новости

UlTat afisha

Кечкенә Мәрьямгә ярдәм чаралары башланды — Азатлык радиосы

5 февраля, 2013
Казанда яшь автор-башкаручы Миләүшә Сафинаның кызы Мәрьямгә ярдәм йөзеннән 31 гыйнварда Казанда беренче хәйрия татар дискәтүге үтте. 2 февральдә Сафиналарның туган ягы, Татарстанның Балтач районда да ярдәм концерты узды. Киләсе хәйрия тамашасы 10 февральдә Казанның филармония залында булачак.
 

04.02.2013 

31 гыйнварда Мәрьям Сафинага ике яшь тулды. Туганда аның баш мие һәм умыртка сөяге җәрәхәтләнгән була, табиблар Веста синдромы дигән диагноз куя. Иң элек бу гаилә кызларын бер елдан артык үзләре дәваларга тырыша, тик көчләре җитмәячәген аңлагач кешеләрдән ярдәм сорарга мәҗбүр булалар.

Казанның Оут-хол төнге клубында «Бердигән шоу» кысаларында узган татар дискәтүген автор-башкаручы, эшкуар Илназ Сафиуллин оештырды. Бу чарага Мәрьямнең әтисе Хаят белән әнисе Миләүшә дә килгән иде. Алар, без бүген барлык ярдәмне кабул итәргә әзер, диләр. Дискотекада Миләүшәнең иҗатташ дуслары, яшь башкаручылар: Илназ Гарипов, Илгиз Шәйхрәзиев, Рүзәл Әхмәдиев, Рамил Закиров чыгыш ясады. Бу чараны оештырган Илназ Сафиуллин сүзләренчә, дискотекада 54150 сум акча җыелып Мәрьямнең әти-әнисенә бирелгән.

2 февральдә Балтачта үткән хәйрия концертында 105900 сум җыелган. Гомумән Мәрьям өчен 700 меңләп акча тупланган, ә аларга миллион сум кирәк икән.

Мәрьямнең әтисе Хаят һәм әнисе Миләүшә

​​Киләсе ярдәм чарасы 10 февральдә Казанның филармония концертлар залында булачак. Анда Венера Ганиева, Вил Усманов, Бәширә Насыйрова кебек билгеле җырчылар, «Мунча ташы» көлке театры, яшь башкаручылар чыгыш ясаячак. Миләүшә Сафина белдергәнчә, бу чараларны рекламалау, оештыру буенча җаваплылыкны «Болгар» радиосы директоры Илнур Фәйзрахманов һәм аның тормыш иптәше Гөлназ Фәйзрахманова үз өстенә алган. Ярдәм итүчеләр арасында төрле кешеләр бар, ди Миләүшә. Балтачтагы күршедән башлап «Татмедиа» җитәкчесе Ирек Миннәхмәтовка кадәр үз өлешен керткән.

Сафиналарның алдагы көннәргә планнары белән дә кызыксындык.

«Якын арада виза әзер булгач Парижга барырга җыенабыз. Башта Германия дип уйлаган идек, тик күп әниләр анда бармагыз, акча гына әрәм итәсез дип яздылар. Франциядә якташыбыз, Балтачтан күчеп киткән Светлана Хөрмәтова исемле ханым элемтәгә чыкты, ул анда табиб булып эшли икән. Аның белән танышкач чит илгә курыкмыйча чыгабыз Алла боерса, телне аңлау мәсьәләсендә дә кыенлык булмас», диде Миләүшә.

Мәрьям Сафинага ярдәм итү юллары:

СБЕРБАНК:
Получатель: Сафина Миляуша Рустамовна
Банк получателя: Волго-Вятский банк Сбербанка РФ г.Нижний Новгород
БИК 049205603
ИНН 7707083893
КПП 163502001
Кор/счет 30101810600000000603
рас/счет 30301810442006006210
НОМЕР КАРТЫ:4276 8620 1183 1114
действует до 01/16

ЯНДЕКС ДЕНЬГИ:
410011721176776

WebMoney
R327644824079 рубли
E101180933499 евро
Z169293447158 доллары

КИВИ КОШЕЛЕК
9509491936

БИЛАЙН-ДЕНЬГИ
Мобиль телефон номеры: 89625559064
——————
Миләүшә Сафинаның номеры: 89509491936



Восемь девушек из разных районов Удмуртии прошли в финал конкурса «Татар кызы-2013».
В конкурсе смогли принять участие девушки, владеющие татарским языком, в возрасте от 16 до 25 лет (включительно) при росте не менее 165 см.
Для победы юным красавицам предстоит преодолеть 3 этапа: дефиле в самостоятельно созданном образе, творческий номер на национальную тематику и эссе.
Со всем участницами будут работать педагоги по татарскому языку, хореографии и вокалу.
Победительница получит звание «Татар кызы–2013» и калфак ручной работы, сделанный в Казани на заказ. Всех участниц конкурса ожидают ценные призы от организаторов, спонсоров и партнеров проекта.
3 февраля стартовало голосование на «Приз зрительских симпатий», а финал конкурса «Татар кызы-2013» состоится в Ижевске 16 марта, в «Доме дружбы народов».


По материалам издания «Аргументы в Ижевске»
Восемь девушек Удмуртии претендуют на звание татарской красавицы




Берничә ел тәнәфестән соң, быел март аенда Уфада татар кызларының “Нәүрүз” гүзәле” бәйгесе уздырылачак. Районнарда хәзер аңа сайлап алу мәшәкатьләре башлана.

“Нәүрүз” гүзәле” бәйгесе (архив фотосы)
фәнис фәтхи
 
03.02.2013 

Соңгы тапкыр “Нәүрүз гүзәле” бәйгесе 2006 елда үткәрелгән иде. Ул чакта бу хәстәрлекне үз иңенә “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе, милләт җанлы Зәлия Ахунова алды. Әмма матур гына эшләп килүче “Азатлык” яшьләре берлеге шул елдан сүрелә башлады. Ни өчен дигәндә, сәбәбен дә аңлатып тормыйча, Зәлия Ахунованы рәислектән алып, аның урынына милли тормыштан ерак торучы бер егетне китереп куйдылар.

Куйдылар дип әйтүнең дә нигезе бар. Чөнки ул чакта “Азатлык” берлегенә республиканың Яшьләр сәясәте министрлыгында бер бүлмә бирелгән һәм татар яшьләренең һәр адымы күзәтү астына алынган рәвешендә иде. Бу үзенчә чын милли эшләрне тышаулау сыйфатын алды. Ә инде яңа рәис берлекнең эшен сүрелдерү өчен махсус куелган кебек килеп чыкты. Өч елдан “Азатлык” берлеге эшчәнлеге бөтенләй дә тукталды. Шулай итеп “Нәүрүз гүзәле” бәйгесе дә, татар яшьләре өчен оештырылучы башка чаралар да онытылды. Хәзерге көндә милләт яшьләре урамда торып калды.

Зәлия Ахунова
​​Милләт өчен җаны сыкрап йөргән кеше бу хәлләргә тыныч кына карый аламыни? Элекке рәис, хәзер Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы булган Зәлия Ахунова “Нәүрүз гүзәле” бәйгесен быел яңартып җибәрергә тәвәккәлләде. Аның сүзләренчә, республиканың дүрт төбәгендә шушы бәйгедә катнашырга теләүче кызларны сайлап алу оештырыла. Шул сайлауларны узган милләт сылулары 2 март көнне Уфа “Нур” татар театрында тагын бер кат “иләктән” үтәчәк. Шулар арасыннан 12 кыз финалга сайлап алына.

Бәйгенең йомгаклау тантанасы, Нәүрүз бәйрәменә туры китереп, 21 март көнне шул ук “Нур” театры бинасында оештырыла.

Зәлия Ахунова әйтүенчә, татар кызлары йөз чибәрлеге, тышкы матурлык, буй сылулыгына карап кына сайланмый, ә татар телен, милли гореф-гадәтләрне, аш-су пешерүгә осталыкта да сынау узачак.

“Гадәттә, матурлык чаралары оештырганда, кызларны чишендереп, сәхнәдә йөртеп сайлап алалар. Моңа охшаш хәл бездә бөтенләй булмаячак, - ди Зәлия ханым – Бу безнең халыкка хас күренеш түгел. Күп матур кызлар оялудан бөтенләй дә килмәскә мөмкин. Ислам динендә дә бу катгый тыела. Шуңа күрә “Нәүрүз гүзәле”н, һәрвакыттагыча, милли рухта үткәрәчәкбез. Бу гади генә шоу түгел, ә ана, бала тормышына багышлап театрлаштырылган матур тамаша булачак”.

Бәйгенең сайлап алу өлешләре, февраль азагына кадәр, Туймазы, Дүртөйле, Стәрлетамак һәм Кыйгы районнарында үтә. Берничә кешедән торган абруйлы жюри шул районнарга үзләре барып иң сылу һәм акыллы, булдыклы кызларга алдагы бәйгеләргә фатыйха бирәчәк.
Уфада татар кызларының «Нәүрүз гүзәле» бәйгесе үтәчәк — Азатлык радиосы