Автономия хакимияткә гозерләрен җиткерде — «Өмет» газетасы, №39(1185), 28 сентябрь, 2012 ел

4 октября, 2012

Үткән атнада өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урын­басары Рифгать Әхмәдуллов Улья­новск өлкә мәгариф министрлыгы, Ульяновск шәһәр админист- рациясенең мәгариф һәм мәдәният идарәләре белгечләре катнашында киңәшмә уздырды.

Мохтарият җитәкчесе урын­басары иң әүвәл 25 меңнән артык милләттәшебез яшәгән Засвияжье районының бер мәдәният йортында («УАЗ» яки «Строитель» базасында) татар үзешчән сәнгать коллективы булдыру мәсьәләсен күтәреп чыкты. Хәзерге вакытта Тимерьюл һәм Заволжье районнарының «Киндяковка», «Руслан» һәм «1 Май» мәдәният сарайлары каршында татар ансамбльләре эшләп килә, За­свияжье районы алардан калыш­масын иде, диде ул.

Рифгать Әхмәдуллов Ульяновскида Сабантуй бәйрәмен оештыруга бәйле чыгымнарны өлешчә каплау, шулай ук өлкә үзәге китапханәләре өчен татарча әдәби китаплар сатып алу максатында шәһәр бюджетыннан акча бүлеп бирү мәсьәләсен дә кабыргасы белән куйды. Өлкә автономиясе вәкиле милли мәгарифне үстерү проблемасын да читләтеп үтмәде. — Автономия президиумы әгъза­ларының фикере уртак: Ульяновск шәһәренең барлык мәктәпләрендә дә татар телен һәм мәдәниятен өйрәнү буенча факультативлар булырга тиеш. Бу мөһим мәсьәләнең уңай якка хәл ителүе бары тик мәктәп директорларының граждан­лык позициясенә генә бәйле. Алар Россия Конституциясен,. федераль законнарны җиренә җиткереп үтәргә бурычлы. Шулай ук балалар бакчаларында татар груп­палары ачып җибәрергә дә вакыт җитте дип саныйбыз,- диде Рифгать Фазулла улы. Ульяновск өлкәсенең татарча көрәш федерациясе президенты Фәнис Заббаров исә шәһәрнең һәр районында татарча көрәш секцияләре булдыру һәм тренерларга бюджеттан хезмәт хакы түләү мәсьә­ләсе турыңда борчылып сөйләде. Мэриянең мәгариф һәм мәдәният идарәләре белгечләре әлеге проблемалар хакында үзләренең җитәкчеләреңә җиткерергә ышан­дырдылар.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.