6 мартта Сембер Дәүләт техник университетының «Тарелка» концерт залында «Мисс Политех-2013» матурлык бәйгесе булып узды. Шушы титулга ия булыр өчен 14 кыз сынашты, дүртесе милләттәшләребез Юлия Хәйруллова, Диана Сабирҗанова, Эльмира Санатуллина һәм Галия Зарипова.
Туташлар иҗади номерлар, үз-үзләрен тәкъдим итү, төрле киемнәрдә чыгышлары булды.
«Мисс Политех-2013» Татьяна Кузьмина танылды, аңа «Мисс Политех-2012» Ксения Галныкина башына коронаны кигезде «Беренче Вице-мисс УлГТУ 2013» — Алина Савинова, «Икенче Вице-мисс УлГТУ 2013» — Диана Сабирзанова.
Конкурста барлык катнашучылар бүләкләнделәр.
Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.