Яндекс.Метрика

ИКЕНЧЕ ҖӘМИГЪ МӘЧЕТЕ

24 мая, 2013

( 1915 – 1930 еллар ).

Шәһәребезнең төнъяк өлешендәге икенче мәчет ике ел буена болгар – татар мөселманнары акчасына төзелә.
Төзелеш бик авыр бара, чөнки ул 1-нче Бөтендөнъя су-
гышы чорына туры килә.Материаллары бик бәя, ә эшче кул- лар җитәрлек дәрәҗәдә булмый …
Бу мәчет кирпечтән, бер катлы, нык фундаментта басып
торучы мәхабәт бина булып калкып чыга .
1922 – 1930 елларда мәчет шәхәребезнең икенче җәмигъ
мәчете исемен йөртә. Мәхәлләдә 105 йорт, 267 ир– ат са-
нала .
Икенче җәмигъ мәчетенең язмышы да Лосев урамындагы
( Федерация ) Акчуриннар төзегән мәчетнең ачы язмышын кабатлый .
1930 елда аны ябып куялар …
1940 елны анда универмаг ачалар. Күп тә үтми икенче Ва-
тан сугышы башланып китә.
1941 – 1947 елларда бу мәчеттә хәрби көчләргә бирелә.
Анда Хәрби Диңгез Флоты частьләре склады урын ала.
1947 – 1964 елларда анда Ремстройконтора урнаша.
Аннан Ульяновск шәһәренең Ленин районы РСУ–ы хуҗа- лык итә башлый.
1995 елда ул исемен “модадан” калышмас өчен алмаш- тыра – РСУ дан МУП ка әйләнә .
МУП “ Ремонтник “ның хәзерге адресе : Дзержинский урамы , йорты 20 – а.
Бина формасы еллар үтү белән үзгәрешләр кичерә — манарасыз кала һәм бер катлыдан ике катлыга әйләнә …

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.