Яндекс.Метрика

МОСТОВАЯ БИСТӘСЕНДӘГЕ МӘЧЕТНЕҢ ИМАМЫ ТУРЫНДА

22 мая, 2013

Яңа мәчет имамы Әнвәр хәзрәт Хузеев пенсиягә ка- дәр милиция хезмәтчесе булган.
Аллаһы Сөбханә Тәгалә кушуы буенча — дин юлына басу заманалары килеп җитә.
Әнвәр хәзрәткә гарәб мөселманнары: Абдурахман һәм
Абусаләм хәзрәтләре зур йогынты ясый. (Хәзер алар дин сабакларын Әлмәт һәм Уфа мәдрәсәләрендә бирәләр ).
Мәчет төзү, башка мәчетләрне шикелле ук, авыр бар- ды, — ди Әнвәр хәзрәт. — 26 сутый җир сазлыкта бирде- ләр. Сазны коры җир ташып күмдек. Һәм барлык авыр- лыкларныя да җиңеп бары 2 ел эчендә мәчетебезне тө-
зеп бетердек.
Хәзер мәчетебез матур гына эшләп килә. Көндә укыла торган намазларга 9 – 10 кеше йөри. Бәйрәм намазлары- на йөрүче мөселманнар саны артыгырак. Мәсъәлән, җом-
га намазларына – 20 – 25 кеше килсә, гаетләргә килүче- ләр саны – 170–180 – гә җитә, — ди Әнвәр хәзрәт.
Шакир бабай мәчете безгә иң якын һәм без андагы мөселманнар белән бик дус торабыз. Садакаларны без
һәр ел мәчет казнасына җыябыз да хаҗга барырга әзерләнгән мөселманыбызга бирәбез, — ди Әнвәр хәзрәт.
Газга, утка, мәчетебезне елытырга, мәчетне юып, себе- реп, чистартып торучы кешебезгә 50 мең тирәсе акча ки-
рәк. Шуның өстенә без әле һәр ел мәчетебезне ремонт- лап зурайтып торабыз. Анда тагы 15 – 20 мең акча өс-
тәлә. Барлык акчаны да безгә мәхәллә мөселманнары са-
дака итеп бирәләр. Безгә садаканы хәттә христианнар да кертәләр, — ди Әнвәр хәзрәт.
Һәрдаим ярдәм күрсәтүче Мостовой егете Нәфискә,
Вырыпай егете Ренат Шәйдулловка, үз вакытында зур
ярдәм итүче Абусаләмгә, Илгизгә һәм Мәскәү кешесе —
Бородинга – аерым рәхмәтләребезне җиткерер идем, — ди
Әнвәр хәзрәт.-Зур теләгем шул–барлык мөселманнар да бердәм, дус, чын туганнарча торсалар иде!

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.