Яндекс.Метрика

ОРЕНБУРГ УРАМЫНДАГЫ МӘЧЕТ – МӘДРӘСӘ

21 мая, 2013

Ульяновск шәһәренең Иделаръягы районында, Югары Террасада Оренбург урамы бар. Шул урамның 1-нче “ Б ”
йортында 2007 елның язында мәчет – мәдрәсә эшли башлады.
Ул башта ташландык хәлгә килеп җиткән балалар бакчасы була. Мәчет директоры Илдар Сафиуллин, имам хатыйблар Алмаз хәзрәт Сәлахов һәм Зариф хәзрәт Зу- дин тырышлыгы аркасында, өлкәбезнең предприятияләре, коммерция оешмалары, бизнесменнар, ислам динен сөю- челәр ярдәме белән бигрәк матур, күркәм ремонт ясала.
Анда 9 — нчы һәм 11 — нче классны бетерүчеләр белем
алачак. Мәдрәсәдә уку — 2 ел булыр .
Мәдрәсәдә укучыларга берук вакытта Яңа Шәһәрдә ур- нашкан 91 — нче татар мәктәбендә белем алу мөмкинлеге дә бар.

Укып бетергәч “ Ислам теологиясе “ һәм “ Ислам ди-
не нигезләрен укытучы “ һөнәрләре буенча Югары Ис-
лам Уку Йортларының 3– нче курсына укырга керә ала-
чаклар .
Ике катлы, ике мең квадрат метрлык мәйданга ия бул- ган “ Биләр“ мәдрәсәсе санаторий– курорт зонасына керә:
янәшәдә наратлык, Идел елгасы, стадион, тенис корты,
чаңгы базасы …
Шәкертләр өчен яшәү шартлары иң югары комфорт
дәрәҗәсенә җиткерелгән.
Җәйге лагерьдә иң беренче шәкертләр – Ульяновск өл- кәсе, Николай районы, Зур Черкеле авылыннан булалар.
Сентябрь аеннан 15 – ләп шәкерт белем ала башлый.
Тиздән, Алла кушса, тирә — якны нурга күмеп алтын айлы көмеш манара да калкып чыгар дигән өмет бар.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.