Яндекс.Метрика

Авыл бар — татар бар — 5 яки үзәкләштерү

12 января, 2012

90-чы елларны суверенитетлар  парады дип йөрттеләр. Чынлап та ул вакытларда регионнар бик яхшы яшиләр иде. Регионда  эшләнгән акчаның (җыелган  салымнарның) 20-30 %-ы гына федераль үзәккә җибәрелә, ә 70-80 %-ы регионнар карамагында кала торган иде. Ул вакытларда күп  кенә  район администрацияләре акчаларын тотып бетерә алмыйлар иде.

 Мин белгән зур гына  производство куәтләренә ия булган бер яхшы гына бер районда, мәсәлән, район көче белән ел саен төрле авыллар арасында 50-60 чакрымга кадәр асфальт түшәлә, аннан тыш тагын ике-өч авылның  урамнары асфальтлана иде. Җирле хакимиятләргә җиңел, йөк  автомашиналары, трактор, сельхозмашиналар алып, урындагы җирлекләрдә андагы халыкка җирле администрация финанслары исәбенә күп ярдәм күрсәтү оештырылган иде. Мохтаҗларга,  шәхси эшмәкәрләргә, үз хисапларына йорт төзүчеләргә ярдәм күрсәтү – тарихта булмаган кадәр булды. Районның мәгариф, сәләматлек саклау, мәдәният системасын финанслау да совет чоры белән чагыштырганда  ким дигәндә ике тапкыр артты. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә читтә торып калмады. Район, республика ул вакытта аларга  нык кына финанс ярдәме күрсәттеләр …
 Тик  мондый ситуация 2000-че елларда кисәк кенә тискәре якка үзгәрде. Илдә суверенитетлар парады башланды, җирле кенәзлекләр оешты, үзәкнең йогынтысы, илдә тәртип бетте дигән сылтау белән 2000-чы елларда үзәк хакимиятебез чамадан тыш үзәкләштерү, унитар дәүләт, “хакимият вертикале” төзү юлына басты. Регионнарның финанслары, бюджетлары елдан ел кими башлады. Мәскәүгә, үзәккә финансларның 70-80 %-ы озатыла, регионнар үзләре эшләгән акчаның бары тик 20-30 %-ы белән генә торып калдылар. Регион җитәкчеләре, турыдан сайлау бетерелеп,  Мәскәүдән тәгаенләү  системасы кертелгәч, ныклап үз сүзләрен әйтә дә алмый башладылар, үз регионнарын, үз халкын яклау мөмкинлекләрен югалттылар. Регионнарга кирәкле акча Мәскәү ведомстволары, министрлыклары аша, төрле “милли проектлар”, башка  нужалар буенча бүленеп бирелә башлады.
Финанслар елдан ел күбрәк федераль үзәккә алынса да, регионнарда тормыш алып бару, бар социаль йөкләмәләрне башкару, мәгърифәт, мәдәният, һ.б.  чыгымнар – барысы да регионнар җилкәсендә калды. Ул гына да түгел, үзәк демагогик, популистик максатларда төрле карарлар да кабул итте, ул карарларны үтәүне регионнарга йөкләде, тик аларны башкарып чыгар  өчен үзәктән бер тиен дә финанслар бүлмәде. Башкортстан, шул ук вакытта Татарстан, башка регион җитәкчеләре дә, үз регионнары бюджетларының югары социаль юнәлешле булуы турында гәп куертырга яраталар. Социаль юнәлешләргә бюджетның 70-80 %-ы  юнәлтелә дип  цифралар  белән дә сүзләрен дәлиллиләр. Бу сүзләр, бу цифралар бер генә дә регионнарның үз халыклары турында бик нык кайгыртуларын аңлатмый, ә бары тик, аларның финанс мөмкинлекләренең, аларның бюджетларының шул кадәр кимүен, кечерәюен, регионнарның шул социаль секторны финанслаудан башкага бернинди дә финанслары калмавын гына күрсәтә: сәнәгатьне финансларга да, кече бизнесны да, авыл  хуҗалыгын да, инвестицияләргә дә. Регион бюджетларының шулай талануы Башкортстанда, шул ук вакытта Татарстанда, башка регионнарда да авыл хуҗалыгына җибәрелә торган  финансларның күпкә кимүенә, һәм дә шуның нәтиҗәсендә бу тармакның сүрелүенә китерде дә. Шул ук вакытта бер авыл хуҗалыгы гына да түгел, сәнәгатьнең башка тармакларының да, аннан соң мәдәниятне үстерүгә юнәлтелгән финансларның да.
Нәкъ шул вакытта регионнар, җирлекләр бөлгенлеккә төште дә инде бездә. Шуның да өстәвенә үзәктәге  Дәүләт Думасы бер дә төптән уйланылмаган “ Җирле  үзидарә турында” закон да кабул итте.  Җирлекләр, анда предприятиеләр, ниндидер җитештерү бармы-юкмы,  “салым салу базасы” (налогооблагаемая база) бармы-юкмы, — аны исәпкә алмый, үзләрендә күпме  салым җыела, шуның исәбенә  көн күрергә тиеш булып калды. Башкортстанның мин алда мисал итеп китергән ул районында, районны үстерү буенча 10 еллык программа кабул ителгән иде. Аның буенча шул ун ел эчендә районның бар авыллары асфальт белән тоташтырылып, бар авылларга да диярлек асфальт түшәлеп бетәргә тиеш иде. Тик  бу проект тормышка ашмый калды, киресенчә, районда  асфальтлаштыру да,  җирле предприятиеләргә, шул исәптән авыл хуҗалыгы предприятиеләренә ярдәм дә,  матбугат, мәгариф, сәламәтлек саклау системаларын яклау да бетте. Унмеңнәрчә кешене эшле, доходлы иткән күп предприятиеләр, учреждениеләр тиешле финанслаудан мәхрүм калды, район финанслары район үзәге урамнарындагы асфальтларны ремонтларлык кына булып калды, анысы да республика финанслары ярдәме белән.
Алда  әйтеп кителгәнчә, 90-чы елларда регионнар, бигрәк тә үзебезнең Татарстан белән Башкортстан республикалары, шул ук вакытта ул вакытта кесәләре шактый гына калын булган  район, җирле хакимиятләр дә, авыл хуҗалыгын нык кына яклый торганнар иде. Бар финанслар да Мәскәүгә озатылып, һәрбер миллион сум өчен регион башлыклары Мәскәүдәге финанс  министры кабинетына барып баш орып, теләнеп акча сорап йөри башлагач, аграрийларны яклау регионнарда күпкә, бик күпкә  кимеде. Үз аграрийларын нык кына яклаган Татарстан, Башкортстан республикаларында да авыл хуҗалыгы предприятиеләре әкренләп сүнә, бетә башлады. Бу – бигрәк тә Башкортстанда ныграк сизелде. Татарстан әле 2000-че елларда да үз аграрийларын нык кына якларга тырышты, Башкортстандагы кебек үк аграр секторның нык кимүенә юл куймады. Бүгенге көндә дә Татарстанның аграрийларга ярдәме Башкортстанныкыннан күпкә артык.
Башкортстанда  авыл хуҗалыгы нәкъ шул вакытта, 2000-че елларда юкка чыкты да инде. Шул вакытларда инде Башкортстанда йөзләрчә авыл хуҗалыгы предприятиесе бөлгенлеккә чыкты, бик күп хуҗалыклар ябылды, калганнарының да финанс – икътисади хәлләре күпкә начарайды, йөзмеңнәрчә кеше эш урыннарын, доходларын югалтты. Башкортстанда элеккеге меңнән артык  хуҗалыктан бары өчтән бере, 306 мең а/х өлкәсендә эшләүчеләрдән бары  70 меңе, 47 мең трактордан 17 меңе, 17 мең комбайннан бары 3 меңе торып калган бүгенге көндә а/х предприятиеләрендә. Авылларда 70-80 % халык эшсез, аларны шөгыльлелек фондында да исәпкә куймыйлар, һәр авылга андый урын өчен лимит (гадәттә 4-5 кеше) куелган, авылларда ниндидер яңа эш урыннары да ачмыйлар. Авылларда эчкечелек чәчәк ата, чарасызлык, җинаятьчелек. А/х продукциясе җитештерү 2- 3 тапкыр кимегән, 1,4 миллион гектар сөренте җирләре  ташландык  хәлдә, эшкәртелми башлаган бүгенге көндә Башкортстанда.
Ул үзәкләштерү дигән нәрсә бәлки кирәк тә булгандыр бездә, тик безнекеләр төптән уйламыйча артыгын борып  җибәрделәр бугай бу очракта. Регионнарның бүгенге көндә бары тик 7-се генә үз-үзен финансларга (шул калган 30 % акчага яшәргә) сәләтле, калганнары бары да дотацияле. Бу төрле регионнарда төрлечә, кайбер регионнарның бюджеты  70 % ка кадәр федераль дотацияләр тарафыннан комплектлаштырыла.  Ә бу исә регионнар арасында, үзара ызгышларга, төрле аңлашылмаучылыкка  сәбәп тә була. Дөресен генә әйткәндә илдә бер генә дә дотацион регион да юк. Чөнки, эшләгәненең 70 % акчасы тартып алынгач, калган 30 % акчага бары тик нефть, газ табучы зур табышлы компанияләре булган  Мәскәү,  Төмән өлкәсе кебек бай регионнар гына сәләтле.
Шуны да өстәп әйтергә кирәк, федераль үзәккә җыелган ул финанслар еш кына оптималь файдаланылмый, шактый гына очракта бик үк кирәк булмаган шикле проектларны мул гына финанслауга да тотыныла. Шул исәптән 45 миллиардка төшереп  Мәскәүдәге Большой театрны ремонтлауга, өч йөз миллиард акча тотынып Русский утравында ике көнлек саммит үткәрү өчен объектлар төзүгә (“Россию разорит остров  Русский” http://novostivl.ru/msg/5750.htm, 5 мең кеше яшәгән бер кечкенә генә утрауга 300 млрд сум капитал салымнар, ә  50 миллионлык бар авыл халкына нибары 100 миилиард сум финанслар), бер триллионга төшереп, кыш дигән, кар дигән табигый күренеш елына иң күбе ике ай була торган субтропик климатлы Сочида Олимпия уеннары объектлары төзүгә (http://profstroy.infopolitan.ru/content/ru/digest/theme/23/2832/, башка иллләрдә Олиппия  объектларын финанслауга 2-4 миллиард доллар акча тотыныла http://www.echomsk.spb.ru/news/sport/olimpiyskie-stroyki-v-sochi-obhodyatsya-strane-slishkom-dorogo-iz-za-mahinatsiy-s-ekspertizami.html, безнекендә — 35 миллиард), үзенең кыйммәтлелеге белән дөньяда рекорд куйган Мәскәүнең урау юлы  һ.б. тотыныла. Шулар исәбенә, финансларны бик үк оптималь булмаган тотыну очраклары исәбенә, популистик максатларда кабул ителгән кайбер социаль проект-карарларны да кертергә кирәк.
Соңгы елларда алып барылган, ил өчен шактый ук зыян салган ул үзгәрешләр үзәк белән регионнар арасындагы  финанслар бүленешенә генә кагылып калмады, илнең федераль төзелешенә бик күп кире үзгәрешләр дә кертте. Регионнарның, аеруча милли республикаларның закон актлары, конституцияләре ревизиягә дучар ителеп, үзгәртелде, төзәттерелде, бик күп тапкыр үзәк  файдасына үзгәртелгән федераль законнар, федераль Конституция белән тәңгәл китерелде, Дәүләт  Думасына сайлауларда  мажоритар система бетерелеп,  тулысы белән пропорциональ, сәяси партияләр буенча (ниндидер виртуаль исемлекләргә) сайлаулар кертелде, фиркаларның үтүенә 7 % чик куелды, барысына да каршы графасы бетерелде, фиркаларны, президентлыкка намзәтләрне регистрацияләү буенча  зур киртәләр куелды, регион җитәкчеләрен сайлау урынына тәгаенләү билгеләнде, аларда президент исемле  вазыйфа  бетерелде, Федераль Җыелышка сенаторларны билгеләү үзгәртелде (элек анда республикабызның президенты белән премьер-министры утыра иделәр), регионнарның яулап алган суверенитетлыгыннан, шул ук  вакытта  финанс бәйсезлегеннән берни дә калмады.
Ә регионнарның, шул исәптән милли республикаларның  яулап алынган ул  суверенитет дигәннәре дә бик өтек кенә  суверенитет иде әле. Канаданың Квебек провинциясе, Швейцариянең кантоннарында булган хокукларның уннан бере дә  юк иде  әле ул “суверен” республикаларда. Хәтта АКШ штатлары белән чагыштырганда да. АКШ штатларының һәрберсенең үз штат Конституциясе, бер-берсеннән шактый гына аерылып торган  штат законнары (җинаять, җир-су, гаилә кодекслары һ.б.), хәтта үз кораллы көчләре, штатлар союзыннан аерылып чыгу хокуклары да бар.
2000-че елларда илебездә алып барылган уңай булмаган бу үзгәрешләр бездә яулап алынган бар демократик казанышлардан артка таба чигенү, илдә унитар, артык үзәкләштерелгән сәяси система кертү иде. Соңгы вакытта булып үткән сайлауларда җибәрелгән гаделсезлек, фальсификацияләргә каршы чыгу митинглары нәтиҗәсендәме, әллә үз инициативасы беләнме, федераль үзәк белән регионнар арасында булган бу гаделсезлекне киметә башлау буенча кайбер адымнар да эшләнә дә башлады кебек. Тик болар зур булмаган ташланмалар, буш вәгъдәләр булырга гына ошап торалар. Сайлаулар үткәч, илебездә  һаман да шул ук тоталитар, үзәкләштерелгән режим урнаштыру, хакимият вертикален ныгыту сәясәте алып барылачагы һәркемгә дә ачык. Үзәктәге җитәкчеләребез бары тик кайбер сәяси ташламалар үткәрергә вәгъдә генә бирә, ә  финансларны үзәкләштерү, бар эшләгән акчаны Мәскәүгә җыю практикасында үзгәрешләр кертү турында авыз  ачып әйткән җитәкчеләребез юк әлегә. Моның шулай булачагын үзәк кабул иткән тагын бер  карар, Мәскәү шәһәрен ике тапкыр диярлек, тагын 140 мең гектарга, Калуга өлкәсе  чикләренә кадәр арттыру проекты да күрсәтеп тора. Мәскәү, бигрәк тә аның үзәге нык тыгызланган, бигрәк тә транспорт агымнары белән тыгызланган, шуңа да аны бушатырга кирәк дигән сылтау белән, Мәскәүгә грандиоз капитал салымнар салу, аерым шәһәрчекләр төзеп андагы дәүләт учреждениеләрен (Дәүләт думасы һ.б) үзәктән читкә чыгару да планлаштырыла. Бу глобаль проект салым түләүчеләр кесәсенә дистәләрчә триллионга төшәчәгенә беркемнең дә шиге юк. Бу кадәр акчаны Мәскәү әлбәттә регионнардан суырачак, регионнарның үсеше исәбенә.
Аннан соң тагын бер моментка тукталып китәргә кирәк. Бездә компанияләр кайда эшләүләренә  карап түгел, ә бәлки кайда регистрацияләнгәннәренә карап салым түлиләр. Финанс  мөмкинлекләре зур булган, күп салым түләүче нефть, газ, башка чимал табу  компанияләре регионнарда, аның җирләрендә, ул регионнарның табигый байлыклары исәбенә яшиләр һәм көн күрәләр, ә салымны Мәскәүгә түлиләр. Шулай итеп регионнарның байлыгы тагын үзәккә агыла. Гомумән, ниндидер оффшор зоналарында регистрацияләнеп, безнең байлык исәбенә, бездәге чимал, производствор куәтләре, безнең эшче көчләр исәбенә баеп, безгә регионнарга гына түгел, хәтта  үзәккә дә бернинди  салымнар түләмәгән компания,  фирмалар да шактый гына бездә.
Үзәк белән регионнарның, периферияләрнең үзара мөнәсәбәте турында бер мисал да китереп китәсе килә. Безгә тарих дәреслекләрендә явыз татарларның Рәсәйне талавы, монголо-татарское иго итеп укытылган Алтын урдадагы ясак түләү дигән тарихи фактны гына алыйк. “Лучше вернуться в моноголо-татарское иго и платить ясак” мәкаләсе авторы язуы буенча (http://www.tatar-gazeta.ru/index.php?option=com_content&view=article&id=868:2011-09-15-18-19-33&catid=69:2011-07-12-14-02-21&Itemid=105), ясак дигән ул “яман” нәмәрсәкәй бар татар илләре, бар татар олыслары өчен дә мәҗбүри булган – салым системасы булган. Аның гомуми размерлары: үсемлекчелек тармагы белән шөгыльләнгәннәргә 10 %, терлекчелек белән  шөгыльләнүчеләргә 0,1 %, сәүдәгәрләргә 3 % тамга җыены (Равил Бухараевның “Соловьиный сад Золотой орды” мәкаләсеннән, http://www.russianlife.nl/kritika/solovjinij_sad_zolotoj_ordi.htm)  тәшкил иткән. Сарайга, федераль  үзәккә җибәрелгән шул зур булмаган салымнар Алтын урда дәүләтенә дәүләтнең бар функцияләрен башкарырга да җиткән: федераль армияне тотарга да, башка дәүләт функцияләрен башкарырга да, илнең бар чиновникларын тотарга да, илне эчке һәм тышкы дошманнардан сакларга да, гади хезмәт кешенә үзенең бар потенциалларын реализацияләргә шартлар тудырырга да, дәүләткә үсәргә, чәчәк атарга да.
Тагын бер мисал.
80-че, 90-чы елларда а/х предприятиеләрендә бригада подряды, хуҗалык исәбе кертү дигән бер компания булып алган иде. Ул компания буенча а/х предприятиеләрендә бар беренчел производство коллективлары да үзләре эшләгән, үзләре  җитештергән продукция  исәбенә көн күрергә тиешләр иде.  Мин бар Башкортстанда гына түгел, ә бөтен Советлар союзында (аннан соң РФ-да) шул хәрәкәт буенча алга киткән бер хуҗалыкны беләм. Ул хуҗалыкта бик көчле икътисад  хезмәте була иде. Элек совхоз булып, аннан соң үзәкне авылдагы предприятиеләрне реформалаштыру буенча  билгеле карарлары нигезендә СПК-га үзгәртелде.
Экономик службасы бик көчле булган менә шул хуҗалыкта бар производство коллективларын да хуҗалык исәбенә күчерделәр. Һәрбер коллективның эш нәтиҗәләре производство күрсәткечләре белән түгел, ә экономик, никадәр табышлы эшләүләре белән бәяләнә башлады. Коллективлар күбрәк продукция һәм дә ул прдукцияне минималь  чыгымнар белән җитештерергә тырыша башладылар. Хуҗалыкта шундый гадел хезмәт тәртипләре  оештыргач, һәрбер бригада үз чыгымнарын, керемнәрен  санап эшли башлагач, кемнең чынлап та яхшы эшләве, кемнең начаррак хезмәт куюы төгәл ачыклана башлады. Кайбер бригадалар ел азагында бер сум аванска  икешәр сум өстәмә түләү, премияләр алсалар, кайберләре бер тиен дә  алмый калалар иде.
Хуҗалыкның бар хезмәткәре дә хуҗалык исәбендә эшләп, һәр тиен акчасын экономияләгән бер вакытта үзәк конторадагы җитәкчеләрнең, белгечләрнең бернинди дә акча санамаулары, бернәрсәне дә экономияләргә тырышмаулары калган  хезмәткәрләр тарафыннан килешмәүчелек уятты. Шуннан соң инде, хуҗалыкның  гомуми  җыелышында үзәк контораны да  хуҗалык исәбенә утыртырга карар кылынды. Үзәк контораны тоту өчен беренчел производство берәмлекләре үзләренең 10 % доходларын биреп баралар, а ә җитәкче аппарат шул кысаларда көн күрергә тиеш. Шундый системаны керткән беренче елны ук үзәк контора табышсызлыкка чыкты, башка эшчеләр күпләп еллык өстәмә түләү, премияләр алган вакытта, ел азагында бер тиен өстәмә түләүсез торып калды. Хуҗалыкның бар җитәкчеләре дә, бар белгечләре дә. Шуннан инде җитәкчеләргә дә, бар белгечләргә дә акча саный башларга, штатларын, җиңел машиналарын, башка чыгымнарын тикшерергә, экономияләргә туры килде,  хуҗалык исәбе кертүнең икенче елында үзәк контора табышлы эшли башлап, ел азагында башкалар кебек премияләр дә ала башлады.
Бәлки безгә дә федераль үзәккә Алтын  урдадагы кебек 0,1-10 % кына түләп барыргадыр?
Бәлки безгә дә алда әйтеп кителгән хуҗалыктагы кебек федераль үзәкне хуҗалык исәбенә (хозрасчетка) утыртыргадыр?
Бәлки шуннан соң бүгенге көндә илнең бар финансларын да үзенә җыеп, туплап, акча сандыгы  өстендә утырган ул федераль үзәк тә финансларны акыллы тотына башлар, барлык кирәкмәгән чыгымнардан, чамасыз бурлык-коррупциядән арыныр, үз-үзен пиарлау максатында төрле демагогик, популистик күпчыгымлы карарлар кабул итүдән туктар, шул ук вакытта регионнар да үз хезмәтләренә карап яши, тормыш итә башларлар иде.
Сез шундый ситуацияне  күз алдына китерез. Сез кайдадыр эшлисез, хезмәтегез өчен 10 мең эш хакы аласыз. Аннан соң шул хезмәт хакының 7 меңен үзегезнең бригадирыгызга, яки башка җитәкчегезгә илтеп бирәсез. Аннан соң инде, шул җитәкчегез каршына башыгызны иеп барасыз да, кая миңа икмәк алырга, кием алырга яки башка чыгымнарга минем акчаны миңа кире бирегез әле дип теләнеп барасыз. Ә ул җитәкче әфәнде, сезнең ул акчагызны үзегезгә кире бирү-бирмәүне сезнең тәртибегезгә карап билгели. Тәртибең яхшы булса, аның фикеренчә тәртибең яхшы булса, калган 7 меңнең бер-ике меңен кире бирергә дә мөмкин әле. Ул сезнең тәртипне  бәяләү буенча кретерийлар да эшләгән, тик төп кретерий булып сайлаулар вакытында, ә ул җитәкче сайлап куела торган  вазыйфа, аның өчен тавыш бирү процентының югарылыгы исәпләнә. Кыскача гына итеп әйткәндә сайлау вакытында аңа тиешле югары процент тәэмин итә алсагыз, калган 7 меңнең 1-2 меңен ала аласыз, ә бирә алмасагыз, — мең гафу, — начар эшләгәнсез, сезгә башка бер тиен дә юк. Сез үзегезнең шундый ситуациядә калуыгызны күз алдына китерә аласызмы?
Ә безнең бүгенге көн реалийлары буенча регионнар нәкъ шундый ситуациядә калган да инде. Бар эшләгәннәренең 70 %-ын үзәккә илтеп бирәләр дә, аннан соң инде, үзәктән шул үз финансларын кире алырга теләнеп йөриләр. Ә ул үз финансларыңның бер өлешен булса да кире алуга ирешү – регионның сайлаулар вакытында ничек тавыш бирүенә бәйле.

 Әлфир Гафуров, 2012 ел
 tatartime.com/?p=6988

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.

“Татар заманы” Шаһ Гали премиясенә кандидатлар чыгарды

OLYMPUS DIGITAL CAMERA“Татар заманы” елны йомгаклап, ШаҺ Гали сәясәтенә тугры калып, Русиягә булган ватанпарвәрлек һәм татарга каршы эшчәнлеге өчен Шаһ Гали премиясен бирә башлый. Шаһ Гали премиясе лауреатлары интернет сайлауда хәл ителәчәк.
“Татар заманы” Шаһ Гали премиясенә кандидатларны сәясәт, дин,  мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә эшләүче татарларга бирәчәк. Аларның эшчәнлеге 1516-1552 еллар аралыгында өч тапкыр Казан ханы булган Шаһ Гали алып барган сәясәткә, ягъни татарга каршы алып барылган эшчәнлеккә туры килергә тиеш.
Шаһ Гали премиясенә 2011 ел кандидатлары:
1.      ШаҺ Гали сәясәтенә тугры калып, Русиягә булган ватанпарвәрлек һәм татар милли хәрәкәтенә көрәш алып барган эшчәнлеге өчен Рәис Сөләйманов Шаһ Гали премиясенә тәкъдим ителә.

2.     ШаҺ Гали сәясәтенә тугры калып, Русиягә булган ватанпарвәрлек, Мәскәүдә татар мирасын юкка чыгарган өчен мөфти Равил Гайнетдин Шаһ Гали премиясенә тәкъдим ителә.

3.     ШаҺ Гали сәясәтенә тугры калып, Русиягә булган ватанпарвәрлек, Татарстан өммәтен ташлап качкан өчен элекке мөфти Госман Исхакый Шаһ Гали премиясенә тәкъдим ителә.

4.     ШаҺ Гали сәясәтенә тугры калып, Русиягә булган ватанпарвәрлек, Татарстанны бетерүне сораган “Упразднить нельзя оставить” мәкаләсе өчен тарихчы Александр Овчинников Шаһ Гали премиясенә тәкъдим ителә.

5.     ШаҺ Гали сәясәтенә тугры калып, Русиягә булган ватанпарвәрлек, ялангач фотога төшкән җырчы Алинә Бәшәрова Шаһ Гали премиясенә тәкъдим ителә.
Алинә Бәшәрова. "Кәеф ничек?" фотосы

6.     ШаҺ Гали сәясәтенә тугры калып, Русиягә булган ватанпарвәрлек, татар cәхнәсен шәрәләндергән wчен җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова Шаһ Гали премиясенә тәкъдим ителә.
Ландыш Нигъмәтҗанова

Шулай итеп сәясәт, дин, сәнгать өлкәсендә икешәр кеше Шаһ Гали премиясенә чыгарылды. Һәр өлкәдә берәр кеше өчен тавыш бирүегезне сорыйбыз. Премия лауретлары 7 гыйнварьда билгеле булачак.