Татар теле элиталы мәктәпләргә дә үтеп керә — “Өмет” газетасы, 30 июль, 2010 ел
5 августа, 2010
Өлкә татар автономиясе рәисе урынбасары Рифгать Әхмәдуллов Ульяновск шәһәренең элиталы саналган гимназияләре hәм лицейларында да татар теле һәм мәдәниятен өйрәнү өчен шартлар тудыру мәсьәләсен менә берничә ел инде төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр алдында кабыргасы белән куеп килә. Ул шушы мөһим проблема белән хәтта Ульяновск өлкәсенең кеше һәм бала хокуклары буенча уполномоченныйларына да мөрәҗәгать итте. Һәм нәкъ алар ярдәме белән, ниһаять, боз урыныннан кузгалыр шикелле. Шәһәр мәгариф идарәсе начальнигы Л.Соломенконың өлкәбезнең кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Г.Эдварска юллаган хатын бүген сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.
«Ульяновск өлкәсендә кеше хокуклары буенча уполномоченный тарафыннан үткәрелгән киңәшмәдә 1 нче санлы һәм Мариинская гимназиялeре, УлГТУ, гуманитар һәм 90 нчы санлы лицейлар җитәкчeләренә җиткерелгән тәкъдимнәрне тормышка ашыру хакындагы мәгълүматны Сезгe хәбәр итәбез.
1 нче санлы гимназиядә ата-аналар җыелышы үткәрелде. Әти-әниләрнең теләген исәпкә алып, 2010 елның 1 сентябреннән әлеге мәгариф учреждениесендә татар мәдәниятен һәм телен (милли татар җыр-биюләрен) өйрәнү буенча түгәрәк ачу күздә тотыла.
Мариинская гимназиясендә дә ата-аналар җыелышлары, балаларның әти-әниләре арасында анкеталау уздырылды. Шушы эшнең нәтиҗәсе буларак, инглиз теле укытучысы И.В.Вафина киләчәктә татар балалары белән дә эшләргә теләк белдерде. Мәгариф учреждениесе җитәкчелеге 2010 елның 1 сентябреннән татар культурасын һәм телен өйрәнү буенча түгәрәк ачып җибәрергә ниятли. Җәйге каникуллар вакытында И.В.Вафина Укытучыларның белемен күтәрү институты каршындагы махсус курсларга йөрергә, түгәрәкнең уку-укыту программасын әзерләргә җыена.
Заволжье районының 90 нчы санлы авторлык лицеенда да татар милләтеннән булган ата-аналар белән очрашу үткәрелде. 1-4 классларда белем алучы 15 татар баласы ана телен һәм милли мәдәниятне өйрәнү буенча махсус түгәрәккә йөрергә теләк белдерделәр. 2010 елның 1 сентябреннән эшли башлаячак әлеге түгәрәкне тәҗрибәле педагог М.Ф.Сабитова алып барырга ризалашты.
2010 елның 16 маенда УлГТУ каршындагы лицейда да ата-аналар җыелышы уздырылды. Әлеге мәгариф учреждениесенең 8, 10 классларында укучы 15 бала татар культурасын һәм телен өйрәнергә теләк белдерделeр. Лицей җитәкчелеге милли түгәрәкне 2010 елның 1 сентябреннән ачарга ышандыра. Дәресләрне лицейның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Шамил кызы Кирпичникова алып барачак.
Гуманитар лицейда да әти-әниләр белән очрашу оештырылды. Әлеге җыелышта катнашучыларның теләген исәпкә алып, яңа уку елыннан татар телен һәм культурасын өйрәнү буенча түгәрәк эшли башлаячак. Анда 12 бала йөрергә җыена. Лицей җитәкчелеге хәзерге вакытта татар теле укытучысын эзләү белән мәшгуль.
Ульяновск шәһәренең
Мәгариф идарәсе начальнигы
Л.Д.Соломенко».
Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.