Яндекс.Метрика

Намаз укымауга сәбәп эзләмә — Ватаным Татарстан

24 марта, 2012

Без – татарлар үзебезне мөселман, ислам дине кануннары буенча яшәүче халык дип йөрибез. Шуңа күрә картаеп беткәч кенә булса да, намазлык өстенә басып, тырыша-тырмаша намаз укырга өйрәндек.

Мәскәү тарафлары демократия юлына борылгач, Новоульяновск татарлары да ислам дине юлына баса башлады. Әүвәл 9-10 гына кеше җомга намазына йөрергә тотынган идек. Хәер, һаман шул дистә кешедән арта алмыйбыз. Югыйсә, 10-15 ел узгач намаз укучыларыбыз 100 дән ким булырга тиеш түгел иде. Юк бит, намаз укырга килергә ашкынып тормыйлар. Инде күбебезнең яше 60-70тән узган. «Ник җомга намазына йөрмисең?» – дип сорасаң, җаваплары бер – намаз укый белмибез. Ә мин илле яшемә хәтле намаз укый белә идемме соң? Мин дә бит башта китаплар сатып алып, китапка карап намаз укырга өй­рәндем. Хәзер инде миннән күреп 2-3 кенә кеше булса да мәчеткә йөри башлады.

Хәзер кайвакытта имам-хатыйбыбыз өйдә булмаганда мәчеттә җомга намазларын укытам. Гает намазлары да укыткаларга туры килде. Шул ук вакытта әлифне таяк дип тә белмәүчеләр, үлем-җитем булса, мәчет­кә йөгереп килеп, туганыбыз вафат булды – булышыгыз инде, диләр. Булышмыйча кая барасың?! Вафат булган кешене җирдә яткырып булмый бит. Ә аш мәҗлесләренә бары да йөгереп килә. Берсенең дә аягы-кулы авыртмый. Барсы да яхшыдан-яхшы, матурдан-матур киенгән. Кайвакыт шул кунакка килгән­нәрне өстәл янына сыйдырып та бетерә алмыйлар.

Мәчетләргә халыкның әз килүе, билгеле, дин башлыкларына бәйле. Кайвакыт муллаларның динне яхшы белмәвенә гаҗәпкә каласың. Ярый инде шундый гы­на булса да муллаларыбыз бар. Бөек татар халкына Ходай тәгалә тарафыннан җибәрелгән даһи шагыйребез Габдулла Тукай юкка гына шундый дин башлыкларын тәнкыйтьләп язып калдырмаган икән. Мин үзебезнең авылда сигезенче класска хәтле татар телендә укыдым. 18 яшем тулгач бөек урыс совет армиясендә хезмәт итеп кайттым. Заводка эшкә урнаштым һәм кичке эшче яшьләр мәктәбенә укырга кердем. Шулай бер-ике атна узгач, урыс теленнән укытучы апабыз диктант яздырды. Икенче көнне язган диктантларны тикшерергә тотындык. Шунда укытучыбыз ике укучының дәфтәрен ачты. Берсе минеке иде, икенчесе – башка укучыныкы. «Менә бу дәфтәрләрне карагыз әле: берсе – урыс милләтеннән булган укучыныкы, ә менә монысы Идриснеке, ул – татар. Мин Идрискә «дүртле» куйдым, аның ике хатасы бар. Ә менә монысында күпме хата!» – диде. Укытучыбыз егерме укучыга «икеле» куйган икән. Шушы тугызынчы класс укучыларының бишесенә генә «дүртле» куйган иде апабыз.

Күптән түгел генә Башкортстанга бер туганыбызны җирләр­гә барган идек. Андагы хәлләрне күрсәң, чәчләрең үрә торырлык. Беренчедән, авылларында надан гына булса да мулла юк. Мәетне күмү, озату өчен мулланы шәһәр­дән алып киләләр икән. Анысы ярар инде. Җитмәсә, табутка охшаган әрҗә алып кайтканнар. Аның янында тасмалары да, чәчәкләре дә бар. Соң, юган булгач, татарча кәфенләгәч, ул табут нәрсәгә кирәк инде?! Без кычкырып шаулашырга тотынгач, туганыбызны ул табутка охшаган әрҗәдә күмдермәдек. Шунда кабер казучыларның яртысы диярлек аракы эчкән иде. Ярый инде тасма алып килсеннәр ди. Аның яшел төстәгесен алып булгандыр бит. Андагы сүзләрне дә татарча кызыл кара белән язарга кирәктер, шәт. Башкортстан авылларында рәтле муллалары да булмагач, мәчетләр дә салырга теләмәгәч, ул имам-мөфтиләргә нәрсә әйтәсең инде?! Башкортстандагы авылларның яртысыннан артыгы татар авылы бит. Мөхтәрәм мөфтиләребез кая карый соң? Дөрес, әле телләрен югалтмаганнар. Татар авылларында һәрбер йортта диярлек спутник антеннасы кукраеп тора. Барысы да Казанны, татарча тапшыруларны карый. Әйтик, Туймазы районында башкортча сөйләшүче кеше дә, башкорт тапшыруларын караучы да юк. Шөкер, туган телебезне саклап калырга тырышалар. Кайбер мәктәп­ләрдә, атнага бер сәгать кенә булса да, татар теле укыталар. Тик менә, ни үкенеч, дин ягы аксый.

Идрис Фәхриев.

Новоульяновск шәһәре

 http://www.vatantat.ru/page69958.htm



Фе




Пресс – релиз

ОГУК «ЦНК» филиала «ЦВРНК» «Центр татарской культуры» совместно с Ульяновской областной   татарской национально-культурной автономией и татарской молодежной организацией «Яна дулкын»                  (Новая волна) 31 марта 2012  года проводит III Областной форум татарской молодежи «Милләтебез хәзинәләре» - «Сокровища нации».
Цели  и задачи форума: актуализация проблемы сохранения татарской культуры, традиций, языка, привлечение татарской молодежи к активному участию в формировании гражданского общества, основанного на принципах солидарности и толерантного отношения к представителям разных национальностей; популяризация татарского молодежного движения.
Форум будет проходить с участием молодежи  и  студентов учебных заведений муниципальных образований области и города Ульяновска, молодые специалисты в возрасте до 30 лет, представители молодежных общественных организаций, гостей из регионов Российской Федерации.
Приглашаем Вас принять участие в работе форума.
Дата проведения: 31 марта 2012 года
Начало форума: 10.00 часов
Место проведения: г. Ульяновск, пр- т Нариманова, 25  Центр татарской культуры Ульяновской области