Яндекс.Метрика

ТИМЕР ЮЛ РАЙОНЫ МӘЧЕТЕ

22 мая, 2013

Бу яңа мәчеттә Раил хәзрәт иң яшь һәм сан буенча өченче имам инде.
Беренче имам – Султангәрәй бабай булса, икенче булып имамчылыкны Адуллаҗан бабай алып барган.
2005 елдан бирле Инзенски тыгырыгындагы мәчеттә имам булып – Раил Нургали улы Билалов хезмәт итә.
Азанчы — Рафик хаҗи Идрисов.
Һәм мәчетнең хуҗалыгын алып баручы, мөселманнар оеш-
масы, мәхәллә рәисе – Абдуллаҗан Мифтәхетдинов.
Имам –хатыйб Раил хәзрәт тумышы буенча Ульяновск шә-
һәреннән. Аның әти-әнисе төп–тамырлары белән Татарстан һәм Ульяновск өлкәсенә барып тоташа. Әтисе ягыннан әби–
бабалары Татарстанның Чүпрәле районыннан. Әнисе ягыннан
борынгы татар исемен йөрткән – Вешкайма ( Биш — 5, кайма– линия, икенче версия буенча Веш – кечкенә ( мордвача ), кайма — линия ) районыннан.
Раил хәзрәт Ульяновск шәһәренең 98-нче номерлы мәктә- бен тәмамлый. Соңрак Казанның Мәҗит Гафури урамында
урнашкан Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемен йөркән мәдрәсәне уңышлы гына укып бетерә.
Өйләнгән: хатыны Җәмилә (пәйгамбәребез Мөхаммәд с.а.в.
ошаган иң матур исемнәрнең берсе), бер яшьлек улы Гомәр-
барысы да намазга вакытында басалар. Гомәр әле бик кечкенә
булуына карамастан әти – әнисеннән калышмаска тырыша.
Ульяновскидагы барлык болгар — татар имамнары шикелле
ук Раил хәзрәт тә дини укуларга зур әһәмият бирә.
“Мәчет алдында якшәмбе мәктәбе эшләп килә. Анда карт бабайлардан алып яп-яшь мәктәб укучыларына кадәр белем алырга йөриләр. Шәкерләр саны 30 кешегә кадәр җитә,” — ди яшь имам.
Газ, ут һәм башка кирәк–яракка акчаны мәхәллә мөселман- нары садака итеп бирәләр.Расходыбыз ай буена10 мең чамасы
җыела… — ди Абдуллаҗан Мифтәхетдинов. – Аллага шөкер,
барлык налогларны да вакытында түләп киләбез.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.