«Каурый каләм эзеннән»(фото+видео)

24 февраля, 2013

Рафаэль Дәвәтаев 
24 февраль көнендә Сембер татар мәдәни үзәге бинасында «Каурый каләм эзеннән» исемләнгән язучылар очрашуы узды. Чараны оештырдылар Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе һәм мәдәни үзәк хезмәткәрләре, алып барды Мәләкәс шәһәрендә язучы Равил Шәфигуллин. Очрашу шыйгырь уку һәм музыкаль номерлар белән тулы иде.

Өлкәнең төрле почмакларыннан җыелган милләттәшләребез һәм Татарстаннан кунаклар да булды. Җирле язучыларны Марат Әббәсовны(Иске Кулаткы), Наҗия Шагаеваны(Чынлы районы), Равил Шәфигуллинны Татарстан язучылар рәисе урынбасары Данил Салихов һәм «Өмет» газетасы редакторы Исхак Хәлимов бүләкләделәр, бүләк алучылар булды Сембернең 17 санлы китапханәсенең миллиҗанлы хезмәктәре Гөфия Сәмигуллина.

Хәйдәр Мәсаутов «Чишмә» телевизион тапшыруын күренмәгәнгә борчылу белдерде, программа алып баручысы Рамилә Сафина тапшыруның март аенда чыгачагы турында белдерде.

Музыкаль тәнәфесләрдә моңлы җырларны Илдар Мөхәммәтҗанов, Җәмилә Мифтахова, Әлфия Рамазанова һ.б. башкардылар.

Очрашу «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.