Яндекс.Метрика

Азат Гайнулла улы Курчаков вафат

22 января, 2013


Россиянен табигый фәннр академиясе һәм Россиянең социология һәм АПКның кадрлар сәясәте Академиясе академигы, Ульяновск олкәсенең Мактаулы гражданины Азат Гайнулла улы Курчаков 82 нче яшендә вафат булды. Актив җәмәгать эшлеклесе, авыл хуҗалыгы фәннәре I кандидаты, профессор, РСФСРның атказанган зоотехнигы,  Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең Почетлы рәисе. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы, бик күп орденнар һәм медальләр кавалеры Азат Гайнулла улы Курчаков озакка сузылган авырудан соң 22 январьда дөнья куйды. Азат Гайнулла улы Ульяновск өлкәсе авыл хуҗалыгы производствосының иң абруйлы җитәкчеләренең берсе иде. 

Ул 1931 елның 6 мартында Ульяновск өлкәсенең Кәшә авылында дөньяга килә һәм гомере буе Ульяновск өлкәсендә яшәде. 1955 елда Ульяновск авыл хуҗалыгы институтын бик яхшы билгеләргә генә тәмамлап, ул бөтен гомерен төбәкнең агропромышленность комплексында хезмәт итүгә багышлады. Азат Курчаков үзенең хезмәт юлын Иске Кулаткы районының Урта Терешка МТСында баш зоотехник буларак башлап җибәрә. 1957 елда аны Чынлы районының Телешовка МТСына баш зоотехник итеп күчерәләр, аннары авыл хуҗалыгы буенча инспекция начальнигы Вазыйфасына билгеләнә, шулай ук партия эшендә дә була — КПССның Чынлы райкомы икенче секретаре һәм Чынлы райисполкомы рәисе итеп сайлана. 1957-1962 елларда — Чынлы районының авыл хуҗалы­гы идарәсе начальнигы, 1963-1975 елларда — Ульяновск облисполкомының авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары, 1975-1979 елларда — сөт промышленностенең Ульяновск производство берләшмәсе генераль директоры, 1979-1985 елларда — өлкә авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы, 1985-1992 елларда — Ульяновск авыл хуҗалыгы институты проректоры, 1992-2003 елларда Ульяновскиның кадрларны яңадан әзерләү һәм агробизнес институты ректоры Вазыйфаларын башкара. 2003 елдан Азат Гайнулла улы әлеге институтның фәнни-производство лабораториясе мөдире булып эшләде. Каты авыруына да карамастан, Азат Гайнулла улы үзенең соңгы көненә кадәр хезмәт постында булды I — укыту, фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлеген дәвам итте. Җитәкче урыннарда эшләү дәверендә Азат Гайнулла улы үзен тәҗрибәле һәм грамоталы белгеч, талантлы җитәкче, оста оештыручы сыйфатында күрсәтте. Үзенең хезмәт юлында ул авыл хуҗалыгы производствосы һәм экономикасы буенча тирән гыйлемне үзләштерде һәм шуның нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы тармагына югары профессиональ дәрәҗәдә җитәкчелек итте. Азат Гайнулла улы Ульяновск облисполкомының авыл хуҗалыгы идарәсенә җитәкчелек иткән чорда өлкәбез авыл хуҗалыгы тармагындагы югары күрсәткечләре өчең күп тапкырлар РСФСР Министрлар Советының күчмә Кызыл Байраклары белән бүләкләнә. Азат Гайнулла улы Курчаков производство эшчәнлеген фәнни һәм укыту эшчәнлеге белән бергә алып барды. 1972 елда ул диссертация яклап авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә ирешә. Бу аңа фән һәм алдынгы тәҗрибә казанышларын производствога оператив рәвештә кертү мөмкинлеге тудыра. Азат Гайнулла улы — утыздан артык фәнни хезмәт авторы, алар производствода киң рәвештә кулланылып, сизелерлек дәрәҗәдә экономик нәтиҗә бирәләр. А. Г.Курчаковның төбәкнең агропромышленность комплексын үстерүгә юнәлдерелгән күпьеллык намуслы хезмәте Ульяновск өлкәсе җитәкчелеге һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан югары бәяләнде. Ул Хезмәт Кызыл Байрагы һәм «Почет билгесе» орденнары, «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә, Социалистик Хезмәт Герое М.Н.Костин исемендәге өлкә премиясе лауреты, Ульяновск өлкәсе Чынлы районының Почетлы гражданины исеменә лаек булды. Азат Гайнулла улының исеме Ульяновск өлкәсенең Алтын Мактау китабына кертелде. Азат Гайнулла улын белүчеләр хәтерендә ул олы йөрәкле һәм саф күңелле, теләсә кайсы минутта ярдәм итәргә һәм булышлык күрсәтергә әзер торучы, үзенең белемен, тәҗрибәсен һәм рухи көчен гомуми эшкә һич кызганмыйча багышлаган кеше буларак сакланачак. Азат Гайнулла улы Курчаковның вафат булуы сәбәпле, авыр хәсрәт кичерәбез һәм мәрхүмнең туганнарының, якыннарының олы кайгысын уртаклашабыз. Азат Гайнулла улының якты истәлеге  аны белгән һәркемнең күңелендә мәңге сакланачак.

Морозов С.И., Зотов Б.И., Козин В.П., Бажанов С.В., Беспалова М.П.,
Озернов А.В.,
Пинков А.П., Якунин А.И., Чепухин А.В., Девяткина Т.В., Дейкун Т.А., Маркин Н.П.,
Опёнышева С.В., Асмус О.В., Гигирев С.В., Васильев А.А., Караулова В.Г., Кириллова Т.В.,
Максимушкина О.С., Мурдасова Т.Г., Самойлов И.А., Смекалин А.А., Тюрин А.С., Уба Е.В.,
Федоров Д.В., Майер А.А., Дмитриева Т.А., Дергунова Н.В.,
Ермаков С.Н., Голубков А.И.,
Захаров А.И., Дозоров А.В., Давыдов В.В., Мясников Г.Н., Горшков М.А., Насыров Р.Х., Сафин Р.Ф.,
Павлов А.Ф., Вражнов А.С., Тигин В.П., Рамазанов Х.В., Черкасов А.В., Лаврушин Н.И., Камаев Р.И.,
Шитиков В.И., Мусин М.Ш., Тарабрина В.А., Самойлов А.Н., Грачёв В.И., Фридман Э.Е.,
Большов А.М., Ковалёва А.В., Ярош В.Ф., Фокин Н.В., Павлов Б.Т., Яфаров Р.М., Барышев В.А.,
Шарипов Д.И., Пантюшин Н.А., Делин В.С., Халиуллов Ф.Ф., Ахмедуллов Р.Ф.,
Корнилин А.Р., Горбунов И.Д., Бункус А.А.

«Өмeт» газетасы тәрҗемәсе.  Зур югалту Тарихта тирән эз калдырган олуг,  мөхтәрәм милләттәшебез, халык ихтирамын һәм хөрмәтен казанган данлыклы шәхес — Ульяновск өлкәсенең  Мактаулы гражданины, профессор, академик, өлкә татар милли-мәдәни  автономиясенең почетлы рәисе Азат Гайнулла улы Курчаковның йөрәге тибүдән туктады. Ульяновск жирендә яшәүче татарлар һәм тулаем татар дөньясы  өчен әйтеп бетергесез зур югалту бу. Азат Гайнулла улы Ульяновск өлкәсенең Чынлы районы Кәшә авылында гади укытучы гаиләсендә туып үсеп, тормыш юлында фәкать үз тырышлыгы, тирән белемле, гажәеп дәрәжәдә  кешелекле, зыялы булуы аркасында зур ләрәжәләргә иреште. Ул бөтен гомерен Ульяновск өлкәсенең авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә, алга җибәрүгә, җи­тәкче урыннарда хезмәт итүгә багыш­лады. Ә татар дөньясына Азат Гайнулла улы Ульяновск өлкэсенсн зирәк акыллы, көчле рухлы лидеры сыйфатында мәгълүм иде.  Ул 1997 елда Россиядә беренчеләрдән булып Ульяновск өлкәсендә оешкан татар  милли-мәдәни автономиясенә ун елга якын унышлы гына җитәкчелек итте һәм  бай эчтәлекле гомеренең соңгы көненә кадәр мохтариятнен президиумы составында актив эшләде, халкыбыз язмышы, телебез һәм мәдәниятебезнең киләчәге хакында чын йөрәктән борчылып яшәде. Азат Гайнулла улы. күпләргә Бөтендөнья татар конгрессының барлык съездлары һәм федераль Сабан­туйларның делегаты, 2009 елда дөнья күргән «Казан трактындагы авыл» («Село на Казанском тракте») дип аталган тарихи-документаль китап авторы буларак та билгеле. Данлыклы милләттәшебез, укы— тучыбыз, остазыбыз, фикердәшебез, дустыбыз Азат Гайнулла улы Курчаковның фани дөньядан китүе сәбәпле, мәрхүмнең гаиләсенең, туганнарының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Азат Гайнулла улы белән бәйле истәлекләр безнең күңелләрдә, хәтеребездә мәңге сакла­начак.
Сафин Р.Ф., Ахмедуллов Р.Ф., Абутдинова Ә.С., Авхадиев М.М., Галиуллин Х.Я., Гафуров P.M., Заббаров Ф.Х., Кузахметов Р.Т., Мулюкова А.Г., Мусин К.И., Мухаметщин К.Х., Рамазанова Ә.Р., Сафина Р.Х., Хайруллин М.Н., Хакимов Җ.С., Хәлимов И.Х., Шакурова Ф.Э., Яфаров P.M., Ганеев Э.Ә., Якупов М.И., Шарипов Д.И., Галиакберов Э.Г., Идрисов Р.Г., Абитов Р.З., Халиуллов Ф.Ф., Сайфуллина Ф.Б.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.







15 января прошла онлайн-конференция руководителей трех татарских общественных организаций: президента Ульяновского местного благотворительного фонда «Сембер» Ферида Аюпова, президента Ульяновской областной общественной организации татарских бизнесменов «Сембер» Радика Гафурова, президента Ульяновской областной татарской молодежной организации «Яна Дулкын» Тимура Галеева. Тема конференции: «Сохранение традиций татарского народа».

Примечательно, что отсутствовал председатель областной татарской автономии, журналист Рамис Сафин.

Вопросы участникам конференции задавали пользователи, зарегистрированные заранее на сайте "Мозаики".

Радик Гафуров рассказал о благотворительных акциях проводимых клубом: финансирование мероприятий с национальным уклоном, помощи в строительсве мечетей.

На вопрос что делается ими для сохранения традиционного ислама и предотвращения террактов в Казани.

По мнению собравшихся для этого необходимо со школы,

Ферид Аюпов рассказал о достижениях татарской общественности за последние десять лет: переезд Центра татарской культуры в отремонтированный бывший кинотеатр "Октябрь", проведение федерального Сабантуя (2009 г.)