Вильдан Зиннуров Сергей Морозов командасында кала — «Өмет» газетасы, №40, 5 октябрь, 2012

5 октября, 2012

Ульяновск өлкә Хөкүмәте рәисе урынбасары Вильдан Ханиф улы Зиннуров үзенен Вазыйфасыннан китәргә җыена, әмыа губернатор командасында калачак. Сергей Морозов хәбәр итүенчә, Зиннуров өлкәбез үсешенең мөһим бер юнәлешен әйдәп барачак. Милләттәшебез «Ульяновск — авиацион башкала» дип исемләнгән дәүләт корпорациясенә җитәкчелек итәчәк икән. Өлкә Хөкүмәтенең матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, «Ульяновск — авиацион башкала» корпорациясе авиация кластерына караган проектларны тормышка ашыру мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.