Алсу Айзатуллина — Ульяновск шәһәр Думасы депутаты — «Өмет» газетасы

18 марта, 2013

Засвияжье районында яшәү­челәрнең 51 проценты үзләре­нең тавышларын милләттәшебез файдасына бирделәр. Алсу Фәрит « кызын зур җиңүе белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!

Якшәмбе көнне, 17 мартта, 21 нче санлы Засвияжье бер мандатлы сайлау округында дүртенче чакырылыш Ульяновск шәһәр Думасы депутатын өстәмә сайлаулар булып узды. Сайлау участокларына килгән халык­ның тавыш бирүе нәтиҗәсендә, «Бердәм Россия» сәяси партиясе тарафыннан күрсәтелгән кандидат Алсу Фәрит кызы Айзатуллина шәһәр парламентына депутат булып сайлану бәхетенә иреште. 2065 сайлаучы, ягъни тавыш бирүдә катна­шучыларның 51,19 проценты милләт­тәшебезне яклап чыкты.

 Алсу Фәрит кызы Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе һәм татар автономиясенең Засвияжье район советы эшчәнлегендә актив катнашып килә. Хәзер инде ул шәһәр Думасы депутаты сыйфа­тында халкыбызның милли-мәдәни мән­фәгатьләрен канәгатьләндерү мәсьәләләрен чишәргә һәрьяклап булышлык күрсәтер дип ышанабыз.

 «Ульяновск өлкә татар милли- мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы.



Сайлаулар вакытында