Шаһ Гали премиясенә кандидатлар узган елның 21 декабрендә тәкъдим ителгән иде. 18 көн дәвамында интернетта тавыш бирелде. Аерым алганда, tatartime.com, Вконтакте, Facebookта аерым кандидатура өчен тавыш бирергә мөмкин иде. Барлыгы 755 тавыш җиңүчеләрне ачыклады. Премия 3 номинациядә — сәясәт, дин һәм сәнгать өлкәсендә бәяләнде.
Билгеле булганча, Русия стратегик тикшеренүләр институтының Идел буе төбәк һәм этнодини тикшерүләр үзәге җитәкчесе Рәис Сөләйманов татар милли хәрәкәтенә каршы көрәш алып барган эшчәнлеге, Русия мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти Равил Гайнетдин Мәскәүдә татар мирасын юкка чыгарганы һәм бөтен Русия татарларын соңгы көнгә кадәр алдалап, соңыннан тарихи татар мәчетен ишкән, җырчы Алинә Бәширова ялангач фотога төшкән өчен Шаһ Гали премиясенә кандидат буларак кертелгән иде. Интернетта сайлауда халык нәкъ менә аларны Шаһ Гали премиясенә лаеклы дип тапты. «Татар заманы» укучыларына кем күпме тавыш җыйганын тәкъдим итәбез.
«Татар заманы» (tatartime.com) интернет газеты сайты битендә 552 укучы тавыш калдырды (Рәис Сөләймәнов — 138, Равил Гайнетдин — 104, Алинә Бәширова — 88, Госман Исхакый — 81, Ландыш Нигъмәтҗанова — 72 һәм Александр Овчинников — 69), «Вконтакте»да «Татар заманы»ның рәсми аккаунтында барлыгы 191 тавыш бирелде (Рәис Сөләймәнов — 40, Равил Гайнетдин — 33, Алинә Бәширова — 22, Госман Исхакый — 39, Ландыш Нигъмәтҗанова — 28 һәм Александр Овчинников — 7) һәм Facebookта 12 укучы тавыш бирде (Рәис Сөләймәнов — 3, Равил Гайнетдин — 3, Алинә Бәширова — 3, Госман Исхакый — 2, Ландыш Нигъмәтҗанова — 0 һәм Александр Овчинников — 0). Гомум исәп белән, Рәис Сөләймәновка 180, Равил Гайнетдин — 139, Алинә Бәширова — 113, Госман Исхакый — 122, Ландыш Нигъмәтҗанова — 100 һәм Александр Овчинников 76 тавыш җыйды.
“Татар заманы” Шаһ Гали премиясен киләсе елларда да сәясәт, дин, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә милләткә каршы эшләүче татарларга бирәчәк. Мөгаен, башка өлкәләр дә кушылыр. Кандидатларның эшчәнлеге 1516-1552 еллар аралыгында өч тапкыр Казан ханы булган Шаһ Гали алып барган сәясәткә, ягъни гомумиләштереп алганда татарга каршы алып барылган эшчәнлеккә туры килергә тиеш.
Бүгеннән өч лауреатка «Шаһ Гали премиясе — 2011″ җиңүчеләре булуын ачыклаучы кәгазь бирелә һәм милләт алдында тәүбәгә килгәнгә кадәр алар «Шаһ Гали дәвамчысы» статусын йөртәчәк.
http://www.tatartime.com/?p=6973
Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.