиуллин белән сөйләшүне дә шул темадан башладык?

 Наил, 2012 елны Батырша елы синең өчен ничек узды?

 2012 ел «Азатлык» татар яшьләре берлеге өчен вакыйгаларга бай ел булды. Үлеменә 250 ел булу сәбәпле, елны Батырша елы дип игълан иткән идек. Соңгы арада тарихи шәхесләребезгә реклам җитми, халык аларны аз белә. Ә Батырша елларында христианлаштыру азайды, мәчетләр төзелде. Казандагы Мәрҗәни мәчете дә Батырша явыннан соң төзелгән иң беренче мәчет. Без бу уңайдан күп чаралар уздырдык, календарьлар, түштамгалар, футболкалар чыгардык. Казан үзәгеннән Ленин һәйкәлен алып бәреп аның урынына Батырша һәйкәлен кую тәкъдиме белән чыккан идек. Бу бик каты реакция ясады һәм хәтта телевидение да килеп төшерде. Батырша елында язучы Фәүзия БәйрәмованыңБатырша явыисемле китабын чыгарып тараттык. Батыршага карата махсус интернет сәхифә булдырдык.

 Интернет дигәннән, 2011 елны сез интернетта видеолар урнаштыру эшен башлаган идегез. Яңа ел алдыннан татар халкына мөрәҗәгатең дә булган идең. “Азатлык ТВэше хәзер ничек бара?

– Кызганычка хәзер видеокамерабыз юк. Алга таба видеокамера табып ул тапшыруларны дәвам итәчәкбез. Быел да 31 декабрьдә яңа ел мөрәҗәгате булачак. Бу файдалы эш булып чыкты. Хәтер көненә чакыруга да яңа сулыш өстәде.

 Хәтер көне чарасында катнашудан тыш, сез быел күп кенә пикетларга чыктыгыз. Аларның күбесе мөгаен татар телен яклап булгандыр, шуңа да карамастан федераль үзәк тарафыннан милли мәгарифкә басым көчәйгәннән-көчәя. Сез бу каршылык чаралары файда китерми дигән уйга килгәнегез юкмы?

 Русия бары көч белән хәрәкәт итүне генә аңлый. Демократия булмаган илдә сөйләшүләр, килешүләр төзү юлы килеп чыкмый. Ә көч ул мәйданда гына. Кеше үз проблемнарын мәйданга күтәреп чыкмый икән анарга беркем дә игътибар итмәячәк. Ә болай без бу проблема булуын һәм аңа каршы чыгучылар да булуын күрсәтеп тордык. Мисал өчен милли мәгариф турындагы канун өлгесен (милли телләрне укытуны ата-аналар теләгенә калдыру канун өлгесеЛ.Х) кабул иткәч күп кенә республикалар каршылык белдермәде, димәк алар басылган, беткән дигәнне аңлата. Мәскәү алар фикерен тыңлап та тормый. Без татарлар, башкортлар, марилар урамга чыктык. Мәскәү барыбер алар үз фикерләрен әйтә белә икән дип уйлаячак. Бу пикетларның максаты беренче чиратта проблемага игътибарны җәлеп итү һәм каршы торучылар бар икән дигәнне күрсәтү. Минемчә, урам чараларының файдасы бар.

– Сез "Күк бүре" башкорт оешмасы белән хезмәттәшлек башлаган идегез, бу эш барамы?

 БезнеКүк бүребелән дуслашу өчен күп сүктеләр. Әмма безнең максатыбыз төрки халыкларны консолидацияләү. Русия безнең аерым-аерым сугышуны гына көтеп ята. Чуашларда хәзер чуаш оешмасы төзи башладык, алар белән киңәшмәләр алып барабыз. Шул укКүк бүреләр белән аралашабыз. Идел-Уралда төрки яшьләр хәрәкәте даими аралашып тора һәм алга таба да бергәләп эшләргә ниятлибез.

– Сез Төркиянең Казандагы баш консуллыгы каршында да федераль үзәк тарафыннан Русиядәге төрки халыкларның хокуклары кысыла баруы һәм аларны яклауны таләп итеп пикетлар уздырдыгыз, моның нәтиҗәсе булдымы?

 Facebook күп кенә таныш булмаган азәрбайҗан, төрекләр теләктәшлекләрен күрсәттеләр, мондый проблема барлыгын белмәүләрен әйтәләр. Күптән түгел төрек газетасы баш мөхәррире элемтәгә чыкты, ул бу пикет турындагы мәгълүматны күрепАзатлыктатар яшьләре белән кызыксынып әңгәмә бирергә сорады. Бәлкем ул язма якын арада чыгар да.

– 2012 ел Татарстанда дини өлкәдә киеренке ел булды. Сез дә яңа мөфти сайларга чакырган идегез...

 Әйе, быел дини өлкәдә катлаулы ел булды. Мәскәү һәм псевдоэкспертлар тарафыннан Татарстан тирәсендә кирәкмәгән шау-шу оештырылды. Аның артында республиканың дәрәҗәсен төшерү, аның җитәкчелеген дискридитацияләү, шул исәптән милли республикаларны, президент постын бетерүгә юл ачу,федераль үзәкнең "Татнефть"нең активларын үз кулына алырга тырышу тора иде дип саныйм. Шул уңайдан алар тотрыксызлык тудыру өчен мөфти Илдус Фәизне кулландылар. Ул тулы рәвештә Мәскәү яклы иде һәм аның сәясәтен алып барды. БезКол-Шәрифмәчете имамын яклагач, мөфти халыкка террорист,экстремист дигән сүзләрташлады”. Без моны берничек тә гафу итә алмыйбыз, шуңа без аны алмаштыруны таләп иттек һәм Татарстан өчен эшли торган мөфти кирәк икәнен җиткерергә тырыштык.

– Сез шактый гына каршылык чаралары уздырдыгыз. Сиңа карата ниндидер эзәрлекләүләр дә булды кебек..

Әйе, 2012 елда эзәрлекләүләр бик күп булды. Мине фатирдан, эштән кудылар, чакыртулар, куркытулар, янаулар, әти-әниләргә янаулар күп булды. Бүген дә бу дәвам итә. Күптән түгел мине Төркиягә төрки яшьләре көннәренә чыгармадылар. Җәй көнне татар яшьләре форумына кертмәделәр. Конгресс корылтае вакытында алып киттеләр. Бу өлкәдә авыр һәм чыгымлы ел булды. Күптән түгел 36 мең сумлык штраф түләдем. Мөселманнарны яклап уздырган пикет өчен штраф салганнар иде. Әмма мин татар халкыма рәхмәтлемен. Берничә тапкыр штрафлар түләргә ярдәм итү, календарьларга акча җыю мөрәҗәгате белән чыктым, гади халык битараф калмады, ярдәм итте. 2012 елда 300 меңләп акча җыелды. Шуның күп өлеше календарьлар чыгаруга китте. Битараф булмаучылар көннән-көн күбәя дип саныйм.

– 2013 елга "Азатлык" яшьләренең өметләре нинди?

– 2013 елны без Батухан елы дип игълан иттек. Киләчәк ике-өч ел татарлар тормышында ренессанс яки уяну чоры булыр дип көтәм. Халыкны да милли хәрәкәткә кушылырга чакырам. Үзләре чыкмаса, һичьюгы финанс яктан ярдәм итсәләр дә рәхмәтле булыр идек.