Масса мәгълүмат чаралары йогынтасы турындагы «түгәрәк өстәл»

14 марта, 2013


13 мартта Сембер өлкәсе  Законнар Чыгару Җыелышы бинасында  “Регион масса мәглүмат чаралары җәмәгатчелеккә йогынтысы. Медиа кырын барлауда яшьләр роле” исемләнгән “түгәрәк өстәл” узды.
 
Шушы чарада хокүмәт, ММЧ, җәмәгат вәкилләре катнашты, Яшьләр парламенты тарафыннан оештырылган иде.
Фикер алышуның модераторы  Дмитрий Малых.

Дмитрий Савчук:  “Сергей Титов язмаларында строкалар арасында башка фикерләр чыгып ала, турыдан-туры түгел. Кем аның заказчысы белеп булмый”.
Сергей Гогин: «Аның бит заказчысы «Коммерсантъ» басмасы».

Дмитрий Савчук, сәяси технолог:  “Минемчә хәзер үз позицияләрен күрсәтергә куркалар. Хәзерге вакытта төрле партияләр барлыкка килә. Үз фикер белдерү мәйданчыгы бар. КПРФта сүз бирмәсәләр, барыгыз “Коммунисты России” партиясенә”.
Ольга Турковская, «Медиа73» агентлыгы журналисты: «Минемчә шушы чара бла бла бла форматында үтте. Проблема юк, нәрсәгә аны күтәрергә, мин хәзер яхшы яшим. Проблеманы күрмим».
Вячеслав Парфирьев: “Проблема бар, әмма шушы проблемадан чишү юлларын мин күрмәдем”.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.