«Икенче Вице-Мисс УлГТУ-2013» Диана Сабирҗанова(фото)

6 марта, 2013

6 мартта Сембер Дәүләт техник университетының «Тарелка» концерт  залында «Мисс Политех-2013» матурлык бәйгесе булып узды. Шушы титулга ия булыр өчен 14 кыз сынашты, дүртесе милләттәшләребез Юлия Хәйруллова, Диана Сабирҗанова, Эльмира Санатуллина һәм Галия Зарипова.

Туташлар иҗади номерлар, үз-үзләрен тәкъдим итү, төрле киемнәрдә чыгышлары булды.

«Мисс Политех-2013»  Татьяна Кузьмина танылды, аңа «Мисс Политех-2012» Ксения  Галныкина башына коронаны кигезде  «Беренче Вице-мисс УлГТУ 2013» — Алина Савинова, «Икенче Вице-мисс УлГТУ 2013» — Диана Сабирзанова.

Конкурста барлык катнашучылар бүләкләнделәр.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.