Яндекс.Метрика

ШӘНГӘРӘЕВ МӘЧЕТЕ.( 1994 – 2006 еллар )

22 мая, 2013

1994 ел, 20 август — безнең өчен кояшлы, бәхетле көн. Россиядә беренчеләрдән булып Синбир – Ульяновск кала- сында Ислам фәннәре институты ачыла.
Дөрес, ачылу тантанасы иртәнге 10 — га ниятләгән булса да, ул төшке 1-дә генә ачыла. Сәбәбе–Мәскәүдән кунаклар белән шыгырым тулы очкыч Синбир җиренә 12 гә генә ки- леп төшүдә. 3 сәгать буена мәчет янында җыелган халык :
тәмләп чәй эчү, истәлекле бүләкләр өләшү, дини китаплар са- ту–алу, вәгазъләр тыңлау, танышулар белән мәшгуль була …

Ачу тантанасында катнашалар :
Синбир – Ульяновск ,
Оренбург һәм Түбән Новгород ,
Сарытау һәм Пенза ,
Мәскәү һәм Казан татар – мөселманнары ;
Урта Азия һәм Кавказ ,
Судан һәм Алжир ,
Пакистан һәм Кувейт ,
Катар һәм Бахрейн ,
Мисыр һәм Сурия мөселман илләре вәкилләре …

Һәм Сәгуд Гарәбстаны делегациясе турында аерым
әйтеп үтәргә кирәктер. Чөнки бу мәчет – мәдрәсә Сәгуд Гарәбстаны короленың “ Ибрагим “ исемендәге хәйрия фонды матди ярдәмендә төзелгән.
Шулай ук Голландия ВАКОФ оешмасына да рәхмәт
сүзләре яңгырый .
“ Ибрагим ” фондының генераль директоры Мөхаммәд
Хафиз, Татарстан мөфтие урынбасары Госман хәзрәт,
яңа гына ачылган институт ректоры Таһир Шәңгәрәй
һәм Синбир – Ульяновск шәһәре мэре урынбасары Анти- симов сүзләрен дә игътибар белән тыңлыйлар .
Ачылган мәдрәсәдә укытучы – халфәләр булып Согуд
Гарәбстаныннан килгән, пәйгамбәребез Мөхаммәд с.а.в.
74 — нче буын туганы булган шейх Абдурахман,
шейх Анис һәм башкалар …

Мәчет – мәдрәсә 1995 елда беренче курска шәкертләр
җыя. Ә инде 1999 елда беренче чыгарылыш булып — 40 яшь имам ислам дөньясын баета.
Алар арасыннан – Пенза шәһәре җәмигъ мәчете имамы- Рафик хәзрәт, Синбир – Ульяновск каласындагы Яңа Шә-
һәр мәчетенең 1- нче имамы – Мухаммәд, 2 — нче имамы-
Вилдан, Цильна районы имамы Абдулкәрим хәзрәтләр.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.