Засвияжье районында яшәүчеләрнең 51 проценты үзләренең тавышларын милләттәшебез файдасына бирделәр. Алсу Фәрит « кызын зур җиңүе белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!
Якшәмбе көнне, 17 мартта, 21 нче санлы Засвияжье бер мандатлы сайлау округында дүртенче чакырылыш Ульяновск шәһәр Думасы депутатын өстәмә сайлаулар булып узды. Сайлау участокларына килгән халыкның тавыш бирүе нәтиҗәсендә, «Бердәм Россия» сәяси партиясе тарафыннан күрсәтелгән кандидат Алсу Фәрит кызы Айзатуллина шәһәр парламентына депутат булып сайлану бәхетенә иреште. 2065 сайлаучы, ягъни тавыш бирүдә катнашучыларның 51,19 проценты милләттәшебезне яклап чыкты.
Алсу Фәрит кызы Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе һәм татар автономиясенең Засвияжье район советы эшчәнлегендә актив катнашып килә. Хәзер инде ул шәһәр Думасы депутаты сыйфатында халкыбызның милли-мәдәни мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү мәсьәләләрен чишәргә һәрьяклап булышлык күрсәтер дип ышанабыз.
«Ульяновск өлкә татар милли- мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы. 




Сайлаулар вакытында