Тукайга багышланган чара Уфаның Орджоникидзе районы татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Рәис Карачуринның Тукай рухына догасы һәм вәгазе белән ачылды. Рәис Карачурин вәгазендә милләттәшләребезне Тукай рухына тугры калырга, телне сакларга, аны балаларга, оныкларга тапшырырга, милли үзаңны югалтмаска чакырды.
Кичәне татар иҗтимагый үзәгенең мәдәният комиссиясе әгъзасы Динә Габдрахманова алып барды. Ул чыгышын Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлын сөйләүдән башлады. Арытаба Тукай сүзләренә җырлар яңгырады.
Җәмәгатьчелекнең күңеленә, аеруча, Рәис Әхмәтҗанов башкаруында “Тәфтиләү” һәм Тукай сүзләренә язылган башка җырлар хуш килде. Шулай ук Татар иҗтимагый үзәге идарәсе әгъзасы Вил Латыйповның “Пар ат”ны гитарада уйнап башкаруы да оригинальлеге белән сокландырды. Кичәдә Фәрит Зарипов Габдулла Тукайга багышланган шигырен укып ишеттерде. Чарада җыр-моң Тукай шигырьләре белән үрелеп алып барылды.
Вил Латыйпов “Пар ат”ны гитарада уйнап башкараЧарада катнашучылар “Халык идарәсе фиркасе” татар проблемаларын үзләренең платформасына кертсә генә хезмәттәшлек итәргә әзер дигән фикергә килделәр. Платформага Башкортстанда татар теленә дәүләт теле статусы бирү, радио-телевидениедә татар редакциясе булдыру һәм тапшыруларны халык санына нисбәтле оештыру, татар мәгарифе проблемаларын чишү кебек мәсьәләләрне кертү кирәклеге әйтелде. Шулай ук фирка аша быел көз узачак парламент сайлауларына депутатлар үткәрү мәсьәләсе дә каралды. Анда фирка исемлегендәге беренче ун кешенең өчесе, беренче биш кешенең берсе татар оешмасы вәкиле булырга тиешлеге әйтелде. Әлеге тәкъдимнәрне эшләү өчен редакция төркеме төзелде. Алар шушыларны платформаларына керткән очракта гына фирка белән сайлауларда бергә эшләргә килешү төзиячәк.
Тукай кичәсендә чыгыш ясаучыларТукай көннәре уңаеннан иң зур чара 25 апрель узачак. Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан педагогия университетында “Тукай моңы” исемле чара узачак. Анда республиканың районнарыннан 400гә якын укучы килер дип көтелә. Алар Габдулла Тукай шигырьләрен сәнгатьле сөйләү һәм шагыйрь иҗатын белү бәйгесендә катнашачак.
26 апрель “Башкортстанда яшәүче татар язучылары иҗаты” исемле фәнни-гамәли конференция узачак. Аның кысасында “Башкортстан татар прозасы” исемле антологияне тәкъдим итү чарасы да узачак.

Үткән атнада “Татарстан-Яңа гасыр” каналында “Татарлар” тапшыруы эфирга чыкмагач, сәбәбен белергә теләп, редакциябезгә шалтыратучылар күп булды. Телевизор караучылар әлегә белмидер, тапшыру чыкмый калу гына түгел, ә аның 10 ел дәвамында алыштыргысыз алып баручысы Флюра Абдуллина “ТНВ”дан киткән. Бу безнең өчен дә көтелмәгән хәбәр булды. Нигә шундый карар кылган, тапшыруның киләчәге, алдагы планнар һәм башкалар турында Флюра АБДУЛЛИНАның үзеннән сораштык.





_600.jpg)







