Форумның максатлары һәм бурычлары:
татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, телен саклап калу турында фикер алышу;
татар яшьләрен теләктәшлек һәм төрле милләт вәкилләренә карата толерантлы мөнәсәбәт принципларына нигезләнгән гражданлык җәмгыяте булдыруда актив катнашуга җәлеп итү;
татар яшьләре хәрәкәтен популярлаштыру.
Форумда Ульяновск шәһәре һәм өлкәнең муниципаль берәмлекләре яшьләре һәм уку йортлары студентлары, 30 яшькә кадәрге яшь белгечләр, яшьләрнең иҗтимагый оешмалары вәкилләре, Россия Федерациясе төбәкләреннән кунаклар катнашачак.
Башлана — 11 сәгатьтә. Адрес: Ульяновск, Нариманов пр., 25. Татар егетләре һәм кызлары! Сезне форумда көтеп калабыз!
Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.