Яндекс.Метрика

ПРИГОРОДНЫЙ БИСТӘСЕ МӘЧЕТЕ

22 мая, 2013

Ульяновскиның Пригородный бистәсендә 5 меңләп кеше
яши . Шуларның 40 % — ын безнең милләт тәшкил итә .
2007 ел… эссе июль аеның ахыр көннәрендә шул бистәдә ак кирпечтән төзелгән өр – яңа мәчет ачыла.

Ачылу тантанасында катнашалар :
өлкәбез муфтие — Сәүбән хәзрәт Сөләйманов ,
мәчет имамы — Рәис хәзрәт Абәйдуллов ,
бистә аксакалы — Сөләйман ага Вәлиев …

Спосорлар :
Равил Кузахметов ,
Җәүдәт Әхмәтшин ,
Җәлил Мөхетдинов ,
Илдар Суслин ,
Рөстәм Вәлиев ,
Рәмис Шәрәпов һәм башкалар …
Ә бер төрек мөселманы ( исемен әйтмәгән)
70 меңлек келәм – намазлык тапшырган …

Мәчет, акча җитмәү сәбәбле, зур авырлыклар белән — 7 ел буена төзелә ! Шуңа күрә дә инде
мәчет ачу — күптән көтелгән бәйрәмгә әйләнә .

Ачу тантанасы яшел тасма киселгәч өстәлләр
артына күчә .
Өстәлләрдә сый – нигъмәтләр сыгылып тора …
( Бистә мөселманнары зур шатлыктан корбан
рәвешендә 5 сарык чалалар ).
Пригородный бистәсе мәчете имам – хатыйбы Рәис Ялалетдин улы Абейдуллов 1937 елны Шыгырдан авы-
лында туган. Бу авыл Чуваш республикасының Батыр
районында урнашкан.
Аның хатыны Наилә Арифулла кызы тумышы белән
Мунчалы авылыннан ( Татарстан, Чүпрәле районы ).
Алар икесе дә дингә бирелгән кешеләр. Намазны үз ва- кытында уку– алар өчен закон.
— Дини белем каян алдыгыз ? — дип сорауга :
1955 – 59 елларда “ Мир – Араб “ дини училищесында
укыдым, — ди Рәис хәзрәт. Ул училище Бохара шәһәрендә урнашкан (Узбәкстан). -1999 елда мәчетебезне төзергә тотындык, — ди имам
Рәис хәзрәт.- Төзелеш эшләре бик авыр барды акча
юклыктан. Садака җыюны төрле ысуллар белән алып
бардык…Хәттә борынгы болгар бабаларыбызга зират
кылырга җыелган милләтәшләребездән, Болгардан да
садака китергән вакытлар бар иде.
2007 елда гына мәчетебезне, ниһаять, төзеп бетердек.
Беренче бүләкне – фундамент ташларын Хаким исемле
татар мөселманы бирде, ә ахыргы бүләкне – бигрәк ма-
тур Турция каверларын төрки мөселманы бирде – Алла-
һыбызның рәхмәтләре генә ява күрсен үзләренә!!!
Мәчетебезгә намаз укучыларга килгәндә — иң күпчелек
мөселманнар аетларга киләләр – 150 – 170 кеше.
Һәратналык җомга намазларына — 15 – 20 кеше җыела.
Көндәлек намазларга 8 – 9 кеше, күбесе хатын – кызлар
җыела.
2008 елдан, Алла кушса, ислам дине дәресләре бирә башларга ниятлибез.
Казанга барып план – программа алып, раслап, бер- ике төркем укучылар — шәкертләр тупларга гына кала.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.