Яндекс.Метрика

новости

UlTat afisha

Ф.Абдуллина: «Кирәксез икәнеңне тойгач, эшләп булмый» (+ М.Айтуганова аңлатмасы) — Ирек Мәйданы

19 апреля, 2013
9.04.2013 Матбугат

Үткән атнада “Татарстан-Яңа гасыр” каналында “Татарлар” тапшыруы эфирга чыкмагач, сәбәбен белергә теләп, редакциябезгә шалтыратучылар күп булды. Телевизор караучылар әлегә белмидер, тапшыру чыкмый калу гына түгел, ә аның 10 ел дәвамында алыштыргысыз алып баручысы Флюра Абдуллина “ТНВ”дан киткән. Бу безнең өчен дә көтелмәгән хәбәр булды. Нигә шундый карар кылган, тапшыруның киләчәге, алдагы планнар һәм башкалар турында Флюра АБДУЛЛИНАның үзеннән сораштык.

— 26 ел гомеремне телевидениегә багышладым, — дип сүз башлады Флюра апа. — Шуның 10 елы “Татарлар” тапшыруын эшләп үтте. “ТНВ”дан китү уемда юк иде. Быелгы аттестацияне дә уңышлы уздым. Әмма соңгы арада үземне телевидениедә кирәксез итеп тоя башладым. Сәбәпләрен канал җитәкчеләреннән сорарга кирәктер.

10 ел буе тапшыруга бөтен көчемне бирдем. Начар эшләдем димәс идем. Тамашачыдан гел уңай фикерләр, рәхмәт сүзләре генә ишеттем. Җитәкчелектән дә минем тарафка тәнкыйть уклары яумаган иде. Әмма кирәксез икәнеңне тойгач, эшләп булмый. Берәү дә: “Кит!” — дип әйтмәде, бу карарга үзем килдем. Дөресен әйткәндә, гомерен телевидениегә багышлаган дикторлардан бер мин генә калып бара идем.

— Алар арасында да гомерен телевидениегә багышлап, соңыннан үзләрен кирәксез итеп тойганлыктан эштән китүчеләр булды. Күңелләрендә авыр хисләре калды. Ә сезнең эчке халәт ниләр кичерә? Телевидениедән башка яши алырмын дип уйлыйсызмы?

— 26 елдан соң яраткан эшен калдырып китәргә карар кылган кешенең күңел халәте ничек дип уйлыйсыз?! Әлбәттә, миндә дә үпкә хисләре бар. Шулай булуга карамастан, үземне тыныч тотам. Журналистикадан ерак торган икенче өлкәгә эшкә урнаштым. Әлегә кайда икәнен әйтмим, сер булып калсын. Ияләшермен дип уйлыйм. Телевидениедә эшләгән кешеләр, гадәттә, югалып калмыйлар.

— “ТНВ”да “Татарлар” тапшыруы гамәлдә калачакмы соң?

— Аның исемен дә, форматын да үзем уйлап таптым. “Татарлар” дигән исемне калдырырга рөхсәт бирдем. Форматын үзгәртәчәкләр дип беләм. Ә яңа алып баручылар турында хәбәрдар түгелмен.

— Татар телле каналлар саны арта бара бит. Әгәр берәрсе сезгә шундыйрак рухта тапшыру эшләү тәкъдиме белән чыкса?

— Белмим. Кабат моңа алыныр идем микән?! Юктыр. Күңел сүрелде. Бөтен көчемне яңа эшкә бирәчәкмен.

“Татарстан-Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директоры урынбасары Миләүшә АЙТУГАНОВА белән дә элемтәгә кердек. Ул исә Флюра Абдуллинаның эштән шулай кисәк китүенә җитәкчелекнең дә нык гаҗәпләнүен белдерде.

— Җитәкчелек белән Флюра Абдуллина арасында бернинди низаг, конфликт булмады. Аңа: “Кит! Начар эшлисең”, — дип әйткән кеше юк. Һәркемнең үз теләге. Шундый карарга килгән икән, нишләтәсең?! Ул 1 апрельдә, китәм дип, кабинетыма гариза тотып кергәч, аптырашта калдым. Ә 5 есендә инде эштән китте. Тиз арада “ТНВ-Планета”да “Татарлар” тапшыруын алып баручы яшьләрне эшкә җигәргә мәҗбүр булдык. Хәзер андагы состав “ТНВ”да да алып бара. “ТНВ-Планета”да “Татарлар” тапшыруы 30 августтан чыгып килә. Шул вакыт аралыгында гел уңай фикерләр генә ишеттек. Яшьләр командасы да яхшы эшли, сынатмаслар. Бәлки, 10 ел буе шушы тапшыру өстендә үзе генә эшләгәч, Флюра бераз конкуренция сизгәндер. Кешенең күңел халәте турында сүз йөртеп булмый бит. Анысы үзенә генә билгеле. Без исә аны җибәрү ягында түгел идек. Сәбәпләре безгә дә сер булып калды.





28 апрельдә«Ульяновская правда» газетасы кубогына 70че өлкә эстафета узды.
Чарада170 командалар(3,5 кеше), Сембер өлкәсенең шәһәрләреннән  и районардан предприятияләр  фирмалар  һәм уку йортларыннан катнаштылар.

Катнашучыларныгубернатор Сергей  Морозовсәламлады һәм танатана рәвештә спортта уңышка ирешкән якташаларыбызны бүләкләде, алар арасында ИскеКулаткы районы Иске Атлаш мәктәбе укытусы   Рамиль Калюшевка  «Спорт һәм физик мәдәнияте отличнигы» значегын  тапшырды
Эстафетда шулай ук  Сембер шәһәренең «Мәдинә»  мәчете командасы катнашты. Мәчет командасында бер атна элек ук кебек гәрәп илләреннән студентларда  булды.
Ярыш өч сәгать дәвам итте. 
Чарада катнашучы инвалид коляскасында милләтәшләрбезнедә С. Морозов бүләкләде:
Ринат Шәрәфетдинов, Дамир Шәфиев (Димитровград),
Алексей Курамшин, Альберт Мөхәмәтшин (Ульяновск)
Сембер(УлДПУ) Чебоксар һәм Саранск югары уку йортлары вәкилләре акчалатасертификатларга ия булдылар.

70нче өлкә эстафетасы(фото)




Ульяновск өлкәсендә менә инде 25 ел эшләп килүче иҗтимагый хәрәкәт - «Туган тел» мәгърифәтчелек җәмгыяте активистлары узган атнада оешманың чираттагы 18 нче конференциясенә җыелдылар. Татар мәдәнияте үзәгендә үткән әлеге чарада егермегә якын кеше катнашты.

Җыелышта катнашучылар иң әүвәл фани дөньядан бакыйлыкка күчкән милләтпәрвәрләрне дога белән искә алдылар. Котдус Сафиуллин, Галимҗан Насыйров, Искәндәр Гыйззәтуллин, Иршат Җамалетдинов, Ринат Сусаев, Фатыйх Хаертдинов, Мидхәт һәм Изилә Вафиннар, Әминә Ибра- һимова, Рауза Канәфиева, Фоат Бичурин, Сания Алиева, Мәхмүт Хәйруллин, Гөлшат Гобәйдуллина, Фәрит Алюков - Ульяновск өлкәсендә татар милли хәрәкәтенең чишмә башында торучылар, диде җыелышны алып баручы Айрат Ибраһимов.

Ә Югары Терраса мәчете мөәзине Рифат хәзрәт Бульхин мәрхүмнәрнең рухларын шатландырып дога укыды. Аннары оешманың рәисе Тимерша Вахитов башкарылган эшләр турында отчет доклады белән чыгыш ясады. Ул Ульяновскиның Заволжье районында урнашкан картлар йортында соңгы вакытта татар-мөселман әби-бабайларының саны артып китүе хакында бик тә борчылып сөйләде.

- Хәзер шәһәребезнең картлар йортында 27 татар кешесе көн күрә. Аларны бергә җыеп дини дәресләр үткәрәбез. Ә «Биләр» мәдрәсәсендә һәм 56 нчы санлы мәктәптә татар телен өйрәнү буенча түгәрәкләр оештырдык,- диде Т.Вахитов.

Доклад буенча фикер алышуны Булат Шамай башлап җибәрде. Аның сүзләренчә, милләтебезне юкка чыгудан тарихны өйрәнү һәм ислам диненә киңрәк таяну юлы белән саклап калырга мөмкин. Ә Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе әзерләү мәшәкатен дә үз өсләренә ялган өчен «Өмет» редакциясе милли хәрәкәтнең бөтен җирдә дә сүлпәнәя баруы турында сөйләде. Ул Яңа шәһәрдә татар мәктәбенең ябылуы сәбәпләренә дә тукталды. - 64 нче мәктәп эшләп килгән бинада тагын бер мәгариф учреждениесе ачуны хата дип саныйм. Әгәр ул чакта 91 нче татар мәктәбе өчен аерым бина бирсәләр, милли мәгариф учагы тулы канлы тормыш белән яшәп киткән булыр иде. Хәер, бүген 64 нче мәктәптә татар телен өйрәнү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Анда татар мәдәнияте үзәге дә ачарга ниятлибез әле,- диде автономия җитәкчесе. Ульяновск өлкәсе татар бизнесменнарының «Сембер» оешмасы президенты Радик Гафуров ата-бабаларыбызның гореф- гадәтләре, йолалары белән горурланып яшәү һәм аларны күз карасыдай саклап, киләчәк буыннарга тапшыру кирәклеге турында бәян итте.

Ә «Болгар яңарышы» җәмгыяте рәисе Шәүкәт Богданов яшьләрдә милли горурлык хисе тәрбияләү максатында халкыбызның тарихын тирәнтен өйрәнергә киңәш итте. Ульяновск өлкәсе территориясендә борынгы болгар чорына караган ике йөздән артык археологик һәйкәл исәпләнә, аларны ничек булса да саклап каласы иде, диде ул. Милләтпәрвәр Розалия Матросова халкыбызны татарча аралашырга өндәүче шигырен бик тә аһәңле яңгыратты.

Ә Мөнир Насыйров татар милләтен мишәргә, типтәргә, болгарга һәм башка төркемнәргә бүлгәләмәскә, бердәм булырга чакырды. Дистә еллар дәвамында шул. Яшьли тол калып, безне - сигез баласын тәрбияләп үстерде, беребезне дә детдомга илтеп Реальгар Исламовның чыгышы да күпләрнең игътибарын җәлеп итте.

- Милләтебез идеологы Гаяз Исхакыйның фаразы чынга ашып бара бит - татар халкы юкка чыга, бетүгә таба йөз тота. Моның ике төп сәбәбе билгеле. Беренчедән, ассимиляция, ягъни руслашу процессы бик тә көчле. Икенчедән, депопуляция процессы дәвам итә, икенче төрле әйткәндә, татарлар арасында да туучылар аз, ә үлүчеләр чиксез күп. Өченче сәбәбе дә бар икән әле - яшьләр зур, бай тор­мышлы шәһәрләргә, чит илгә күчеп китү ягын карый. Ә аларга алмашка мигрантлар - төрки-мөселман ха­лыклар вәкилләре, таҗиклар, әзәр- бәйҗаннар килә,- диде Реальгар ага. «Туган тел» җәмгыятен оешты­ручыларның берсе - татар матбугаты ветераны Айрат Ибраһимов та уй- фикерләре белән бүлеште.

- Конференциядә катнашучы­ларның бармак белән генә санарлык булуы күп нәрсә турында сөйли инде, җәмәгать. Милли хәрәкәт сүлпәнәйде, халыкта битарафлык бик тә көчле. Хәзер татар мал, акча артыннан куа, аңа туган тел дә, мәдәният тә, тарих та, әхлак та бирмәде. һәрвакытта да артык борчылам, кайгырам, туган ягым табигатенә сокланам һәм шушы халәтем нәтиҗәсендә шигырьләрем туа. Ир-ат, ягъни көчле зат булсам да, мин еларга оялмыйм. Сезнең дә елыйсыгыз килсә - елагыз, көләсегез килсә - көлегез... Бүгенгедәй хәтеремдә: Сахалиннан кайтып урнашкач, «Өмет» газетасы турында ишеттем һәм берничә шигыремне ояла-ояла гына редакциягә юлладым. Дөресен әйткәндә, «Өмет» мине шагыйрь дәрәҗәсенә күтәрде, халыкка танытты, татар дөньясына кирәкми. 91 нче татар мәктәбен күршедә генә урнашкан 64 нче мәктәп белән берләштереп куюлары йөрәкне әрнетә. «Чишмә» телетап- шыруларының радиусы кимеде, бүген аны авыл районнарында карый алмыйлар. «Өмет» газетасы - бердәнбер горурлыгыбыз, дисәк тә була. Аның тиражы, күләме елдан- ел арта, өстәвенә, үткән елдан төсле булып чыга башлады,- диде Айрат Ибраһимов.

Конференциянең ахырында милли хәрәкәткә ярдәм күрсәтү­челәргә һәм җәмгыять эшчәнлегендә актив катнашып йөрүчеләргә - Расих Гатауллинга, Илдар хаҗи Сафиуллинга, Камил Гафинга, Айрат Ибраһимовка, Рифат Бульхинга, Реальгар Исламовка, Варис Равиловка, Нәҗиб Сәлаховка һәм Шәүкәт Богдановка Рәхмәт хатлары тапшырылды. Аннары Татарстан­ның атказанган артисты Әлфия Рамазанованың шәкертләре Руслан Мөхәммәтҗанов һәм Илдар Насый­ров милләттәшләребезне татар халык җырлары белән сөендерделәр. «Туган тел» оешмасының яңа рәисе итеп Рифат Бульхин сайланды.

И.ХАСИБОВ.
Милләтебезне ничек саклап калырга? «Өмет» газетасы, № 16 (1214) ҖОМГА, 19 АПРЕЛЬ 2013 ЕЛ