Яндекс.Метрика

Мактауга лаеклылар — «Өмет» газетасы, №4(1202) 25 январь 2013ел

26 января, 2013


    «Голос!», «Голос!» Эфир яң­гыраткан «Иң яхшы тавыш» конкурсы аяз көнне яшен суккан шикелле илебез халкын тетрәндереп экраннарга юнәлтте. Гади гамәлме? Әлегә кадәр үз орбита басымнары чигендә халыкка күренә-беленә алмаган (әмма инде зур сәхнә яуларлык) тавыш ияләре кайчан тигез рәвешле сынала алды соң? Бигрәк тә төрле төбәкләрдән, төрле милләттән булучылар… Җитмәсә, телевидениенең «1 нче каналы»ңда, халык күңеленә кереп ияләшкән жюри әгъзалары Л.Агугин, Пелагея һәм Билан янында музыка өлкәсендә бәхәссез зур дан казанган маэстро Александр Градский үзе булганда?! Юк шул. Гомумән, кешеләрнең күбесе конкурсларны ниндидер ышанмаучылык белән кабул итә. Ә бу конкурс төзелеше үзәгеннән әле күренмәгән юнәлешле… Берен­чедән, жюри иң яхшы тавышны барлау белән генә чикләнмәде, һәр дүрт остаз кон курсантлар беренче җырлаган чорда үзенә кирәк тапкан җырчылардан группа туплый һәм группасының һәр әгъзасын яна ысуллар белән таныдггыра: тавышын диафрагмалый, ягъни тавыш дәрәҗәсен табигый өстенлегенә (апогеясына) юнәлтә. Сәхнәдән китәргә тңешлеләргә үз сәләтләренә ышанычны ныгытырга куша, та­вышларын үстерү мөмкинлеген ачыклый, киңәшен, нәсыйхәтен бирә һәм, остаалары белән бәйләнеш өзелмәскә тиешлеген аңлатып, килә­чәктә дә бергәлектә иҗатта булырга күндерә. Конкурс проекты беренче тавышка катлы-катлы этапта «Иң яхшы тавыш» финалында бәя бирүне халык карамагына тапшыра. Әлегә кадәр булмаган хәл бу!

… Юктан гына түгел проект баш­ланган көнне үк кызым Лилия Себердән шалтыратып: «Мама, новый интересный проект начинается. Бросай дела и смотри «1 канал». Передача называется «Голос». Кстати, Риммы дочъ Иделия среди конкурсантов. Дальше не спра- шивай»,- дип хәбәр иткән иде. Горно-Алтайск вакыты Мәскәү вакытыннан өч сәгатькә алда, аларга яңалыклар бездән иртәрәк ирешә. Шулай, һәр җомганы көтеп алып, үз телебездә булмаса да, күпме популяр сәнгать әсәрләрен сәләтле, төрле тембрлы җырчылар баш­каруында ләззәт чигеп карап утырдык. Танышлар белән тәэсир бүлешүләр — соклану, канәгатьләнү, горурлану, шатлану хисләре сүзләргә төренеп күпме сибелде телефон челтәренә! Ул көннәрдә кырык эшен кырык якка ташлап, кайгы-хәсрәтне онытыл, халык бер рухи бөтенлеккә әйләнде бит. Агутин, Градский, Пелагея, Билан хәтта гаиләбез әгъзасы сыман якынайдылар, кичке ашны алар «янына» утырып ашадык ич. Кыскасы, озын әсәр язарга лаеклы проект турында чәпчелмичә әйтсәк, финалга халык теләге нәтиҗәсе булып сәхнәдә озын минутның озын секундлары санын көтеп тынган ике гүзәл татар кызы — Дина Гарипова белән Эльмира Кәлимуллина бер­кемнең дә күңеленнән китмәстер. Бигрәк тә аларга тавыш бирүче халыкның. Дөрес, Иделия Мөхәм­мәтҗанова сәхнәдә чакта тавышны аңа юлладык — ул да чак кына финалга чыкмады бит. Э финалга чыгучы «Иң яхшы тавыш» саналган Дина Гарипова вокал буенча күп урыннарга барып имтихан биргән (уку теләге шундый көчле булган), әмма Градский шикелле сәләтне үтә күрә белүче мөгаллимнәргә юлык­маган, күрәсең, конкурстан үтмә­гән… Аның каравы, Динада, Эльми­ра да бүген инде Татарстанның атказанган артисты исемен йөртә! Бу — «Голос» нәтиҗәсе, Татарстан бүләге!
Ә Иделиягә килгәндә, халык Агутинның «аның алдында тезләнүен» онытмый. Әмма аның турында күп итеп язучы булмады, югыйсә, кирәк иде. Дөресен әйткәндә, Иделиянең сәхнәгә күтәрелүе турында бер-ике гыйбарә язу белән генә чикләнү мөмкин түгел. Чөнки җыр, музыка аның тумышына кадәр үк, ягъни яралгысы үсүендә үк канына сеңә килгән. Ул — танылган, халык яраткан артистлар кызы. Әтисе Наил Әмир улы Улья­новск шәһәрендә музыка мәктәбен, аннары музыка училищесын баян буенча уңышлы бетереп, Казан консерваториясендә «Халык инструментлары» факультетының баян бүлеген тәмамлаган. Исемнәре белән Казан дәрәҗәсен күтәргән Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова ише олпат җырчылар белән эшләгән Ирек Галимов, Вәлиевлар шикелле Наил Мөхәммәтҗановны да Татарстан тамашачысы көтеп ала, алкышларга күмә. Чөнки аның баян телләренең моңы бар милли нечкәлекләре белән нәкъ менә әнисе Тәгьзимә Хатим кызының тавы­шына иярә сыман…
Иделиянең әнисен шәхсән белгәнгә, күз алдыма аның нәсел агачының тармакларын җәясем килде. Сәләт дигән тылсым ул бит көчле — әллә ничә буын аша үтеп, бер дә бер көнне яктырып, бер токымда җанланып яши. Галимнәр әйтүенчә, баланың хәрәкәте, йөреше, кыланмышы, гәүдәсе, һәм башка күзгә күренмәгән сәләте, холкы бер буын аица кабатлана. «Коеп куйган картәтисе!», «Гайнур картәнисе шикелле салмак, сүзен ишеткәнче кирәген эшләве тизрәк» кебек гыйбарәләр юктан гына телдә яшәми. Иделиягә табигать әтисе һәм әнисе ягыннан да сәләтне жәлләмичә биргән. Римманың әнисе Сәкинә Хәлим кызы да җырчы, борынгы моңнарны — «Рамай», «Галиябану», «Зиләйлүк»не елатырлык башкара, заманчаларны да күп белә. Әле русча да — халык җырынмы, бию көенме тетмәсен тетеп сала. Оныкларым үз буем кадәр инде, дими. Сәкинә ханым менә берничә ел инде Пенсионерлар клубы хорында җырлый. Кызы Риммага килсәк, булдыклыгына сокланмаган кеше юк — татар моңнарын аның дәрәҗәсендә җырлаучы күп түгел. Күкрәгеннән бай йомарланып чык­кан аваз тавышы киң диапазонлы — «Сак-Сок бәете», «Гөлҗамал» шикелле озын көйләрне дә иркен, кеше җанын рәхәтләндерерлек итеп башкара. Аны беренче күрүем, тавышын тәүге тапкыр ишетүем әле дә күз алдымда: Чкалов исемеңдәге мәдәният сараена «Чулпан» ансамбле репетициясенә 9 сыйныф укучысы килде. Тыйнак, заманча тегелгән яшелле-көрәнле шакмак күлмәге өстеннән калын чәч толымы аркасына сузылган. Зифа буй-сыны күз алмаслык. Үсмер кыз «Әниемә» дигән җырны бик яхшы башкарды.


     «Чулпан»га йөри башлады. Мәктәптән соң 1987 едда медицина училищесын уңышлы тәмамлап, Римма ак халатлылар белән бергә хирург фельдшеры хезмәтен канәгатьләнерлек башкарса да, җыр һәм музыкага җан тартымы җиңце. 2003-2006 елларда Ульяновскиның музыка-педагогик колледжында белем аллы. Ә хәзер Ульяновск дәүләт университетының мәдәният һәм сәнгать факультеты курсларын тәмамлап, финалга җиткән чагы аның. Диплом яклыйсы гына калган, белгечлеге — культуролог. Бу — аның үсмер дәвереннән башлап, һич тукталмый сәнгатьне үстерүгә түккән тырышлыгы нәтиҗәсен документта рәсмиләштерү дигән сүз. Дөрес, сынау-конкурсларының билгеләре шактый, әмма дипломнар күбрәге Римманың үсеш истәлеге буларак кына җанын җылытып ята…

1992   ел — Ульяновскида үткән «Сембер жыры» конкурсы лауреаты;
1993      ел — Чувашиядә узган «Урмай моңы» Бөтенроссия конкурсының I нче премиясе иясе;
1995 ел — «Урмай моңы» конкурсы лауреаты; . 
1995      ел — Бөтендөнья татар конгрессының «Татарстаннан читтә яшәүче татар халкының мәдәниятен саклаган өчен» дип исемләнгән диплом; 
1996    ел — Казаңда «Татар җыры» ‘ конкурсының «Алтын лалә» бүләге лауреаты;

       2012 ел — Бөтендөнья татар конгрессының «Мәдәнияттәге зур казанышлары — татар мәдәниятен саклаган өчен» дип аталган диплом.
       Римма Мөхәммәтҗанова 2003 елдан башлап бүгенгә кадәр Иделаръягындагы «1 Май» исемендәге мәдәният сараенда татар җыр ансамбле «Гүзәлем»дә татар һәм рус телләрендә аккомпаниатор һәм солист булып хезмәт итә. «Гүзәлем» ансамбле Ульяновск сәхнәләрендә генә түгел, паркларда да, өлкәнең иң ерак районнарына йөреп тә концертлар куя. Римманы еш кына Казан да Хәмдүнә Тимергалиева, Рөстәм Закиров, Зөфәр Хәйретдинов кебек танылган артистлар белән бергә гастрольгә чакыра. Аның матур, бай моңлы тавышы бер тыңлаганнан соң онытылмый. Кассета, дискларда төрле җирләрдә яңгырый, халык яратып тыңлый, чөнки интуициясе кушканча, Риммабыз җырларының шактыен мәгънәле шигырьләргә үзе композиторларны табып яздыра. Кыл кыбырдатып өлгермичә эше турында бөтен дөньяга тарату­чылардан түгел ул. Еллар буе, бүген­ге көндә дә сәнгать эшенә тиеннәр түләнгәндә күпме көчен түккәнен үзе генә белә. Гакыйль Сәгыйров, Рузания Вәлиуллина, Равил Шэфигуллин, Иделбикә, Лилия Юсупованың татарча шигырьләре аның тырышлыгында сәхнәгә күтәрелде. Җирле шагыйрьләр иҗатын үз халкыбызга җиткерү өчен күзгә күренмәгән (композитор белән шагыйрьне очраштыру, му­зыкант белән җырны аранжиров- калау һ.б.) эшләрне башкарырга сәгатьләр, кичләр генә түгел, юл чыгымнары һәм башкасы кирәк.
          
Мисал өчен бер җырны күрсәтеп үтәм:  

Китмә әле 
Китмә әле… 
Кал тик бер мизгелгә… 
Маңгаема тидер биталмаң. 
Син янымда чакта мин хәвефсез, 
Кулларыңнан кулым һич алмам. 
Саубуллашу күңелемә авыр, 
Йөрәк курка, бәгърем, гафу ит. 
Чыгарсың да ишек бер ябылыр, 
Югалырсың сыман… дөнья бит. 
«Кал мизгелгә, китмә…» — дию шуннан, 
Ишек кисемендә үпкәндә. 
Кал сәгатькә, көнгә… Елга… 
Мәңге — 
Карамыйча гомер үткәнгә. 

   Бу шигырь — Лилия Юсупованың иҗаты, минем тәрҗемәмдә «Дөнья авазлары» китабында басылды. Ул Наҗия Халитованы бик матур көй язарга и илһамлы аңдырган. Наҗия ханым: «Китабыгызның яртысына инде көйләр яздым»,- дип Димитровградтан шалтыратып, «Китмә әле» җырын да җырлады. Римма аның янына барып, кәен ятлап, Рамис Бикбулатовка аранжировкаларга китергән. Ә бер кичне мина икәүләп килеп, нотага салдылар. Рамис Усман улы — 2 нче сәнгать мәктәбе директоры, консерватория тәмамлаган музыка белгече. Ул: «Шигырьнең икенче куплетын кушымта итеп, тагын бер куплет өстәргә кирәк»,- дигәч, Лилиягә әйтеп тә тормыйча, кирәк куплетны үзем иҗат иттем. 

Яшьлек кавыштырган көннән бирле 
Күңелем синең белән бербөтен. 
Китмә әле, бәгърем, син еракка китсәң, 
Туктар сыман йөрәк тибешем.  

Күңелләрне тетрәткән җыр шул рәвешле барлыкка килде. Римма аны башкарганда чебен очканны ишетерлек, тик соңгы авазы тынгач кына зал ярылырдай булып алкышларга күмелә.
  Хәтердән чыккан бит: шигырләремә көйне кем элегрәк яза, яздыра башлады икән -Әлфия Рамазановамы, әллә Риммамы? Әлфия күптән инде уннан артык шигырьгә көй чыгарып, үзе башкара. Аның йомшак, моң лы тавышында шигырь мәгънәсе хәтта рәсем шикелле күз алдына килеп баса. Янәшәсендә Илдар Сәлахетдинов булганга, көйләрне эшкәртү аңа җиңелрәктер дип уйлыйм. «Голос» пьедесталына баскан Дина белән Эльмира шикелле Әлфия белән Римма яшь чактан ук йөрәгемдә үз урыннарын яуладылар. Икесе дә өлкәбез мәдәниятен үстерүдә зур уңышлар казанып, халык горурлыгына әйләнделәр, дисәм һич тә ялгышмам!

 Әлфия Рамазанова һәм Илдар Сәләхетдинов(уртада)
  Әгәр Әлфиябез булмаса, Алсу Әбелханова җырымны җырлап ел рейтингын (2011 елда) яулый алмас иде. Ә Риммасыз Мәскәү Гүзәлиясе җырларыма (сүзләремә) көй салмас иде (аның да егермегә якын җыры минем китапларымнан). Шулай ук Казан җырчысы Зөбәрҗәтне белмәс идем — аның кассетасында унлап җырым урын алды. Ә күпме җырны сәхнәдә башкара! Видеоязмасын үзе күрсәткән иде. Иң шатландырганы: икесе дә (Әлфия дә, Римма да) мине кабатлый шикелле. Кызлары әниләре юлына басты. Икесенең дә бәхет-уңыш теләп үстергән җан кисәкләре музыка мәктәбен уңышлы тәмамлап, Ульяновск училищесында укуларын дәвам иттеләр. Кызыл диплом киләчәккә юл ачты — Әлфиянең Алинасы бүген Казан консерваториясе студенты, дирижер булырга әзерләнә. Римманың Иделиясе училищеның фортепьяно бүлеген кызыл дипломга бетергәннән сон, Мәскәүнең Гнесиннар академиясенә юл тотты, имтиханны хәтта бюджет бүлегенә тапшырды. Училищеның икенче курсыннан башлап «Академик-бенд» джаз оркестрында солистка булуы хәтта Америкага кат-кат гастрольләргә барырга, күп санлы аудиторияләр игътибарын яуларга мөмкинлек бирле. Дискларга язылган җырларыннан Иделиянен тавышын Эквадор, Италия, Германия, Франция тыңлый инде. Музыка юлына күз салсаң, «Голос» конкурсына ничек килүенә гаҗәпләнерлек түгел.
   5 январьда өлкә филармониясендә таң калдырырлык алкышларга күмелеп үткән джаз-ансамбль концерты Иделия җырлары белән сугарылып барды. Яшь гүзәлебез үз-үзенә пианинода аккомпо- нировать итеп җырлады һәм халыкны сокландырып, башка артистларга караганда күпкә көчлерәк алкышлар яулады. Сәхнәдә зәвыклы, үзен оста, иркен, нәкъ «Голос»та шикелле тотуы — тамашачылар өчен горурлык, өстәвенә, татарларның «үз кызы» булуы шатландырды. Чит телләрдә җырлавын да «аңлады» халык. Концерт программасы «Голос»та да, Ульяновскида да шулай төзелгән.

 Фото: Сембер филармония интернет төркеменнән
«ТНВ» филиалы директоры Рамис Сафин, фойега мине чакырып чыгарып:

 — Сез — Римма белән күптәнге танышлар, иҗатташлар. Иделиянең «Голос»та катнашуы көтелмәгән хәл булып гаҗәпләндермәдеме?- дигән соравына җавабымны искә төшереп, соңыннан, нигә шул турыда, бу хакта әйтмәдем икән, дип үкенүемнән язарга кулыма каләм алдым да инде. Чыннан да, Римманың мәктәптән соң формалашуына — үсешенә мин шаһит түгелме?! Шулай ук Иделия турында да ишетә килдем бит. Җитмәсә, бер ай чамасы элек Римма һәм Иделия безгә килделәр. Шунда аның Америкада бер ай буе гастрольдә җырлап кайтуын белдем. Әле ул үтенечемне кире какмыйча, Америка халкына бүләк иткән «яраткан» җырын миңа да җырлаган иде. Татар моңы шикелле озын моңның бик хисле башкарылуы негр халкының фаҗигале хәленә багышланган. Иделиянең күптөрле классиклар иҗатыннан әсәрләрне югары дәрәҗәдә җырлавын белә идем, тик күкрәгеннән инде кирәгенчә формалашып өлгергән авазларын беренче тапкыр ишеттем!.. Бу бит әнисенең тырышлыгына да бәйле — газизе гомер буе янында нинди үрнәк! Аның репертуарыннан «Китмә әле» җырын татарча өйрәнеп, музучилище конкурсында беренче урынны яуламаган идеме әле?!
   Әлбәттә, «үз кызыбызның» киләчәктә ана телендәге, әнисе һәм башкалар җырлаган җырларны ишетербез, дип ышаныч баглцйбыз. Зур сәхнәләрдә зур уңышлар яулавын телибез.
   Лилиям иҗаты буенча нинем юлыма баскан, хәрәкәтләре миннән көчлерәк булган шикелле, Әлфия белән Римманың кызлары да әниләрен киләчәктә дә шатлан-дырачагына иманым камил. Афәрин, шулай булсын!

  Язмамны кайчандыр кызыма багышлаган шигырем белән тәмамлыйм: 

Кызыма 
(кыскартып бирелә) … 
Белем ала килдең гел бишлегә, 
Җаның пөхтәлекне саклады. 
Йөгерештә, чаңгыларда чаптың, 
Ике мәктәп юлын таптадың. 
Нәни бармакларың йөгрә-йөгрә, 
Сыйпап пианино телләрең, 
Үтте гармония серләренә 
Яңгыратып дөнья көйләрен. 
Һәр ел уку чоры башланганда 
Искә төшә мәктәп елларың. 
Үҗәт булдың, шуңа килде уңыш, 
Гел укуда иде уйларың. 
Сабакташларыңа беркайщң да 
Ярдәм ишегеңне япмадың. 
Үз карашың мәктәп дәверендә, 
Хакыйкатьне бердән якладың… 
Вакыт төшенчәсе кадерен белдең, 
Зая югалтмадың көннәрең
…Бүген врач, рәссам, шагыйрәсең! 
Халык юкка ачмый түрләрен. 

ИДЕЛБИКӘ, шагыйрә, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге огьзасы, Габделҗәббар Кандалый, Сәхаб Урайский, Саҗидә Соләйманоаа исемнәрендәге әдәби бүләкләр лауреаты.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.







15 января прошла онлайн-конференция руководителей трех татарских общественных организаций: президента Ульяновского местного благотворительного фонда «Сембер» Ферида Аюпова, президента Ульяновской областной общественной организации татарских бизнесменов «Сембер» Радика Гафурова, президента Ульяновской областной татарской молодежной организации «Яна Дулкын» Тимура Галеева. Тема конференции: «Сохранение традиций татарского народа».

Примечательно, что отсутствовал председатель областной татарской автономии, журналист Рамис Сафин.

Вопросы участникам конференции задавали пользователи, зарегистрированные заранее на сайте "Мозаики".

Радик Гафуров рассказал о благотворительных акциях проводимых клубом: финансирование мероприятий с национальным уклоном, помощи в строительсве мечетей.

На вопрос что делается ими для сохранения традиционного ислама и предотвращения террактов в Казани.

По мнению собравшихся для этого необходимо со школы,

Ферид Аюпов рассказал о достижениях татарской общественности за последние десять лет: переезд Центра татарской культуры в отремонтированный бывший кинотеатр "Октябрь", проведение федерального Сабантуя (2009 г.)