Татарстан яшьләре Ульяндагы милләттәшләребезгә ярдәмгә бара “Татар-информ” МА
17 Гыйнвар 2007 г.
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Ландыш Харрасова). 20 гыйнвар көнне Бөтендөнья татар яшьләре Форумы бюросы рәисе Илшат Сәетов җитәкчелегендә бер төркем яшьләр Ульян шәһәренә барачак. Татар конгрессыннан белдерүләренчә, бу көннәрдә Ульяндагы яшь милләттәшләребездән татар яшьләре оешмасын эшләтеп җибәр өчен ярдәм сорап конгресска хат килгән.
Татарстан яшьләре исә анда барып эш юнәлешләрен һәм үрнәкләрен күрсәтергә, тәҗрибә уртаклашырга, фикерләрен җиткерергә исәп тота. Утырыштан соң Казан яшьләрен Ульян Җәмигъ мәчетенә алып барачаклар.
Әлеге эшне Ульяндагы яшь милләттәшебез Илдар Усманов башлап йөри. Ул монда II Татар яшьләре форумында катнашкан булган һәм шуннан соң яшьләрне туплау фикеренә килгән.
tatar-inform.ru
Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.