— Мәҗлесен җыюның сәбәбе нидән гыйбарәт? — Бисмиллаһир-рахманир- рахим! Әссәламегалэйкүм вә рәхмәтуллаһ вә бәрәкәтүһ! Хөрмәтле милләттәшләрем, газиз диндәшләрем, кадерле мөселман кардәшләрем! Мәгълүм булганча, Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең соңгы мәҗлесен дүрт ел элек, ягъни 2008 елда уздырган идек. Шушы вакыт эчеңдә традицион исламны кинрәк жәелдерү, гыйбадәт кылу өчен шартлар булдыру юнәлешендә бик күп эшләр башкарырга өлгердек. Мәҗлестә менә шулар хакында сүз алып барырга һәм киләчәккә планнар корырга ниятлибез. Төгәлрәк итеп әйткәндә, өлкә мөфтие буларак, мин имамнар каршында отчет бирәчәкмен. Аннары Россиянен Баш мөфтие Тәлгать хәзрәт муллаларыбыз белән күрешеп сөйләшергә, киңәшләшергә теләк белдерде. Ульяновск төбәге имамнары I белән күптән очрашканым юк иңде, ди ул. Шулай итеп, безнең мәҗлестә Россия мөселманнарының лидерына үзебезне борчыган сорауларны, эшлекле тәкъдимнәрне җиткерү мөмкинлеге булачак. Ә ният-максатыбызга килгәндә, ул өлкәбез территориясендә һәм туган илебездә тынычлык-татулыкны һәм тотрыклылыкны күз каресыдай саклау, мөселманнар арасында бердәмлекне ныгыту юлларын I билгеләүдән гыйбарәт. Бүген I таркалу, кабат яна мөфтиятләргә бүлгәләнү турында ниндидер сүз лә булырга мөмкин түгел. Әлһәм- дүлилләһи шөкер, туксанынчы еллар ахырында бездән аерылып чыккан мәхәлләләрнең күпчелеге соңгы вакытта үз теләкләре белән лнадан РДУМ карамагына кайттылар. Әйтик, заманында мәрхүм Әюп хәзрәт Деберлеев I җитәкчелек иткән Үзәк Җэмигъ мәчет хәзер безнең белән кулга- кул тотышып эшли. Гомумән алганда, бүгенге көндә өлкә буенча барлыгы 110 мәчет (2002 елда 51 мәчет иде — ред.) өлкә мөфтияте карамагында санала.
— Мөфтинең отчеты белән беррәттән, көн тәртибенә тагын нинди мәсьәләләр куелачак?
— Мөфтият президиумы утырышында Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең (РДУМ) уставына үзгәреш кертү карарына килдек. Әлбәттә инде, бу мәсьәләне мәҗлес делегатлары хәл итәчәкләр. Агымдагы елның 13 октябрендә Уфада Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең (ЦДУМ) чираттагы съезды үтәчәк, менә шушы мәҗлескә Ульяновск өлкәсеннән вәкилләр сайларга җыенабыз. Шулай ук төбәгебездә Ислам динен үстерүгә зур өлеш керткән дистәгә якын кешегә өлкә мөфтияте тарафыннан булдырылган махсус медальне дә тапшырачакбыз.
— Өлкә мөфтиятенең киләчәккә планнарын билгеләргә җыенуыгыз турында да ишеттек. Алар белән дә таныштырып узсагыз иде.
—Авыл мәчетләре өчен яшь кадрлар — имамнар әзерләү мәсьәләсенә игътибарны арттырырга ниятлибез. Бу максатта Ульяновскида уңышлы гына эшләп килүче «Биләр» мәдрәсәсенә һәрьяклап ярдәм итәргә, булышырга җыенабыз. Хәзер анда 19 шәкерт белем ала. Әлеге мәдрәсә карамагында имамнар һәм ал арның ярдәмчеләре өчен читтән торып уку бүлеге ачтык. Димитровградта һәм Иске Кулаткыда (көньяк районнар өчен) оештырылган курсларда 60 мөселман кардәшебез дини гыйлем серләрен үзләштерде. Сүз уңаеннан, шушы арада гына Уфада мөселман дини уку йортларын тәмамлаучыларның беренче съезды булып узды. — Анда «Биләр» мәдрәсәсе ректоры Илдар хаҗи Сафиуллинга һәм әлеге мәдрәсә мөгаллиме Рамил хәзрәт Чапаевка да дипломнар тапшырдылар. Әлбәттә инде, алдагы көннәргә эш программабыз зурдан. Мин мөфти Вазыйфасын менә ундүрт ел башкарыл киләм инде. Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, киләчәктә да динебезгә хезмәт итәргә ниятлим, һичшиксез, Аллаһы Раббыбыз чикләгән чаклы.
— Сәүбән хәзрәт, шундый дәрәҗәле мәҗлескә кемнәрне чакырырга җыенасыз?
— Авыл мәхәлләләре җыелышларыңда сайланган делегатларны, ягъни барлык имамнарны да мөфтият мәҗлесендә көтеп калабыз. Аларга үтенечебездә бар: үзләре белән бергә протоколлар һәм мәхәлләнең мөһерен (печать) алып килергә онытмасыннар иде. Мәҗлес делегатларының юл чыгымнарын (бензин бәясен) каплау һәм барысын да төшке аш белән тукландыру чарасын күрәчәкбез, иншалла.
Әңгәмәдәш — Исхак ХӘЛИМОВ
Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.