«Адымнар» тапшыруы, программа «Адымнар». 7.04. 2012

8 апреля, 2012

Партияләр турындагы законга төзәтмәләр кертелде. Хәзер партия оештыру эше гадиләште. Россиядә сыра яратучылар, дуслар, мәхәббәт кебек сәяси берләшмәләр барлыкка килергә мөмкин. Татарстан ханымнары хатын-кызлар партиясенә керергә каршы түгел.

Кадак. Атнаның актуаль темаларын сайлап алып, Данил Сәфәров үз карашын бәян итә.

Башкаланың мөселман яшьләре берлеге ата-аналардан имза жыя башлады. Алар туклануны хәләл кануннары буенча әзерләү яклы. Тик фикергә каршы килүчеләр дә бар. Дөньяви бакчаларга ул кайсы очракта кертелергә мөмкин?

ММММ+. Җитәкчеләр ялдан чыкты. Аларның эш атнасы «Адымнар» күзәтүендә.

Камал сәхнәсендә премьера. Кытай режиссёры Дженгхонг Ма «Принцесса Турандот» спектаклен куйды. Рольләрне Камал артистлары башкара. Алар кытай телен, кунак-режиссёр татарчаны үзләштерә башлаган.

Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә номинантларнын берсе — Айдар Фәйзрахманов җитәкләгән фольклор музыкасы ансамбле Төркиядән кайтты. Алар төрки халыкларның Нәүрүз бәйрәменә багышланган фестивальдэ катнашты. Бу ансамбльне милләтне, анын мәдәниятен, йолаларын дөньяга танытучылар дип атыйлар. Гастроль тәэсирләрен «Адымнар» белән уртаклаштылар.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.