Өлкәнең төрле почмакларыннан җыелган милләттәшләребез һәм Татарстаннан кунаклар да булды. Җирле язучыларны Марат Әббәсовны(Иске Кулаткы), Наҗия Шагаеваны(Чынлы районы), Равил Шәфигуллинны Татарстан язучылар рәисе урынбасары Данил Салихов һәм «Өмет» газетасы редакторы Исхак Хәлимов бүләкләделәр, бүләк алучылар булды Сембернең 17 санлы китапханәсенең миллиҗанлы хезмәктәре Гөфия Сәмигуллина.
Хәйдәр Мәсаутов «Чишмә» телевизион тапшыруын күренмәгәнгә борчылу белдерде, программа алып баручысы Рамилә Сафина тапшыруның март аенда чыгачагы турында белдерде.
Музыкаль тәнәфесләрдә моңлы җырларны Илдар Мөхәммәтҗанов, Җәмилә Мифтахова, Әлфия Рамазанова һ.б. башкардылар.
Очрашу «Туган тел» җыры белән тәмамланды.
Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.