Сембердә «Мәдинә» мәчете ачылды(фото)

6 марта, 2013

4 мартта Сембер шәһәренең Опытное поле поселогында(Тимер юл районы) Профсоюзная урамында урнашкан «Мәдинә» мәчете мәхәлләсе беренче җыелышы булып узды. Көн тәртибендә өч мәсәлә күтәрелде: имам-хатыйбны сайлау, мәчет исемен раслау һәм эш планын раслау. Имам-хатыйб вазыфаларын Ринат хазрәт Сәитов башкарачак. Мечетнең «Мәдинә» исеме расланды киләсе айларга эш планы расланды. Шушы бистәнең халкы мәчет ачылышына шат, чөнки элек Инзенская һәм Горин урамнарында урнашкан мәчетләренә алар йөрергә мәрбур булган. Мәчеткә җитеп килер өчен 69чы һәм 74 маршрут такси утырырга кирәк, дип хәбәр итә «Ислам73.ру»

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.