Иске Кулаткы районы хәбәрләре

14 января, 2013
Район хакимияте башлыгы билгеләнде 

Иске Кулаткы муниципаль район Советының чираттагы утырышында көн тәртибенә район хакимияте башлыгын билгеләү мәсьәләсе дә куелган иде. Конкурс комиссиясе Совет карамагына ике кандидатураны күрсәтте. Алар «Бердәм Россия» партиясенең Иске Кулаткы районы бүлекчәсе җитәкчесе Сәерхан Ахмеров һәм Терешка муниципаль поселениесе башлыгы Рево Тәминов. Конкурс нәтиҗәләре буенча район хакимияте башлыгы Вазыйфасына депутатлар бертавыштан Сәерхан Абдулла улы Ахмеровны расладылар.

Район Советы рәисе Эдуард Ганеев район администрациясе җитәкчесе Сәерхан Ахмеров белән контрактка кул куйды. Утырышта Ульяновск өлкә Хөкүмәте вәкиле Родион Тагиров та катнашты. Ул яңа җитәкчене тәбрикләп, аның бай эш тәҗрибәсе, проблемаларны җентекләп белүе районны алга җибәрүдә, көн тәртибендәге мәсьәләләрне оператив рәвештә чишүдә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде. Әлбәттә, бу — зур вазыйфа да, зур җаваплылык та,- диде Родион Әнвәр улы. Район властенда хәзергәчә булган аңлашылмаучанлык юкка чыгар дип өметләнәбез һәм сезгә дә, район депутатларына да, барлык җитәкчеләргә дә бердәм команда булып, ялгышларны төзәтеп, депутатларның фикеренә колак салып, җиң сызганып халыкка хезмәт итәргә язсын. Ә Ульяновск өлкә Хөкүмәте Иске Кулаткы районы җитәкчелегенә һәрьяклап ярдәм итәргә әзер. Бердәм булып, бергә атласак кына максатларга ирешербез.  

Яңа Кулаткы сабыйларына Яңа ел бүләге

Иске Кулаткы районының Яңа Кулаткы авылы халкы 2011 елның көзендә җирле мәктәпнең буш бүлмәләренә капиталь ремонт ясап, анда балалар бакчасы булдыруны сорап район җитәкчелегенә мөрәҗәгать юллаган. «Транстехсервис» муниципаль учреждениесе (җитәкчесе — Рәхимҗан Хәбибуллин) 2012 елның башында ремонт эшләренә керешкән дә инде. Район хакимияте, мәгариф бүлеге, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе ярдәме белән ел дәвамында бинаны капиталь төзекләндерү һәм заман таләплфенә яраклаштыру максатында гаять колачлы эш башкарылган. Мисал өчен, идәннәре, түбәсе, тәрәзәләре, ишекләре алыштырылган, түшәме һәм стеналар да яңартылганнар. Шулай ук балалар өчен төрле җиһазлар, кухня һәм юыну бүлмәләренә әйберләр сатып алганнар, башка кирәк-яракларны кайтартканнар.

— Балалар бакчасын яңартуда матди ярдәм күрсәткән өчен район башлыгы Эдуард Ганеевка, предприниматель, район Советы депутаты Марат Якуповка, авылыбыз фермеры Расим Гафуровка олы рәхмәтләребез яусын,- ди Яңа Кулаткы авылы администраторы Фәридә Амирова. — Эдуард Әнвәр улы Яңа ел бәйрәменә кадәр ремонт эшләрен тәмамлау бурычы куйган иде. Бүген бездә зур тантана!

Яңа ел бәйрәме алдыннан — 30 декабрь көнне мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлар өчен унбиш урынга исәпләнгән «Ромашка» балалар бакчасы рәсми, рәвештә үз ишекләрен ачты. Иске Кулаткы муниципаль районы башлыгы Эдуард Ганеев һәм районның башка җитәкчеләре ата-аналарның, тәрбиячеләрнең, шушы балалар бакчасы бусагасын беренче мәртәбә атлап керүче сабыйларның шатлыгын уртаклашырга кил¬гән иделәр. Кызыл тасманы тантаналы рәвештә кискәннән соң, район башлыгы балалар бакчасы мөдире Фәридә Агаевага символик ачкычны тапшырды.

 — Бүген Яңа Кулаткы авылында шатлыклы вакыйга. Әлеге балалар бакчасы оста куллы төзүчеләр һәм мәгариф бүлеге, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе, урындагы оешмаларның уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә ачыла. Иң мөһиме — биредә куркынычсызлык кагыйдәләре төгәл үтәлсен иде. Балалар туган телебезне өй-рәнсеннәр. Мәдәният һәм спорт дөньясына аяк басу да балалар бакчасында башлана бит. Безнең төп максатыбыз авыллар үсешенә зур игътибар бирүгә, киләчәктә районыбызның башка авылларында да мәктәпләрне, балалар бакчаларын торгызуга, эш урыннары булдыруга юнәлдерелгән,- диде район башлыгы.

Кунаклар яңа гына ачылган мәктәпкәчә тәрбия учреждениесе коллективын кыйммәтле бүләкләре белән шатландырдылар. Район башлыгы Эдуард Ганеев соңгы модельле яңа телевизор белән сөендерде. Ә район хакимиятеннән — компьютер, Иске Кулаткы шәһәр поселениесеннән — музыкаль үзәк, «Бердәм Россия» партиясеннән — зур суыткыч, авылдашлары, кресть- ян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Расим Гафуровтан — кер юу машинасы, якташыбыз, эшкуар Марат Якуповтан духовкалы электр плитәсе тапшырдылар.

Җирле телевидение җитәкчесе Венера Деникаева нәниләрне татлы күчтәнәчләре белән сөендерде.

— Без дә сезнең белән бергә чиксез шатланабыз. Балалар бакча¬сының исеме дә искиткеч күркәм. Сабыйлар матур, сау-сәламәт, сәләтле булып үссеннәр иде,- диде ул.

Бакчаның нәни хуҗалары кунакларга үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтергә ашыктылар. Нәниләрнең җыр-биюеннэн бина көне буе гөрләп торды.

Римма АЛЬКАЕВА, «Өмет» газетасы, №3(1201)