Яндекс.Метрика

МӨФТИ ЙОРТЫ

21 мая, 2013


УЛЬЯНОВСКИНЫҢ ФЕДЕРАЦИЯ УРАМЫНДАГЫ МӘЧЕТЕ.

АДРЕСЕ : Федерация урамындагы 37- нче йорт.

АЧЫЛДЫ : 2007 елның август аенда.

башкарма кометиты рәисе урынбасары,
Фәрит Аюпов – “Сембер“ бизнес клубы президенты…

Ачу тантанасыннан соң яшел тасма киселде.
Аннан соң тантанада катнашучылар борынгы болгар–та- тар традицияләре буенча шәһәребезнең иң зур бинала- рыннан саналган Советлар Йортына ( Дом Советовка ) юнәлделәр.

Анда “ Сембер “ бизнес клубы вәкилләре корбан мәҗлесен оештырган иделәр.

Бу бинада ( федерация , 37 ) хәзер :
— региональ дини идарә ,
— мәчет һәм
— мәдрәсә урнашачак .

Мәчет имамнары, өлкә мөфтие урынбасары Рәсүл хәзрәт Фәткуллов һәм яшь имам Али Сөләйманов, хәлфәлек вазыйфасын да алып барырга булалар.

Уку курслары 2007 елның 1 сентябреннән башлана.

Курслар : ислам дине нигезләре һәм
гарәб язмаларын өйрәнү буенча булачак.

Рәсүл Натфулла улы Фәткуллов 1978 елда Ульяновск шәһәрендә туган. 28-нче нумерлы мәктәпне укып бетергән.

1992 – 98 елларда гүзәл Турция илендә Ислам колледжен тәмамлый. Бу югары уку йорты Иске Шәһәр исем- ле бер калада урнашка. Бу кала Анкарадан якынча 150 чакрым ераклыкта. Анда күп кенә татарлар да яши икән.
Алар Явыз Иван зәһәрлекләренә түзәлми – туган җирлә- рен бәреп китәргә мәҗбүр булганнар. Ләкин туган теллә- рен һаман да онытмаганнар…

2001 – 2002 елларда Уфадагы Россия Ислам Университе- тын бары бер ел эчендә — экстерн рәвештә тәмамлый.

1998 елдан — Ульяновск җәмигъ мәчетендә ( Мунча тыгы- рыгындагы ) мөәзин булып хезмәт итә.
2001 – 2003 елларда — җәмигъ мәчете имамы.

2004 елдан–мөфтияттә (Ульяновск өлкәсенең региональ мө- селманнар идарәсендә) эшли башлый. Анда ул Ульяновск өл-
кәсе мөфтиенең беренче урынбасары вазыйфасын башкара.
2007 елдан, Федерация урамында мәчет ачылганнан бирле, шул мәчеттә — имам – хатыйб булып хезмәт итә.

Хәзер аның иң кызыклы тормыш дәвере. Административ
вазыйфалардан башка укытучы – мөгәллим эшен дә алып
барырга кирәк.

“Безнең якшәмбе мәктәбенә 40 – тан артык кеше йөри,- ди Рәсүл хәзрәт. — Өч группага бүлеп укытабыз. Дәресләр-
не күршедә урнашкан “ Ислам үзәге ” бинасында алып барабыз.”
Һәр җомга көн бу мәчеттә яшьләр намаздан соң чәй эчеп вәгазьләр сөйләп рәхәтләнеп бәйрәм итәләр.
Һәр сишәмбе – мөселман хатын – кызлары тәмле чәйләр белән мөһим вәгазьләрне үреп барырга яраталар икән.

Рәсүл хәзрәт өйләнгән, хатыны – Зөлфия, улы – Самир
(7 яшь), кызы – Адилә (4 яшь). Намазны көтеп алып, үз
вакытында укыйлар.

Әти – әнисе Ульяновск кешеләре. Әтисе ягыннан әби-
бабай — Әхмәтле авылыннан ( Ульяновск өлкәсе ) һәм Биз-
нә авылыннан ( Татарстан ). Әнисе ягыннан әби – бабасы
бик зур, бик бай, күркәм мәчетәр белән бизәлгән Шы- гырдан исемле татар авылыннан ( Чувашия ).

“ Максатыбыз — туган, болгар – татар, халкыбызның культурасын кабат аякка бастыру, “ — ди Рәсүл хәзрәт.
Федерация урамындагы элеккеге татар байларының
өйләрен, Акчуриннарның мәчетен бер канат астына алу
турында уй – фикерләр белән янып йөри ул.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.