Яндекс.Метрика

ФЕДЕРАЦИЯ УРАМЫНДА ЯҢА МӘЧЕТ

22 мая, 2013

Ульяновск шәһәренең үзәк, Ленин районында, Федера-
ция урамы бар. 19 гасырда, андагы 33–нче, 35–нче, 37–нче йортларда болгар– татар мөселманнарының мәчет – мәдрәсә комплексы булган .
Ә 20 гасырда большевиклар “ ярдәмендә “ халкыбыз ул
мәхабәт биналардан “ колак каккан “.
21 гасырда Россия хөкүмәте Аллага ошанучыларга мә- четләрен кайтарып бирә башлады, әлһамдулилләхи!

2007 елның 4 августында өлкәбез мөселманнары өчен зур вакыйга булып үтте. Ул да булса – федерация урамының 37 йортында өлкә мөселманнары региональ дини идарәсе ачылды.
Бу бинага Ульяновск өлкәсе мөфтие тырышлыгы белән ка- питаль ремонт ясала ( евроремонт! ).

Спонсорлар :
Эдуард Ганиев — бердән бер Сарытау шәһәреннән “Гексар“ заводы ген. директоры ,

Рафаил Алмакаев — “ Алма “ ширкәте җитәкчесе ,
Җәлил Садыйков – “ Конус “ фирмасы җитәкчесе ,
Камил Мусин–“Улампэк“фирмасы генераль директоры,
Дамир Козырев – “ Океан “ фирмасы хуҗасы ,
Абдулла Басыров – “ Транзит “ фирмасы хуҗасы ,
Наил Алимов – “Взлет” компаниясе ген. директоры,
Әмир Җаруллов – “Искатель” фирмасы хуҗасы …

Бу мөселман йортын ачуда катнаштылары :
Сергей Морозов — Ульяновск өлкәсе губернаторы,
Сәүбән хәзрәт Сөләйманов — өлкәбез мөфтие ,

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.