Хоҗалы вакыйгалары Казанда да искә алынды(видео)

1 марта, 2013

26 февральдә Казанда “Азатлык” татар яшьләре берлеге егетләре Таулы Карабахның Хоҗалы шәһәрендә 21 ел элек булган вакыйгаларны искә алды. Бауман урамында үткән пикетта “26 февраль – Хоҗалы геноциды! Кардәшләр, сезнең кайгы – безнең дә кайгы”, “1992 елның 25 февраленнән 26сына каршы төндә әрмән хәрбиләре Хоҗалы шәһәрендә Азәрбайҗаннарга каршы геноцид уздырды. Бу котычкыч җинаятьне безнең онытырга хакыбыз юк” дигән һәм башка шигарләр күтәрелде. Әлеге шигарләр азәрбайҗан һәм рус телләрендә язылган иде. Чараны оештырган “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин бу пикетка моннан 21 ел элек Хоҗалы шәһәрендә геноцидка дучар ителгән Азәрбайҗан халкына теләктәшлек күрсәтү максатыннан чыгуларын сөйләде. “Бу геноцидта әрмәннәр 613 азәрбайҗанлыны, шул исәптән 63 баланы үтерде. 150 кеше хәбәрсез югалды. Без бу геноцидны онытырга тиеш түгелбез. Бүген бөтен төрки дөнья бу көнне искә ала. Бу бик зур трагедия. Без бу чара белән тугандаш Азәрбайҗан халкына теләктәшлек күрсәтәбез. Аларның проблемы – безнең дә проблем. Чөнки без – кардәшләр”, диде Наил Нәбиуллин. Ярты сәгатьтән артык дәвам иткән пикетта тәртип бозулар күзәтелмәде.




Әбру сәнгате – Госманлы төрекләрендә XVI гасырда барлыкка килгән сәнгать төре. Икенче төрле әйткәндә бу сәнгать – су өстендә майлы буяу белән рәсем ясап, шуны кәгазъгә күчерүдән гыйбәрәт. Чараны оештыручы Төркия өйрәнү үзәге мөдире Ихсан Демирбаш сүзләренә караганда, бу сәнгать төре бер яктан бик мәшакәтьле, икенче яктан бик чыгымлы да. “Әбру рәсеме ясау өчен файдаланылган суга махсус Норвегиядән алып кайтылган диңгез тозы салына. Бу эш – буяуның су өстендә калуы өчен башкарыла. Әлеге тоз бик кыйбатлы. Аннан соң буяу су өстендә таралып китмәсен өчен сыер үтеннән эшләнгән бер маддә дә буяуга кушыла. Әбру сәнгатьчесе төп рәсемне ясар алдыннан һичшиксез 1-2 сәгать шөгыльләнергә тиеш”, дип белдерде ул. Казанда әле күптән түгел генә ачылган Төркияне өйрәнү үзәге әбру сәнгате белән башлаткан Төркияне таныту чараларын алга таба башка сәнгать төрләре белән дәвам итәргә планлаштыра.
Казанда әбру сәнгате танытылды — Азатлык радиосы






Торжественное мероприятие, посвященное 10-летию Нижегородского татарского ансамбля эстрадной песни «Туган як моннары», пройдет в Доме культуры железнодорожников (ул. Июльских дней, д.1а) в 16:00 в воскресенье, 3 марта. В рамках мероприятия состоится большой праздничный концерт для всех поклонников творчества ансамбля.
Ансамбль эстрадной песни «Туган як моннары» единственный в Нижнем Новгороде татарский эстрадный коллектив. На праздниках в областном центре и в районах области зрители с удовольствием слушают народные и современные напевы «Туган як моннары» . Руководителем ансамбля несколько лет назад стал Дамир Фейсханов.
Ансамбль «Туган як моннары», чья творческая деятельность направлена на популяризацию этнокультурного наследия и развитие современных песенных традиций татарского народа, с момента своего образования пользуется заслуженным признанием и уважением как среди нижегородских национальных самодеятельных коллективов, так и в среде татарского населения региона.
Нижегородскому татарскому ансамблю исполняется 10 лет