«Голос!», «Голос!» Эфир яңгыраткан «Иң яхшы тавыш» конкурсы аяз көнне яшен суккан шикелле илебез халкын тетрәндереп экраннарга юнәлтте. Гади гамәлме? Әлегә кадәр үз орбита басымнары чигендә халыкка күренә-беленә алмаган (әмма инде зур сәхнә яуларлык) тавыш ияләре кайчан тигез рәвешле сынала алды соң? Бигрәк тә төрле төбәкләрдән, төрле милләттән булучылар… Җитмәсә, телевидениенең «1 нче каналы»ңда, халык күңеленә кереп ияләшкән жюри әгъзалары Л.Агугин, Пелагея һәм Билан янында музыка өлкәсендә бәхәссез зур дан казанган маэстро Александр Градский үзе булганда?! Юк шул. Гомумән, кешеләрнең күбесе конкурсларны ниндидер ышанмаучылык белән кабул итә. Ә бу конкурс төзелеше үзәгеннән әле күренмәгән юнәлешле… Беренчедән, жюри иң яхшы тавышны барлау белән генә чикләнмәде, һәр дүрт остаз кон курсантлар беренче җырлаган чорда үзенә кирәк тапкан җырчылардан группа туплый һәм группасының һәр әгъзасын яна ысуллар белән таныдггыра: тавышын диафрагмалый, ягъни тавыш дәрәҗәсен табигый өстенлегенә (апогеясына) юнәлтә. Сәхнәдән китәргә тңешлеләргә үз сәләтләренә ышанычны ныгытырга куша, тавышларын үстерү мөмкинлеген ачыклый, киңәшен, нәсыйхәтен бирә һәм, остаалары белән бәйләнеш өзелмәскә тиешлеген аңлатып, киләчәктә дә бергәлектә иҗатта булырга күндерә. Конкурс проекты беренче тавышка катлы-катлы этапта «Иң яхшы тавыш» финалында бәя бирүне халык карамагына тапшыра. Әлегә кадәр булмаган хәл бу!
«Чулпан»га йөри башлады. Мәктәптән соң 1987 едда медицина училищесын уңышлы тәмамлап, Римма ак халатлылар белән бергә хирург фельдшеры хезмәтен канәгатьләнерлек башкарса да, җыр һәм музыкага җан тартымы җиңце. 2003-2006 елларда Ульяновскиның музыка-педагогик колледжында белем аллы. Ә хәзер Ульяновск дәүләт университетының мәдәният һәм сәнгать факультеты курсларын тәмамлап, финалга җиткән чагы аның. Диплом яклыйсы гына калган, белгечлеге — культуролог. Бу — аның үсмер дәвереннән башлап, һич тукталмый сәнгатьне үстерүгә түккән тырышлыгы нәтиҗәсен документта рәсмиләштерү дигән сүз. Дөрес, сынау-конкурсларының билгеләре шактый, әмма дипломнар күбрәге Римманың үсеш истәлеге буларак кына җанын җылытып ята…
2012 ел — Бөтендөнья татар конгрессының «Мәдәнияттәге зур казанышлары — татар мәдәниятен саклаган өчен» дип аталган диплом.
Римма Мөхәммәтҗанова 2003 елдан башлап бүгенгә кадәр Иделаръягындагы «1 Май» исемендәге мәдәният сараенда татар җыр ансамбле «Гүзәлем»дә татар һәм рус телләрендә аккомпаниатор һәм солист булып хезмәт итә. «Гүзәлем» ансамбле Ульяновск сәхнәләрендә генә түгел, паркларда да, өлкәнең иң ерак районнарына йөреп тә концертлар куя. Римманы еш кына Казан да Хәмдүнә Тимергалиева, Рөстәм Закиров, Зөфәр Хәйретдинов кебек танылган артистлар белән бергә гастрольгә чакыра. Аның матур, бай моңлы тавышы бер тыңлаганнан соң онытылмый. Кассета, дискларда төрле җирләрдә яңгырый, халык яратып тыңлый, чөнки интуициясе кушканча, Риммабыз җырларының шактыен мәгънәле шигырьләргә үзе композиторларны табып яздыра. Кыл кыбырдатып өлгермичә эше турында бөтен дөньяга таратучылардан түгел ул. Еллар буе, бүгенге көндә дә сәнгать эшенә тиеннәр түләнгәндә күпме көчен түккәнен үзе генә белә. Гакыйль Сәгыйров, Рузания Вәлиуллина, Равил Шэфигуллин, Иделбикә, Лилия Юсупованың татарча шигырьләре аның тырышлыгында сәхнәгә күтәрелде. Җирле шагыйрьләр иҗатын үз халкыбызга җиткерү өчен күзгә күренмәгән (композитор белән шагыйрьне очраштыру, музыкант белән җырны аранжиров- калау һ.б.) эшләрне башкарырга сәгатьләр, кичләр генә түгел, юл чыгымнары һәм башкасы кирәк.
Мисал өчен бер җырны күрсәтеп үтәм:
Бу шигырь — Лилия Юсупованың иҗаты, минем тәрҗемәмдә «Дөнья авазлары» китабында басылды. Ул Наҗия Халитованы бик матур көй язарга и илһамлы аңдырган. Наҗия ханым: «Китабыгызның яртысына инде көйләр яздым»,- дип Димитровградтан шалтыратып, «Китмә әле» җырын да җырлады. Римма аның янына барып, кәен ятлап, Рамис Бикбулатовка аранжировкаларга китергән. Ә бер кичне мина икәүләп килеп, нотага салдылар. Рамис Усман улы — 2 нче сәнгать мәктәбе директоры, консерватория тәмамлаган музыка белгече. Ул: «Шигырьнең икенче куплетын кушымта итеп, тагын бер куплет өстәргә кирәк»,- дигәч, Лилиягә әйтеп тә тормыйча, кирәк куплетны үзем иҗат иттем.
Күңелләрне тетрәткән җыр шул рәвешле барлыкка килде. Римма аны башкарганда чебен очканны ишетерлек, тик соңгы авазы тынгач кына зал ярылырдай булып алкышларга күмелә.
Хәтердән чыккан бит: шигырләремә көйне кем элегрәк яза, яздыра башлады икән -Әлфия Рамазановамы, әллә Риммамы? Әлфия күптән инде уннан артык шигырьгә көй чыгарып, үзе башкара. Аның йомшак, моң лы тавышында шигырь мәгънәсе хәтта рәсем шикелле күз алдына килеп баса. Янәшәсендә Илдар Сәлахетдинов булганга, көйләрне эшкәртү аңа җиңелрәктер дип уйлыйм. «Голос» пьедесталына баскан Дина белән Эльмира шикелле Әлфия белән Римма яшь чактан ук йөрәгемдә үз урыннарын яуладылар. Икесе дә өлкәбез мәдәниятен үстерүдә зур уңышлар казанып, халык горурлыгына әйләнделәр, дисәм һич тә ялгышмам!
Әлфия Рамазанова һәм Илдар Сәләхетдинов(уртада)
Әгәр Әлфиябез булмаса, Алсу Әбелханова җырымны җырлап ел рейтингын (2011 елда) яулый алмас иде. Ә Риммасыз Мәскәү Гүзәлиясе җырларыма (сүзләремә) көй салмас иде (аның да егермегә якын җыры минем китапларымнан). Шулай ук Казан җырчысы Зөбәрҗәтне белмәс идем — аның кассетасында унлап җырым урын алды. Ә күпме җырны сәхнәдә башкара! Видеоязмасын үзе күрсәткән иде. Иң шатландырганы: икесе дә (Әлфия дә, Римма да) мине кабатлый шикелле. Кызлары әниләре юлына басты. Икесенең дә бәхет-уңыш теләп үстергән җан кисәкләре музыка мәктәбен уңышлы тәмамлап, Ульяновск училищесында укуларын дәвам иттеләр. Кызыл диплом киләчәккә юл ачты — Әлфиянең Алинасы бүген Казан консерваториясе студенты, дирижер булырга әзерләнә. Римманың Иделиясе училищеның фортепьяно бүлеген кызыл дипломга бетергәннән сон, Мәскәүнең Гнесиннар академиясенә юл тотты, имтиханны хәтта бюджет бүлегенә тапшырды. Училищеның икенче курсыннан башлап «Академик-бенд» джаз оркестрында солистка булуы хәтта Америкага кат-кат гастрольләргә барырга, күп санлы аудиторияләр игътибарын яуларга мөмкинлек бирле. Дискларга язылган җырларыннан Иделиянен тавышын Эквадор, Италия, Германия, Франция тыңлый инде. Музыка юлына күз салсаң, «Голос» конкурсына ничек килүенә гаҗәпләнерлек түгел.
5 январьда өлкә филармониясендә таң калдырырлык алкышларга күмелеп үткән джаз-ансамбль концерты Иделия җырлары белән сугарылып барды. Яшь гүзәлебез үз-үзенә пианинода аккомпо- нировать итеп җырлады һәм халыкны сокландырып, башка артистларга караганда күпкә көчлерәк алкышлар яулады. Сәхнәдә зәвыклы, үзен оста, иркен, нәкъ «Голос»та шикелле тотуы — тамашачылар өчен горурлык, өстәвенә, татарларның «үз кызы» булуы шатландырды. Чит телләрдә җырлавын да «аңлады» халык. Концерт программасы «Голос»та да, Ульяновскида да шулай төзелгән.
Фото: Сембер филармония интернет төркеменнән
«ТНВ» филиалы директоры Рамис Сафин, фойега мине чакырып чыгарып:
— Сез — Римма белән күптәнге танышлар, иҗатташлар. Иделиянең «Голос»та катнашуы көтелмәгән хәл булып гаҗәпләндермәдеме?- дигән соравына җавабымны искә төшереп, соңыннан, нигә шул турыда, бу хакта әйтмәдем икән, дип үкенүемнән язарга кулыма каләм алдым да инде. Чыннан да, Римманың мәктәптән соң формалашуына — үсешенә мин шаһит түгелме?! Шулай ук Иделия турында да ишетә килдем бит. Җитмәсә, бер ай чамасы элек Римма һәм Иделия безгә килделәр. Шунда аның Америкада бер ай буе гастрольдә җырлап кайтуын белдем. Әле ул үтенечемне кире какмыйча, Америка халкына бүләк иткән «яраткан» җырын миңа да җырлаган иде. Татар моңы шикелле озын моңның бик хисле башкарылуы негр халкының фаҗигале хәленә багышланган. Иделиянең күптөрле классиклар иҗатыннан әсәрләрне югары дәрәҗәдә җырлавын белә идем, тик күкрәгеннән инде кирәгенчә формалашып өлгергән авазларын беренче тапкыр ишеттем!.. Бу бит әнисенең тырышлыгына да бәйле — газизе гомер буе янында нинди үрнәк! Аның репертуарыннан «Китмә әле» җырын татарча өйрәнеп, музучилище конкурсында беренче урынны яуламаган идеме әле?!
Әлбәттә, «үз кызыбызның» киләчәктә ана телендәге, әнисе һәм башкалар җырлаган җырларны ишетербез, дип ышаныч баглцйбыз. Зур сәхнәләрдә зур уңышлар яулавын телибез.
Лилиям иҗаты буенча нинем юлыма баскан, хәрәкәтләре миннән көчлерәк булган шикелле, Әлфия белән Римманың кызлары да әниләрен киләчәктә дә шатлан-дырачагына иманым камил. Афәрин, шулай булсын!
Язмамны кайчандыр кызыма багышлаган шигырем белән тәмамлыйм:
ИДЕЛБИКӘ, шагыйрә, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге огьзасы, Габделҗәббар Кандалый, Сәхаб Урайский, Саҗидә Соләйманоаа исемнәрендәге әдәби бүләкләр лауреаты.
Семья Дины |