Яндекс.Метрика

ВЫРЫПАЕВКА БИСТӘСЕНДӘ Урам бәйрәме — «Өмет» газетасы

23 сентября, 2013



Вырыпаевка бистәсендә Урам бәйрәме гөрли. Сокланмый мөмкин түгел: меңнән артык милләттәшебез бер мәйданга җыелды. Бу көнне
сыйныфташлар, туганнар, дус-ишләр, күршеләр, гомумән, бистә халкы күрешеп сөйләштеләр, рәхәтләнеп, туйганчы аралаштылар, җырлап-биеп күңел ачтылар. Ә балалар стадионда оештырылган төрледән-төрле милли уеннарда катнашып, бүләк тә алдылар әле.


Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе инициативасы буенча Ульяновск каласында беренче тапкыр үткәрелгән Урам бәйрәмен шәһәребез Башлыгы Марина Беспалова ачып җибәрде.
— Кадерле дусларым! Сезне шушы күркәм, сөенечле бәйрәмдә күрүемә бик тә шатмын. Димәк, без тор-мыштан ямь табып яшибез, бала-оныкларыбыз, күршеләребез белән бергә ял итә беләбез әле.

Ульяновск каласы — уртак йортыбыз. Әгәр үзегезнең урамнарыгызны, торак йортларыгыз тирәләрен чиста тотсагыз, шәһәребез тагын да матураер, балкып торыр иде.

Яңалыгым белән уртаклашырга да ашыгам: Вырыпаевка бистәсенең горурлыгы, визит карточкасы булып саналган 55 нче мәктәп бинасын киләсе елда капиталь ремонт көтә, — диде Марина Павловна.
Шәһәр Башлыгы бәйрәмгә җыелган халык белән аралашырга, аларның күп санлы сорауларына җавап бирергә дә вакыт тапты.

Урам бәйрәмендә катнашучыларны Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин да сәламләде.

— Бүгенге бәйрәмне без шәһәр хакимияте, Засвияжье район администрациясе һәм автономиясе белән берлектә оештырдык. Татар халкы күмәкләшеп яшәгән Вырыпаевка бистәсендә Урам бәй-уздыруны киләчәктә традициягә кертәсе иде. Чөнки әлеге милли-мәдәни чара әби-бабаларыбызның рухи мирасын, гореф-гадәтләрне һәм йолаларны барлау, саклап калу мом- кинлеге дә бирә,- диде Р.Сафин.

Аннары Засвияжье районының Иҗтимагый советы рәистәшләре Александр Потапов белән Алсу Садретдинова дин вә канкардәшләребезне Урам бәйрәме уңаеннан кайнар тәбрик иттеләр. Ә Засвияжье район администрациясе башлыгы Анатолий Крючков 55 нче санлы мәктәп директоры Вера Мозжухинага хакимиятнең Рәхмәт хатын тапшырды.

Мәгариф учагы җитәкчесенең әлеге бәйрәмне оештыру максатында куйган тырышлыгы әнә шулай югары бәяләнде Бәйрәм сәхнәсеннән «Үр-нәк йорт» дип исемләнгән конкурсның нәтиҗәләре дә игълан ителде.


Мохтәрәм җитәкчеләр Вырыпаевка бистәсенең иң чиста, матур өч йорты хуҗаларына тантаналы рәвештә Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. Красноярская урамыңда яшәүче Ирфан һәм Дилә Фахрутдиновлар гаиләсе — беренче урынны, Самарская урамыңда кон күрүче Олег һәм Фаина Чурбиннар — икенче урынны, 1 нче Бутурлиных урамында гомер кичерүче Рифкать һәм Әлфия Чулаковлар гаиләсе оченче урынны алу бәхетенә ирештеләр.


Район җитәкчеләре аларны җылы итеп тәбрикләделәр, ә калганнарны шушы йортлардан үрнәк алырга өндәделәр.

Стадионның төрле мәйданчыкларында кич буе балалар тавышы тынмады. Ә яшьләр һәм өлкән буын вәкилләре бәйрәм концертын карап хозурландылар.

55 нче санлы мәктәп канаты астында уңышлы гына эшләп килүче «Гөлчәчәк» ансамбле,

«Киндяковка» мәдәният йортының «Чулпан» сәнгать коллективы һәм


Казан кунаклары — Татарстанның атказанган артистлары Фәридә — Алсу дуэты моңга сусаган тамашачыны халык җырлары, заманча эстрада койләре белән сөендерделәр.

Зарыгып көтеп алган Урам бәйрәме бик тә матур үтте. Ул халкыбыз күңелендә бары тик уңай тәэсирләр генә калдырды.

Рузия ХӘЛИМОВА.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.