8 февраля, 2013




Казанда милли һәм дини хисләрдән оялучылар арткан. Бу фикерне психолог, фәннәр кандидаты Рамил Гарифуллин әйтә.
Психолог Рамил Гарифуллин
 
 
ленар мөхәммәдиев
 
06.02.2013 

Рамил Гарифуллин – Казанда эшләүче танылган психолог, дистәләгән китап авторы. Татарстанда аны телевидениедә алып баручы буларак та беләләр. Бу хезмәтләрдән тыш, ул университетта укыта һәм Русия психоаналитиклары ассоциациясенең Татарстан бүлеген җитәкли.

Психолог фикеренчә, җирле халыкта “татарлык комплексы”, “мөселманлык комплексы” очраклары ешайган. Гарифуллин бу процесслар читтән тагылырга мөмкин дип саный. Тулырак итеп ул Азатлык радиосына сөйләде.

– Рамил әфәнде, бу комплекслар нәрсәдә чагыла?

– Миңа психолог буларак күп кешеләр белән аралашырга туры килә. Бер атна үткәч, берәр гомуми нәтиҗә чыгару авыр түгел. Билгеле, кешене турыдан-туры бу хакта сорасаң, ул җавап бирмәскә дә мөмкин. Ләкин бераздан ул ачыла башлый һәм ул кимсенү хисенә дучар булганы ачыклана. Күп очракта, кимсенү хисе милләткә яки дингә нигезләнә.

"Татарлык комплексы" кечкенәдән килергә мөмкин. Мәсәлән, урамда уйнаган вакытта милләтенә карап, мыскыл итүләре мөмкин. Тагын бер еш очрак: әдәбиятта һәм тарих китапларында татар-монголларны кыргый рәвешендә күрсәтү дә тәэсир итә. Өченчедән, бүген җәмгыятьтә милли стереотиплар, мифлар урын алды, ягъни без аны этнопсихология дип атыйбыз. Мисал өчен, яһүдләр – ялганчылар, хәйләкәрләр, акыллы милләт. Кара тәнлеләр – пычрак һәм ялкаулар. Кешеләрне кайда туганына карап бәяләү еш очрый.

– Татарларда бу комплекслар нидән? Берьяктан карасаң, татар булсаң, яхшы эшкә урнашу мөмкинлеге күбрәк. Татарларга бөтен җирдә юл ачык дияргә була, үз дәүләтебез бар, дин иреге.

– Озак вакыт дәвамында Русия татарларны тиешенчә бәяләмәде. Безнең үсеш мөмкинлекләре чикләнгән иде. Татарлар, милләт буларак, Советлар берлеге вакытында гына үсә башлады. Моны танырга кирәк, чөнки күпләр моны инкарь итә. Профессионал музыка Сәйдәшевтән башланды. Моңа кадәр бездә ул юк иде. “Без – бөек милләт” диеп, кайчак артыгын кыланып ташлыйбыз. Советлар берлеге безгә автономия статусы биргәч кенә, татарларга үсү мөмкинлеге бирелде: милли мәгариф, әдәбият, мәдәниятебез барлыкка килде. Моңарчы боларның берсе дә юк иде. Уйдырмалар сөйләмичә, моны танырга кирәк!

Икенчедән, татарлар этномимы – бик катлаулы әйбер. Элек хәтта азәрбайҗаннарны да татар дип атаганнар. Татар ул ниндидер бер аморф этноним һәм, гафу итегез, ул бернинди көчкә дә ия түгел. Бу исем негатив мөнәсәбәт белән тулып ята. Бу хакта әйтемнәр дә бихисап. Мәсәлән, “Чакырылмаган кунак татардан да яманрак” дигән мәкаль балада гомерлеккә милли кимсенү хисе тудыра ала. Әле бу бер мәкаль генә шулай йогынты ясый!

– Сезнең тормышта да мондый очраклар булдымы?

– Мәктәптә укыганда, тарих дәресләрендә милли кимсенү хисенә охшаш бер әйбер миндә дә пәйда булды. Билгеле, бу хәлләр күп кешедә булганы бардыр. Мәсәлән, шәһәр шартларында “субкультура" дигән төшенчә бар. Әгәр урамда низаг чыга икән, көчсезрәк кеше милләткә, дингә кагылып, мыскыл итә башлый. Бу очраклар гаскәр сафларында да еш күзәтелә иде. Гадәттә, армиядә хезмәт итүчеләр арасында милләткә нигезләнгән төркемнәр хасил була иде. Бу төркем кешеләре бер-берсенә ярдәм итеп кенә, мыскыл итүдән сакланып тора алдылар.

– "Мөселманлык комплексы" "татарлык комплексы"ннан аерыламы?

– "Мөселманлык комплексы" соңгы елда гына еш күзәтелә башлады әле ул. Күп очракта, федерал үзәктән җибәрелгән исламофобия моңа үз өлешен кертте. Шуңа күрә хәзер кешеләр мөселманнарны радикал карашлы булулары ихтимал дип саный. Мөселманнар агрессив булуда шикләнелә. Нәтиҗәдә, алардан курку барлыкка килде. Ә инде әгәр мөселман аклана башласа, димәк, анда “мөселманлык комплексы” бар. Моңа мәгълүмат чаралары да үз өлешен кертә. Кызганычка каршы, күпчелек мөселманнарга акланырга туры килә. Бу хәлнең гел кабатланып торуы аларны борчуга сала. Әгәр кеше үзен ачыктан-ачык мөселман итеп таныштырса, бу аның тормышына начар йогынты ясарга мөмкин. Җәмгыять аңа башкача карый башлаячак. Шуңа күрә мөселман үзенең дини карашларын яшереп торырга мәҗбүр.

– Бу процесслар федерал үзәк тарафыннан эшләнелә дидегез. Аларга бу нәрсәгә кирәк?

– Минем фаразлавымча, үзәкнең Татарстанда сәяси һәм икътисади кызыксынулары бар. Шәймиевтән соң кайбер структуралар, мирас калды. Бүлгәләр һәм хакимлек итәр өчен сәбәп кирәк. Бу эшләрне ничек башкарып чыгарга? Беренчедән, Татарстанга мәгълүмати сугыш игълан итәргә. Әлегә кешелек дөньясы идеологик сугыштан да яхшырак әмәлне тапмады. Шуңа күрә бу идеологик сугыш ярдәмендә Татарстан халкының фикерен исәпкә алмыйча гына компромат туплау бара. Берәр нинди җитди сәяси адымнар эшләр өчен төпле бер сәбәп кирәк.

Татарстанда Универсиада үткәрү - бик көчле сәяси адым. Бу уеннар “Kazan” брендын көчәйтеп, “Татар” брендын шәүләгә кертеп җибәрүгә этәргеч булып тора. Бөтен дөнья безне "татар" дип түгел, ә “Kazan” беләчәк. Бу – татар Универсиадасы түгел, бу – Казан Универсиадасы. Нәтиҗәдә, Татарстан уңышларына үсәргә мөмкинлек калмаячак һәм, ахыр чиктә, бу фәкать Русия уңышларына гына әвереләчәк.
«Татарларда милли һәм дини кимсенү хисе барлыкка килә башлады»


Казанда яшь автор-башкаручы Миләүшә Сафинаның кызы Мәрьямгә ярдәм йөзеннән 31 гыйнварда Казанда беренче хәйрия татар дискәтүге үтте. 2 февральдә Сафиналарның туган ягы, Татарстанның Балтач районда да ярдәм концерты узды. Киләсе хәйрия тамашасы 10 февральдә Казанның филармония залында булачак.
 

04.02.2013 

31 гыйнварда Мәрьям Сафинага ике яшь тулды. Туганда аның баш мие һәм умыртка сөяге җәрәхәтләнгән була, табиблар Веста синдромы дигән диагноз куя. Иң элек бу гаилә кызларын бер елдан артык үзләре дәваларга тырыша, тик көчләре җитмәячәген аңлагач кешеләрдән ярдәм сорарга мәҗбүр булалар.

Казанның Оут-хол төнге клубында "Бердигән шоу" кысаларында узган татар дискәтүген автор-башкаручы, эшкуар Илназ Сафиуллин оештырды. Бу чарага Мәрьямнең әтисе Хаят белән әнисе Миләүшә дә килгән иде. Алар, без бүген барлык ярдәмне кабул итәргә әзер, диләр. Дискотекада Миләүшәнең иҗатташ дуслары, яшь башкаручылар: Илназ Гарипов, Илгиз Шәйхрәзиев, Рүзәл Әхмәдиев, Рамил Закиров чыгыш ясады. Бу чараны оештырган Илназ Сафиуллин сүзләренчә, дискотекада 54150 сум акча җыелып Мәрьямнең әти-әнисенә бирелгән.

2 февральдә Балтачта үткән хәйрия концертында 105900 сум җыелган. Гомумән Мәрьям өчен 700 меңләп акча тупланган, ә аларга миллион сум кирәк икән.

Мәрьямнең әтисе Хаят һәм әнисе Миләүшә
​​Киләсе ярдәм чарасы 10 февральдә Казанның филармония концертлар залында булачак. Анда Венера Ганиева, Вил Усманов, Бәширә Насыйрова кебек билгеле җырчылар, "Мунча ташы" көлке театры, яшь башкаручылар чыгыш ясаячак. Миләүшә Сафина белдергәнчә, бу чараларны рекламалау, оештыру буенча җаваплылыкны "Болгар" радиосы директоры Илнур Фәйзрахманов һәм аның тормыш иптәше Гөлназ Фәйзрахманова үз өстенә алган. Ярдәм итүчеләр арасында төрле кешеләр бар, ди Миләүшә. Балтачтагы күршедән башлап "Татмедиа" җитәкчесе Ирек Миннәхмәтовка кадәр үз өлешен керткән.

Сафиналарның алдагы көннәргә планнары белән дә кызыксындык.

"Якын арада виза әзер булгач Парижга барырга җыенабыз. Башта Германия дип уйлаган идек, тик күп әниләр анда бармагыз, акча гына әрәм итәсез дип яздылар. Франциядә якташыбыз, Балтачтан күчеп киткән Светлана Хөрмәтова исемле ханым элемтәгә чыкты, ул анда табиб булып эшли икән. Аның белән танышкач чит илгә курыкмыйча чыгабыз Алла боерса, телне аңлау мәсьәләсендә дә кыенлык булмас", диде Миләүшә.

Мәрьям Сафинага ярдәм итү юллары:

СБЕРБАНК:
Получатель: Сафина Миляуша Рустамовна
Банк получателя: Волго-Вятский банк Сбербанка РФ г.Нижний Новгород
БИК 049205603
ИНН 7707083893
КПП 163502001
Кор/счет 30101810600000000603
рас/счет 30301810442006006210
НОМЕР КАРТЫ:4276 8620 1183 1114
действует до 01/16

ЯНДЕКС ДЕНЬГИ:
410011721176776

WebMoney
R327644824079 рубли
E101180933499 евро
Z169293447158 доллары

КИВИ КОШЕЛЕК
9509491936

БИЛАЙН-ДЕНЬГИ
Мобиль телефон номеры: 89625559064
-----------------
Миләүшә Сафинаның номеры: 89509491936
Кечкенә Мәрьямгә ярдәм чаралары башланды — Азатлык радиосы