Яндекс.Метрика

Зур Чирекле мәгърифәтчесе — «Өмет» газетасы, №38, 21.09.12

25 сентября, 2012

Бөтен гомерен яшь буынга аң-белем бирүгә багышлаган фидакарь мопшлимә — Николаевка районы Зур Чирекле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәсиха Рафать кызы Ягудинанын күпьеллык тырыш һәм намуслы хезмәтен Хөкүмәтебез, өлкә һәм район җитәкчеләре югары бәяләгәннәр. Ул — «Халык мәгарифе отличнигы» күкрәк билгесе, «Россия профсоюзларына 100 ел» медале, Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, Ульяновск олкә татар милли-мәдәни автономиясе һәм Ботендонья татар конгрессының Рәхмәт хатлары, Ульяновск олкә мәгариф министрлыгының грамотасы һәм дипломы иясе. Танылган мәгърифәтченең 2007 елда — Россия Федерациясенең иң яхшы укытучылары конкурсында, ә 2011 елда «Иң яхшы ана теле кабинеты» олкә бәйгесендә җиңү яулавы турында да мәгълүм. 2006 һәм 2008 елларда Нәсиха Рафать кызының фоторәсеме «Николаевка районының иң яхшы кешеләре» һәм «Никулино авыл җирлегенең иң яхшы кешеләре» Мактау такталарында урнаштырылган.

Нәсиха Рафатькызы авыл мәк­тәбендә укып йөргән вакытта ук мөгаллимәбулып эшләргә хыяллана. Язмыш сукмагындагы шушы олы максатын гамәлгәашыру нияте аны югары уку йортына — Пенза дәүләт педагогияинститутына алып килә дә инде. Гыйлем серләрен тирәнтен, җентекләпүзләштергән дипломлы белгеч, әлбәттә инде,туган мәктәбенәәйләнеп кайта. Аңа мөстәкыйль хезмәт юлын әле күптән түгел генә үзебелем алган яраткан укытучылары кулы астында башлап җибәрергә насыйпитә. Данлыклы остазларым үзләренең эш алым­нары, бай педагогик тәҗрибәләре белән беренче көннән үк бик теләп бүлештеләр, аларның һәммәсенә дә чиксез рәхмәтлемен, ди Нәсиха Рафать кызы, бәхетле елмаеп. Халкыбызның сөекле әдипләре Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил иҗатына мәхәббәте аеруча көчле булган яшь педагогка татар теле һәм әдәбияты дәресләрен алып барырга ышандыралар. Ул җитәкчеләрнең һәм хезмәттәшләренең өметен ак­ларга тырыша. Кыска гына вакыт эчендә укучыларның һәм педколлек- тивның ихтирам вә хөрмәтен казануы әнә шул хакта ачык сөйли.

— Бүгенгедәй хәтеремдә: 1971 елның 1 сентябрендә яшь укытучы буларак сыйныф бусагасын беренче тапкыр атлап кердем. Татар теле дәресе иде. Балалар бик тә матур итеп, елмаеп, үзебезчә исәнләшеп каршы алдылар. Алар шул рәвешле күңелемне күтәреп җибәрделәр, әйтерсең лә, очар өчен канатлар куйдылар. Шатлык-сөенеч тулы шушы көннән бирле кырык елга сузылган гомер агымсудай үтеп китте. Әлбәттә инде, тормышта төрлесе булды. Әмма йөрәгем түрендә күбрәге яхшы хатирәләр, уңай тәэсирләр саклана. Иң мөһиме — туган авылым халкында газиз ана телебезгә, мәдәниятебезгә мәхәббәт, милләтебез тарихы белән кызык­сыну, татар гореф-гадәтләрен, йола­ларын саклап калу теләге бик тә көчле. Димәк, хезмәтемнең нәтиҗәсе күзгә күренерлек,- ди язмам герое, канәгатьлек хисе кичереп.

— Татар телен саклап калу һәм үстерү ниятендә көчен дә, тырышлыгын да кызганмыйча эшләүче Нәсиха Ягудинаны, һич икеләнмичә, җитди, тирәнтен уйлаучы, һәр дәрескә иҗади якын килүче педагоглар исемлегенә кертер идем. Ул балалар һәм ата- аналар белән уртак тел табып эшли белә. Алар катнашында еш кына төрле милли-мәдәни чаралар, кызыклы очрашулар оештыра. Ә үз куллары белән җиһазлаган ана теле кабинеты, чын мәгънәсендә, сокланырлык, күпләргә үрнәк булырлык. Анда милли татар мохите хөкем сөрә. Нәсиха Рафать кызы 2007 елда Россиянең иң яхшы укыту­чылары конкурсында беренчелеккә чыгып, ил Президентының акчалата грантына лаек булды. Үткән елда аның татар теле кабинеты Ульяновск өлкәсе күләмендә иң яхшысы итеп танылды. Әлбәттә инде, бу гаҗәеп дәрәҗәдә зур уңыш һәм казаныш артында көндәлек хезмәт, дәфтәрләр тикшереп, дәрес планнары язып уздырган йокысыз төннәр тора. Боларны барысын да исәпкә алып, безнең институт галимнәре Нәсиха Ягудинаның педагогик тәҗрибәсен җентекләп өйрәнделәр һәм өлкәбез укытучыларына методик кулланма рәвешендә тәкъдим иттеләр,- ди Ульяновск өлкәсе укьпучыларьшын белемен күтәрү институты мөгалли­мәсе Наҗия Нурмөхәммәтова

Мәктәп директоры Рамил Рәшид улы Богапов та туган авылы мәгърифәтчесенең уңышлары хакында горурлык хисе белән сөйли. Аның сүзләренә караганда, Нәсиха Рафать кызы укыткан барлык сыйныфларда да татар теле һәм әдәбияты буенча балалармын өлгереше (успеваемость) соңгы ун ел дәвамында 100 процент тәшкил итә, ә дәресләрдә үзләштергән белемнең сыйфаты 80 проценттан ким түгел. Җитәкче шулай ук Нәсиха Ягудина укучыларының ана теле буенча өлкә һәм район олим¬пиадаларында призлы урыннар яу¬лавы хакында да бәян итте. Нәсиха Рафать кызы татар теле укытучы- ларының район методик берләш¬мәсенә дә җитәкчелек итә икән. Ул һәрдаим үзенең коллегаларына ачык дәресләр бирә, алар белән тәҗрибә уртаклаша. Зур Чирекле мәгърифәтчесе күп¬ләргә җәмәгать эшлеклесе буларак та билгеле. Ул «Бердәм Россия» партиясе тарафдары, авыл халкы арасында анлату эшләре алып бару¬чы, якташларын борчыган пробле-маларны поселение җитәкчеләре алдында оста итеп куя белүче дә әле. Нәсиха апа өлкәбездә чыгып килүче бердәнбер татар басмасын — «Өмет» газетасын халык арасында тарату ниятендә дә бик куп тырышлык куя. Газета язмаларын әдәбият дәресләрендә куллануы һәм шул рәвешле авыл балаларында «Өмет»кә карата кызыксыну уятырга омтылуы хакында да яхшы беләбез. Игелекле вә изгелекле хезмәтегез өчен ихлас күңелдән рәхмәт Сезгә, Нәсиха апа! Иртәгә, 22 сентябрьдә, гомер бәйрәмен — юбилейлы туган көнен билгеләп үтүче танылган мөгаллимәнең гаилә тормышы да түгәрәк. Хәләл җефете Муса абый белән алар өч ир бала тәрбияләп үстергәннәр.

— Иң зур шатлык-куанычым — балдан татлы оныкларым. Алар белән аралашам да, бөтен ару-талулар, дөнья мәшәкатьләре онытыла, юкка чыга. Бәхет өчен шул да житә,- ди Нәсиха Рафать кызы. Юбилеегыз котлы вә мөбарәк булсын, мөхтәрәм Укытучы!

Рузия ХӘЛИМОВА, Николаевка районы.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.