Россиянен сәламәтлек саклау министрлыгы «Россинын ин яхшы врачы» дип аталган профессиональ конкурска нәтиҗә ясаган. Бәйгедә җиңүчеләрне 33 номинация буенча билгеләгәннәр. «Хирург» номинациясендә беренче урынга данлыклы милләттәшебез — Ульяновск өлкә клиник больницасының хирургия бүлеге мөдире, Россия Федерациясенең атказанган табибы Илдус Изах улы Гумеров лаек табылган. Конкурста җиңүчеләрне сәламәтлек тәңресе Гигеяның бәллүрдән эшләнгән статуэткасы һәм акчалата премияләр көтә. Мисал өчен, беренче урын алучыны 500 мен сум күләмендәге премия белән бүләкләргә җыеналар. Йөзләгән якташыбызга җир йөзендәге иң кыйммәтле нәрсәне, ягъни сәламәтлек бүләк иткән оста куллы врач — Илдус Изах улы Гумеров бүген, 5 октябрьдә, Мәскәүнед Дәүләт Кремль сараенда узачак тантанага чакырулы. Аңа «Россиянең иң яхшы табибы» премиясен врачларның Илкүләм съезды кысаларында тапшырачаклар.
Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.